04.06.2011 - Экология

Урамыбызны чүплек йота, коткарыгыз!

Фотофакт

Җәмәгать! Редакциягә бик гыйбрәтле берничә фоторәсем  җибәрделәр. Аларда “Урамыбызны чүплек йота, коткарыгыз!” диелгән. Башка бер хәбәр дә юк. Кем җибәргәнен дә, кайдан килгәнлеген дә белә алмадык. Игътибар белән карасаң, уңдагы фотосурәттә  ниндидер елга буе күренә, ярында бөдрә таллар үсә. Тал булган җирдә сандугач оя кормый калмас. Тик менә чүплекнең сасы исенә түзеп, сайрый алыр микән бахыр?

рәсемнәрнең икенчесендә яшел алан. Яз башында ук күпереп торган үләнле-печәнле аланда җиләк тә уңадыр. Тик шакшы, тирес суы сеңгән җиләкне кем җыя икән?

Чүплеккә терәлеп үк йортлар тезелеп киткән. Каралты-кураның төзеклеге, буялган-бизәлгәнлегеннән күренә: авыл ташландык түгел, киресенчә, хәлле генә кешеләр яшәве аңлашыла.  Берничә йорт аша ындырга теплица корылган булса кирәк. Димәк, авылның эшкуарлары да бар.

Шунысы гына аңлашылмый: шундый оҗмах почмагы янында чүплек каян барлыкка килгән? Кем ташлый анда абзар тиресен? Ялан тулы кәгазь, полиэтилен, катыргы тартмалар, бирелергә  ак флаг күтәргән дошманнарны хәтерләтеп, җилдә җилферди, әллә каян “күзнең явын ала”.

Чүплекне иртәнге якта төшергәннәрдер, кояш яңа күтәрелеп килә. Димәк, ул авылның төньягында. Белүебезчә, безнең республикада җилләр күпчелек төньяктан исүчән. Җәйге кояш эссесендә янган-кызган чүплек исе белән җил вәт “сыйлый икән” халыкны. Авыл халкы ничек чыдый икән? Тирес кыза башласамы! Ә көзен урам-ихаталары ыжгыр җилләр китергән чүплек “күчтәнәче” белән туладыр инде, шуңа “урамыбызны чүплек йота, коткарыгыз” дип оран салганнардыр. Әй, бичаралар! Бик коткарыр идек тә, кайсы район, нинди авыл икәнен язмагансыз бит.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Бәлки, сез танырсыз. Шушы рәсемнәрдә кайсы авыл төшерелгән икән? Чүплек йотканчы, ярдәм күрсәтер идек.

Редакциядән. Башка укучылардан да шундый кимчелекләрне фашлаучы фотосурәтләр көтеп калабыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»