27.04.2011 - Экология

Коткарырга һәм саклап калырга

Башкортстанда халыкның экологик мәдәниятен күтәрү акциясе башланды. Хөкүмәтнең 25 апрельдәге 396-р боерыгы белән Рөстәм Хәмитов 25 апрельдән 14 октябрьгә кадәр “Коткарырга һәм саклап калырга” дигән экологик акциясе  үткәрергә кушты.

Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев җитәкчелегендәге оештыру комитеты составы һәм чаралар планы расланды.

Документта акциянең республикада экологик белем бирү һәм мәгариф системасын камилләштерү, халыкның экологик мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү  максатында үткәрелүе билгеләнә. Акциянең девизы: “Тере табигатьнең төрлелеге — планетаның кыйммәтле хәзинәсе”.

Алар исәбенә “Парклар маршы” һәм республика экологик конкурслары кебек традицион чаралар да, шулай ук халыкның экологик аңын күтәрүгә юнәлтелгән “Балалар бакчасының яшел дөньясы” республика смотр-конкурсы, яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашлыгындагы халыкара экологик акцияләр һәм конкурслар керә.

Быел җәй ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты җитәкчелегендә “Йөрәктау, Куштау һәм Торатау шиханнарын дөнья әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре комплексы буларак коткарыйк һәм саклап калыйк” дип аталган семинар үтәчәк. Шулай ук ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә “Коткарырга һәм саклап калырга” акциясе кысаларында “Башкортстан Уралы” комплекслы биосфера резервы проектын әзерләү планлаштырыла. Ул “Мәдәни ландшафт” номинациясе буенча Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә тәкъдим ителәчәк.

Акция планында өч дистәгә якын чара үткәрү күз уңында тотыла. Аларның берничәсе шушы атнада ук старт алачак. “Минем республикам” яшьләрнең социаль-экологик акциясе апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, шулай ук апрельдән июньгә кадәр Башкортстан укучылары “Яшел планета” Бөтенрусия конкурсында катнашачак.

“Экология. Иҗат. Балалар” шәһәр фестивале, “Балалар бакчасының яшел дөньясы” республика смотр-конкурсы, “Башкортстан табигате” фоторәсемнәр күргәзмәсе, “Беренче чәчәк” экологик акция, “Изге эшләр сәхифәсе” республика конкурсы үтәчәк.

Төп игътибар яшьләр, мәктәп укучылары, студентлар белән эшләүгә бирелә, шуңа күрә җаваплы башкаручылар арасында Экология министрлыгы белән беррәттән Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары да бар.

“Коткарырга һәм саклап калырга” экологик акциясенә быел октябрьдә йомгак ясалачак. Боерыкның үтәлешенә контрольлек итү Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаевка йөкләтелгән.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»