28.11.2013 - Экология

“Кроношпан” эчәр суларыбыз өчен зарарсыз

Уфа районында “Кроношпан” предприятиесен төзүдәге барлык таләпләр үтәлсә, Уфаның су тәэминаты системасы өчен куркыныч тумаячак. Мондый фикергә Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре килде.

Тирә-як мохиткә тәэсире бәяләмәсенә ярашлы, “Кроношпан” төзелеше мәйданы һәм аның файдаланылган суны чистарту урыны шәһәрнең су тәэминаты чыганаклары һәм эчә торган  суүткәргечнең санитария-саклау зонасыннан — Шакша елгасыннан 6 чакрым ераклыкта урнашкан.

Санитария зонасында агымсу җыю рөхсәт ителә, әмма ул чистартылган һәм гигиена таләпләренә туры килергә тиеш. Мондый урыннарда түбәндәге объектларны урнаштыру беркайчан да рөхсәт ителми: ягулык-майлау материаллары, агулы химикатлар һәм минераль ашламалар складлары, сәнәгатьтә файдаланылган суларны җыю, шламсаклагычлар һәм җир асты суларын пычрату куркынычы булган башка объектлар. Санитария-эпидемиология кагыйдәләрендә һәм нормативларында башка чикләүләр каралмаган.

Чистартылган яңгыр һәм кар сулары  Индустриаль парктан Шакша елгасына агызылачак, ә ул, үз чиратында, Караидел  елгасына коя. Агымсулар “Уфаводоканал” предприятиесенең “Төньяк суалгычы”на тәэсир итми, чөнки ул Караидел елгасының Шакша елгасы тамагыннан 10 чакрымга югарырак урнашкан.

“Көньяк суалгыч” Караидел елгасы тамагыннан якынча 37 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда су җир астыннан алына. Бу — су алуның иң ышанычлы ысулы. Яңгыр һәм кар сулары хуҗалык итү сулыкларының рөхсәт ителгән чик нормалары күрсәткечләренә кадәр чистартылырга тиеш. Әгәр дә яңгыр-кар суларының проекттагы һәм Караидел елгасының “Төньяк суалгычы” төбәгендәге су чыгымнарын чагыштырсак, елгага агучы сулар 1:2,5 мең нисбәтендә кушыла. Агызылган суларның  концентрациясе балык хуҗалыгы өчен рөхсәт ителгән чик нормаларына туры килергә тиеш. Шулай итеп, “Төньяк суалгычы” хәвефсез зонада, чөнки ул Караидел елгасыннан югарырак урнашкан.

 “Кроношпан”ның агымсуларыннан “Төньяк суалгыч”ны саклауга килгәндә, ул заманча чистарту системасы төзелеше белән, суалгычтан еракта урнашуы һәм агымсуларның елга суына кушылуы белән  тәэмин ителә.

Белешмә өчен

Су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зонасы өч боҗра составында оештырыла. Беренче, катгый режимдагы боҗра суалгыч территориясен, барлык суүткәргеч корылмалары мәйданын һәм суүткәргеч каналларны үз эченә ала. Аның тәгаенләнеше — суалгыч урынын һәм корылмаларын очраклы яисә аңлы рәвештә пычрату яисә зарарлаудан саклау. Икенче һәм өченче боҗра (чикләү зонасы) су тәэминаты чыганакларын пычратуны кисәтү өчен тәгаенләнгән территориядән тора.

Санитар саклау  зонасының беренче боҗрасында агым суның хәтта инеше дә чыганакка килеп кушылмаска тиеш. Хуҗалык итү — эчә торган су тәэминаты чыганакларының санитария саклау зонасының икенче боҗрасы чикләрендә санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормаларында билгеләнгән күләм-нәрдә пычратучы матдәләр һәм микроорганизмнар булган су агызу тыела.

Табигатьтән файдалану һәм экология

министрлыгының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»