26.02.2014 - Экология

Экологик чаралар дәвам итәчәк

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда Тирә-як мохитне саклау елы нәтиҗәләре тикшерелде.

— 2013 елда табигатьне саклау чаралары үткәрелде һәм төрле юнәлештәге экология проектлары гамәлгә ашырылды, — диде утырышны ачып, табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев. — Төрле программаларга кереп, федераль бюджеттан акча җәлеп итүгә аеруча игътибар бирдек.

“Русия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү” федераль программа исәбенә республика объектларын финанслауны 2012 ел белән чагыштырганда сигез тапкыр арттыруга ирешүне шушы эш нәтиҗәләренә кертергә була. Узган елда җәлеп ителгән 814 миллион сум акча Дуслык монументы янында Агыйдел елгасы ярын ныгытуга, Уфа шәһәренең Сипайлово микрорайонында ташкынга каршы дамба төзүгә, су хуҗалыгы комплексына булышлык итүгә кагылышлы башка чараларга юнәлтеләчәк.

Республиканың биш объекты “Узган еллардагы экологик зыянны бетерү” федераль программасы проектына кертелде. Чаралар исәбендә — “Уфахимпром” җәмгыяте территориясен тазарту, Баймак районындагы Семенов алтын чыгару фабрикасы, “Башнефть”, “Газпром нефтехим Салават” компанияләре объектлары эшчәнлегеннән китерелгән экологик зыянны бетерү. Бу чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән федераль акчаның гомум суммасы якынча 9,5 миллиард сум тәшкил итә.

— Узган еллардагы экологик зыянны бетерү буенча федераль программа проектына керүне Тирә-як мохитне саклау елының иң мөһим вакыйгасы дип билгеләргә мөмкин, — диде Илдар Һадыев. — Министрлык бу проект өстендә 2008 елдан башлап тырышып эшләде. Русиянең 83 субъекты арасыннан программа проектына 45 төбәк керде.

Моннан тыш, Тирә-як мохитне саклау елында 2014-16 елларга “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты территориясен үстерүгә федераль бюджеттан финанс алуга ирештек. Быел ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән объект составындагы аеруча сакланучы табигать территорияләрен төзекләндерүгә 18 миллион сум акча  бүленәчәк.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»