10.11.2010 - Экология

Саф сулар эчәр идем...

Кеше организмының 70 проценты судан торуы билгеле. Кеше үз массасыннан 6-7 процент кына суын  югалтса да организм сусызлана, 10-20 процент югалса, гомер өчен куркыныч туа. Шулай булгач, сәламәтлекнең эчәр су белән бәйләнеше турында сөйләп торасы да юк.

Эчәр су иң беренче чиратта эпидемик яктан куркынычсыз, химик яктан зыянсыз булырга һәм аның исе, тәме, төсе, күбекләнүе, болганчыклыгы булмаска тиеш. Бүгенге көндә җир йөзендә 1 миллиард 100 миллион кеше сыйфатлы судан мәхрүм. Һәм дөньяда кешеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү барлык илләр өчен дә глобаль күләмле медицина проблемасы һәм социаль мәсьәлә булып тора.

Экологлар билгеләвенчә, безнең республикада эчәргә һәм дәваланырга яраклы табигый су чыганаклары азайганнан-азая. Бу хәл әйләнә-тирәдә зарарлы матдәләр күбәю белән бәйле дип кисәтә республиканың Экологлар берлеге. Зарарлы производство калдыкларын җиргә күмү, рөхсәт ителмәгән чүплекләр, җир өсте һәм җир асты суларын төрле ашламалар, химикатлар, сәнәгать предприятиеләренең агынты сулары белән пычрату нәтиҗәсендә җир асты суларының да сыйфаты нык кими, алар эчәргә яраксыз хәлгә килә. Табигатьтә су әйләнеше әнә шулай итеп барлык тереклек өчен зур зыян күрә. Мәсәлән, нефть чыккан җирләрдә чишмәләр, елгалар чисталыгы турында сөйләп торасы да юк.

Җир өсте суларының 90, җир асты суларының 30 проценты эшкәртелүгә мохтаҗ. Су чыганакларының нефть продуктлары, авыр металл тозлары, пестицидлар, нитратлар белән зарарланган булуы элеккеге чистарту технологияләренең нәтиҗәсезлегенә китерә. Моннан тыш, суны хлорлаганда анда 40 төр нык зыянлы матдә барлыкка килә, шул исәптән хлороформ, дихлорметан, дихлорэтан.

Монысы — беренче бәла. Икенчедән, бик чиста су чыганагыннан алганда да эчәр су торбаларда үзенең сыйфатын бөтенләй югалтырга мөмкин. Бүгенге көндә суга бөтенләй  тәэсир итми торган материал юк, диләр. Аннан соң, су — үзе химик актив матдә. Ул үзе яхшы эретмә, коррозия чыганагы. Суүткәргечләрнең һәм сыешлыкларның химик ныклыгы суның үз составыннан да тора бит әле. Үзлеге буенча теге яки бу су составына  идеаль яраклы материалны табып та булмый, дигән фикер бар. Кара корыч  иң тутыкмаучан металл санала. Соңрак цинк белән капланган торбалар куллана башлыйлар, бакыр һәм тутыкмый торган корыч шулай ук су транспортлау өчен уңайлы санала.  Хәзерге көндә тутыгуга каршы торучанлык ягыннан пластик торбаларны күбрәк эшкә җигәләр. Ләкин аларны җитештергәндә күптөрле органик матдәләр кушыла һәм бу матдәләр үз чиратында суга тәэсир итә. Димәк, торбалардан килгән су кайсы яктан караганда да эчәр өчен кулай түгел.

Хәзер күпләр краннан килгән суны фильтрдан үткәреп эчә. Дөрес, хәзер фильтрлар суны ярыйсы гына чистарта һәм сатуда аларның әллә ниндиләре бар. Соңгы чорда мондый суны күп эчүнең кеше организмы өчен зур файдасы турында да язалар. Имеш, көненә бер литр ярым фильтрланган, ләкин кайнатылмаган чиста су эчкән вакытта тән артык симезлектән котыла ала. Ягъни һәрдаим суга мохтаҗ кеше организмы үзендә тиешле дымлылык җитмәгәндә май тукымаларын ишәйтергә мәҗбүр була икән.

Ләкин моның икенче ягы да бар. Фильтр судан организмга кирәкле тозларны да алып калуы мәгълүм. Шуңа күрә үз организмы турында тиешенчә кайгыртучылар махсус чистартылып шешәләргә тутырылган, кирәкле тозлар өстәлгән су эчүне гадәткә кертеп бара. Кайбер фирмалар моның өчен үзләренең су скважиналарын файдалана, ләкин мондый скважиналар тирәсендә депрессион “бүрәнкә” хасыйл була һәм ул урынга якындагы елга сулары һәм җир өстендәге пычрак сулар сөзелеп керергә мөмкин. Мондый очракта инде суны тулысынча чистарту, хәтта минераллардан арындыру кирәк була, соңыннан аңа табигый тәм бирү өчен махсус минераль тозлар өстәлә. Ләкин суны ясалма юл белән минеральләштерү катлаулы һәм кыйммәтле процесс икәнен дә онытырга ярамый.

Ә шешәдәге су сыйфатына тулысынча ышанып бетәргә ярыймы соң? Канада лабораториясеннән бер төркем галимнәр шешәгә тутырылган суның 70 процентында бик күп санда гетеротроф бактерияләр бар, дип билгеләгән. Галимнәр әйтүенчә, шешәдәге судагы бактерияләр саны крандагыдан да күбрәк булырга мөмкин. Монысы — тагын бер җитди мәсьәлә.

Бүгенге көндә бездә шешәдәге суларны табуга, әзерләүгә, савытларга бүлүгә, транспортлауга һәм реализацияләүгә дәүләт контроле юк. Халык мондый суларны тәменә карап кына бәяли ала. Чөнки эчәр суга анализ ясау бик кыйммәткә төшә. Су җитештерүче гигиеник сертификат һәм сыйфат сертификаты белән аклана. Ә бит әлеге документлар аларга үзләре куйган су үрнәкләре анализы нигезендә бирелә. Кайсы җитештерүче анализга начар су тәкъдим итсен соң? Ә сертификатны кулга төшергәч, теләсә нинди суны шешәгә тутырып сатарга була бит! Нигә аны каяндыр скважинадан алып, чистартып, транспортлап интегергә? Краннан агызып ал да, хлоры очып беткәч, газландыр да сат! Су бизнесы бик күп акча китерә ул.

Бу хакта экологлар җитди уйлана. Нишләргә соң?   Беренчедән, этикеткаларда язылган су составына игътибар итәргә кирәк, ди алар. Суны ышанычлы, үзләренең уңай бренды булган фирмаларныкын гына сатып  алырга киңәш итәләр. Сыйфатсыз су җитештерүче намуссыз кешеләрне контроль органнары тарафыннан фаш итү, штраф салу һәм җавапка тарттыру, тикшерү нәтиҗәләрен халыкка җиткерү, җәмәгать оешмаларын контрольгә җәлеп итү — болар барысы да бу эштә уңай нәтиҗәләр бирер, дип фикер йөртә алар.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»