11.05.2011 - Экология

Чирен яшергән — үлгән

Бүген җир йөзендә, ил күләмендә һәм республикада  экологик проблемалар  глобаль төс ала. Табигатькә иң зур хилафлыкны китерүче сәнәгать предприятеләре  керем артыннан куып, табигатьне пычратудан туктамый, аны саклауга чыгымнар чыгармас өчен ялган отчетлар белән котылып килә. Русия Президенты Дмитрий Медведевның  Федераль җыелышка Юлламасында да, илебез табигатенең бай һәм матур булуыннан тыш, анда экологик проблемалар җитәрлек булуы турында җитди кисәтелә. Бу мәсьәләне фәкать табигать өлкәсендә заманча идарә итү системасын булдырып кына хәл ителәчәгенә басым ясала. Беренчедән, пычранган территорияләрнең реаль торышын бәяләргә кирәклеге ассызыклана, дәүләт белән партнерлык механизмын үстерү кирәклеге карала.

Башкортстанда да табигать сафлыгы өлкәсендә борчылырлык урыннар бихисап. Бу хакта республиканың Экологлар берлеге күптән һәм нигезле сүз алып бара. Хәзерге вакытта алар республика территориясендә эш алып баручы предприятиеләрнең экологик эшчәнлек нәтиҗәлелегенә төп игътибарны юнәлтә. Бигрәк тә “Башнефть” компаниясе, нефть-химия эшкәртү предприятиеләре игътибар үзәгендә тора. Нефть компаниясенең мәгълүмати биклелеге, статистик мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәве, кискен экологик проблемаларны шомартып кую гадәте, эзлекле экологик сәясәт булмау – болар барысы да республика табигатенә зур һәлакәтләр белән яный.

Әнә шундый кискен мәсьәләләр БР Экологлар берлегенә Башкортстан дәүләт радиосы, матбугат журналистлары катнашлыгында Агыйдел елгасы буйлап экологик тур  оештырырга этәргәндер. Әлеге турның Радио көнендә үткәрелүе очраклы түгел. Табигатьне саклау юнәлешендә эзлекле эш алып баручы Русия радиосының Башкортстан бүлеге, республиканың Экологлар берлеге, тикшерү-күзәтү органнары вәкилләре, журналистлар катнашлыгында узган әлеге чара әнә шул көчләрне берләштерү максатын күздә тота иде. Бу хакта 20 ел буе радиодан “Экология һәм без” программасын алып баручы Римма  Сәрвәрова да,  Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов та әйтеп уздылар.

 “Дуслык монументы” причалыннан Агыйдел елгасы буйлап агым уңаена шәһәрнең төньяк сәнәгать  зонасына кадәр  теплоходта  йөзеп бару әйләнә-тирә табигатьнең хозурлыгы турында гына түгел, аны саклау һәм бу өлкәдә һәркем үзенә изге бурыч йөкләргә тиеш икәнлеген яхшы төшендерде. Агыйдел  акваториясен һәм ярларын үз күзләрең белән күрү экологлар һәм матбугат вәкилләре арасында эшлекле әңгәмәгә уңай җирлек тудырды.

 Әлбәттә, бу сәяхәтнең мөһим бер максаты Русия Журналистлар берлеге каршында экологик журналистлар ассоциациясенең республика бүлеген булдыру иде. Чөнки мәсьәләне уңай хәл итү өчен табигатьне саклау һәм аннан файдалануда бердәм мәгълүмат кыры булырга тиеш. Халыкта “Чирен яшергән — үлгән”, дигән мәкаль бар. Табигатьтә булган хилафлыкларны да яшерүгә юл куярга ярамый. Ә журналистлар бу өлкәдә сизгер, өлгер һәм кыю булырга тиеш.

 Шул ук вакытта матбугат чараларында экология темаларын яктырту кызыксындырылырга тиеш. Журналистлар катнашлыгында матбугат турлары, семинарлар, конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, бәйгеләр үткәрелгәндә табигать сафлыгы өчен көрәшү уңай нәтиҗәләр бирер иде. Моның өчен журналистларның хокукый һәм экологик әзерлеген дә күтәрергә кирәк. Мәгълүматны тиз арада таратыр өчен Интернет челтәрен файдалану да зур әһәмияткә ия.

Агыйдел елгасы буйлап өч сәгатьлек сәяхәттә нәкъ менә шундый мәсьәләләр  күтәрелде. Әлеге «Экология һәм без» пресс-турында катнашучылар дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының, киңкүләм мәгълүмат чараларының һәм экологик эшкуарларның әйләнә-тирәне саклау өлкәсендәге килешүен дә төзеде. Әйләнә-тирә торышы турындагы мәгълүматларның дөреслеге, дәүләтнең, җәмәгатьчелекнең, бизнесның һәм матбугат чараларының табигатьне саклау эшчәнлеген координацияләү, экологик яктан нәтиҗәле  башлангычларны һәм проектларны үстерү, экологик эшчәнлекнең абруен күтәрү, үзара законлы мәнфәгатьләрне хөрмәт итү, булган конфликтларны үзара сөйләшү юлы белән хәл итү мондый килешүнең асыл сыйфатларын тәшкил итә.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»