13.11.2013 - Экология

Президент радиоактив калдыклар урнаштыруга каршы

Иглин районының Ләмәзе поселогында радиоактив калдыкларны урнаштыру пункты булдыру планлаштырылуы турында имеш-мимешләр таралу сәбәпле, республика башлыгының матбугат секретаре Артем Вәлиев Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның республикада радиоактив калдыклар урнаштыруга каршы булуын белдерде.

— Башкортстан җитәкчелегенә бездә атом-төш калдыкларын урнаштыру турындагы тәкъдим белән беркем дә чыкмады. Бу мәсьәлә буенча Президент принципиаль позициядә тора: ул — каршы. Әлеге башлангычның чыганагы каян булуын ачыклаячакбыз, — диде Президентның матбугат секретаре.

Сатып алу турындагы мәгълүмат шушы елның 22 июлендә “Росатом”ның сатып алулар сайтына урнаштырылган. Андагы мәгълүматлар буенча, “Радиоактив калдыклар белән мөгамәлә буенча дәүләт операторы” предприятиесе сатып алуны оештыручы булып тора. Башкортстаннан тыш, аңа Русия Федерациясенең тагын сигез субъекты (Красноярск крае, Томск, Чиләбе, Свердловск, Самара, Саратов, Архангель өлкәләре, Калмык Республикасы) керә. Бүгенгә барлык тугыз лот та актив түгел. Шулай да социаль челтәрләрдән кулланучылар арасында Иглин районында Европадан атом-төш калдыкларын урнаштыру буенча лотның яңартылуы турында имеш-мимеш таралган.

Сатып алуларны оештыручылар тарафыннан бу проект турында тулырак мәгълүмат бирелми. “Росатом” җитәкчелегеннән әлегә аңлатма алынмаган.

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»