09.07.2014 - Экология

Табигатьне саклый белергә дә кирәк

Башкортстанның табигатенә сокланып туймаслык. Әмма табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә саклар өчен аны иң элек бик яхшы өйрәнү таләп ителә. “Яшь тикшеренүчеләр”  җәйге экология лагеренда катнашучы укучы балалар кече яшьтән үк табигатькә якын булырга, аның серләренә төшенергә һәм шушы хозурлыкны чын мәгънәсендә сакларга өйрәнә.

Яшь экологларның лагере “Нөгеш” сусаклагычы янында алтынчы җәй рәттән эшли. Аның эшчәнлеген “Башкортстан” милли паркы җитәкчелеге, Мәскәү дәүләт технология институтының Мәләвездәге филиалы һәм Мәгарифне үстерү институты берлектә тәэмин итә. Быелгы лагерьда М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары, Уфаның 127нче мәктәбеннән, Куергазы районының Яңа Таймас авылыннан Рәшит Солтангәрәев исемендәге гимназия һәм Мәләвез районы Нөгеш поселогы мәктәбе укучыларының ун көнлек яллары фәнни-тикшеренү эшләре белән үрелеп барды. Студентлар һәм укучылар тугыз темага фәнни эш язды. Алар урындагы флора һәм фауна, геология һәм гидрогеология һәйкәлләренә, “Нөгеш” территориясенә кешенең йогынтысы һәм башка темаларга багышланды. Ә иң кече тикшеренүчеләр — 8 яшьлек Кирилл Абдуллин белән 4нче сыйныф укучысы Айгөл Закирова жюри хөкеменә табигать турында үзләре язган әкиятләрен тәкъдим итте. Гомумән, биредә ял итүдән тыш, балалар төпле белем алырга өлгерә. Болай эшләү үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Балаларның тикшеренү эшләре республика һәм Русия күләмендә үткән төрле конкурсларда җиңүләр яулый.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»