20.05.2014 - Экология

Урманчылар паркына – кошлар җырын тыңларга

17 майда Уфаның Урманчылар паркында гомумшәһәр экология өмәсе үтте. 100 гектардан артыграк территорияне биләгән парк эшчән кырмыскаларны хәтерләтүче кешеләр, техника тавышыннан гөрләп торды. Өмәгә министрлыклар, ведомстволар вәкилләре дә килгән иде. Чарада ике меңнән артык кеше катнашты.

Өмәгә шәһәрнең коммуналь хуҗалыгыннан 40тан артык берәмлек техника җәлеп ителгән.

Экологик өмәдә республика җитәкчесе һәм шәһәр хакимияте башлыгы да катнашты. Рөстәм Хәмитов һәм Ирек Ялалов агач утыртырга да, киселгән чыбыкларны җыярга да өлгерделәр. Президент ял итәргә килүчеләр белән әңгәмә корды.

— Паркта халык ял итү өчен шартлар булдырырга кирәк. Эш бүгеннән башланырга, 2016 елга кадәр цивилизацияле “Табигать утравы” булдырылырга тиеш, – диде Президент.

Республиканың урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин билгеләвенчә,  Гомумрусия урман утырту көнендә экологик өмә һәм агач утырту оештырылган. Республика паркында ел әйләнәсенә 400 мең кеше ял итә алачак. — Төзекләндерү эшләре республика җитәкчесе күрсәтмәсенә ярашлы башланды. Экологик өмә – тәүге баскыч кына, – диде ул.

Урманчылар паркына 1966 елда нигез салынган. Заманында парк башкала халкының яраткан ял итү урыны була, 90нчы елларда исә игътибарсыз кала. Җир федераль карамакта булу сәбәпле, төзекләндерү эшләре өчен акча каралмый. Бүген исә Урманчылар паркын төзекләндерүгә бюджеттан тыш фондлардан 50 миллион сум акча бүленгән.

Ләйсән Бәдертдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»