25.06.2011 - Экология

Әйләнә -тирә сафлыгы өчен һәркем җаваплы

“Башинформ” агентлыгында Башкортстандагы экологик хәлне тикшерү буенча “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Анда “ЭКА” төбәкара иҗтимагый экологик оешма, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Сүз күбрәге балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук өлкәннәргә экологик тәрбия бирү, көнкүреш калдыкларын җыю, урнаштыру һәм эшкәртү, ресурсларны бәрәкәтле файдалану хакында барды.

Башкортстанның Экологлар берлеге вәкиле буларак катнашучы Борис Павлов, мәсәлән, экологик хәрәкәттә иҗтимагый активлыкның роленә басым ясады. Атом электр станцияләренең кешелек тормышы өчен зур һәлакәт белән янавы, радиактив калдыклар күмүнең хәвефлелеге мәсьәләләрен кузгатты. “Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” атом электр станциясендә булган авария бәхетле очрак нәтиҗәсендә генә безне исән калдырды, — диде ул. — Юкса, әгәр шул чакта җил безгә таба искән булса, Идел буе төбәге тулысы белән радиактив зыян күргән була иде. Әле дә “Маяк” хәвеф белән янап тора”. Борис Павлов инде күптән булган диоксин фаҗигасен дә искә төшерде. Аның сүзләренә карагaнда, тормыш өчен куркыныч бу матдә әле дә җир-суларда, туфракта бетеп җитмәгән һәм үзенең җимергеч эшен дәвам итә. Олпат яшьтәге эколог чүп-чарларны балалардан бушлай җыештыртуга катгый каршы чыкты. Мондый эшләр өчен хакимият түләргә тиеш, диде ул.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы вәкиле Рөстәм Шәмсиев соңгы чорда халык арасында табигатьне саклау буенча актив эш алып баручы “ЭКА” төбәкара иҗтимагый экологик оешма җитәкчесе Гүзәл Латыйповага һәм аның урынбасары Эльвира Кирәевага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның эшчәнлегенә хуплау белдерде.

“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү вакытында бүгенге көнне борчыган күп мәсьәләләр күтәрелде. Калдыкларны эшкәртү, моның өчен пластик шешә кебек икенчел эшкәртүгә яраклы әйберләрне аерым җыю мәсьәләсе шулар исәбенә керә.

“ЭКА” төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан 25 июньдә Уфа шәһәренең Якутов исемендәге паркында экология фестивале узачагы да игълан ителде. Монда республиканың балалар экология-биология үзәкләре катнашачак, зур концерт программасы һәм экоярминкә булачак, уфалыларга экологик яктан чиста азык-төлек һәм товарлар тәкъдим ителәчәк. Әлеге экофестиваль кысаларында энергияне саклаучы лампалар җыю пункты эшләячәк. 25 июньдә 15 сәгатьтә һәр теләгән кеше гамәлдән чыккан терекөмешле лампаларын һәм термометрларын бушлай тапшыра ала. “ЭКА” иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенең һәм әлеге чараның төп максаты —халыкта экологик аң  һәм әйләнә-тирәнең сафлыгы, пөхтәлеге өчен җаваплылык тойгысы уяту.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»