30.11.2013 - Экология

Нуриманның “Яшел җәннәт”е

Башкортстанда яшел җәннәт кайда урнашкан, дип сорасалар, “Нуриманда!” дип җавап бирергә кирәк. Беренче карашка колакка ят булып тоелучы бу атаманы райондагы яңа агрофирма йөртә. Ни өчен “Яшел җәннәт” соң?

Бу сорауга җавап табар өчен без, агрофирманың генеральный директоры Сергей Новиков белән элемтәгә кереп, 27 яшьлек егетнең  чакыруы буенча тиз арада “Яшел җәннәт”не үз күзлә­ребез белән күрер өчен Яңа Күл биләмә­сенә юлга чыктык.  Булдыклы эшкуар моңа кадәр буш торган биналарны алып, анда ремонт башлаган. Бире­гә  басудан яңа җыелган салатлар кайтарылган. Бер­ничә хатын-кыз, аларны берәм­текләп юып, тартмаларга сала, сатарга әзерли...

... Биш ел элек Сергейның нәнәсе Надежда Ильинична оныгына кыякка яшел суган үстереп карар өчен сутый ярым җир бирә, аннары аны сатып карарга күндерә. Үзе гомере буе башкаланың бер базарында сәүдә белән шө­гыль­ләнә. Чынлап та, суган тиз арада сатыла, кесәгә дә ару гына табыш керә. Суган янәшәсендә яшел аш тәм­ләткечләр дә үстереп карарга була Сергей. Әлбәттә, егет базарда гына тукталмый, хәзер инде ул аларны шәһәр рестораннарына тапшыра. Бераздан егет салатларның төрлесен  Мәскәүдән алып кайта башлый. Моның өчен йөк машинасы сатып ала.

Моңарда гына тукталмыйча, бераздан  Сергей хатыны Елена Андреевна белән Голландиягә очалар. Анда экзотик яшелчә-җимеш сатучыларны табып, килешү төзиләр. Тиздән зур машинада экзотик җимешләрнең  60-70 төре биш көндә Уфага китереп җиткерелә. Тора-бара география киңәеп, маршрутка Израиль белән Мисыр да өстәлә. “Киләчәктә исәп — Төркия белән Испаниягә бару”, — ди Сергей. Яшелчәләр арасында са­латның 5-6 төре  — бадымҗан (баклажан), помидор, кабак, ят җимешләрдән — манго, ананас, авокадо кайтартыла, алар тиз арада эре сәүдә нокталарына тапшырыла. Шулай итеп, Сергей Новиков республиканың эре сәүдә  кибетләрен ел әйләнә­сенә ят яшелчә-җимеш белән тәэмин итеп торучы­ларның берсе булып китә.

Беркөнне бик якын дусты: “Үзебезнең республикада яшелчә үстерү өчен  менә дигән район бар, дип, аны Нуриман районына чакыра. Алдамый аны дусты. Зур планнар белән янып йөрүче Сергейга  район җитәкчесе  Яңа Күл  авылы янында эш башлап җибәрер өчен бинасын да, басуын да, күлен дә күрсәтә. Шулай итеп, бер күрүдә Нуриман якларын бик ошатып кайтып китә Сергей.    

Ике ел элек “Яшел җәннәт” агрофирмасы үз эшен 30 гектарда башлый. Бүген аның 158 гектар җире бар. Аның 30 гектарын  Яңа Күл авылы биләмәсеннән  быел алган. 100 гектарында — бәрәңге,  28 гектарында яшел салат үстергән. Ике ел эчендә сугару корылмалары, трактор, помпа, сабан — барлыгы 3,5 миллион сумлык техника сатып алынган. Алдагы елда янә 15-16 миллион сумлык  яңа техника алырга җыена Сергей.

 Март башында ук  басуда агрофирманың теплицалары корыла. Тәүдә махсус кассеталарга яшелчә орлыклары чәчелә, алар ай ярым-ике айдан теплицага күчерелә. Яшел салат сезонга ике тапкыр чәчелә. Бүген монда салатның 15 төрен үстерәләр.  Атнасына ике тапкыр яшел салатлар башкала рестораннарына озатыла.

Коллективтагы 25 кеше Нимесләр, Яңа Күл авылларыннан килеп эшли. Эш сезоны ноябрьгә кадәр дәвам итә. Кәбестәнең иртә өлгерә торганын  быел дүрт гектардан 120 тонна җыеп алганнар, соң өлгерә торганыннан да шулкадәр уңыш алырга исәп­лиләр.

Менә шулай, җирле кеше­нең эше дә, ашы да бар. 27 яшьлек шәһәр егетенең авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерү эшенә кыю алынып, зур уңышларга ирешүен күреп сокландым. Сергей кебек бар күңелеңне биреп эшләгәндә генә эшләр ырамлы барадыр. Авыл халкын — эшле, буш яткан җирләрне игелекле иткән егеткә, чыннан да, сокланмый мөмкин түгел.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»