09.11.2013 - Экология

Суның кадере арта

Соңгы еллардагы корылык авыл халкын су мәсьәләсендә зур сынау алдына куйды. Авылларны су белән тәэмин итүгә тәгаенләнгән суүткәргечләр системасы күптән тузган. Яңалары бик аз, алар булдыклы хуҗалар булган җирләрдә генә бар. Шуңа халык суны күпчелеге ташландык хәлдәге яткан чишмәләрдән ташый. Тик ул суларның да күп җирләрдә сыйфатсызга әйләнүе мөмкин. Моңа беренчедән, төрле сәнәгать объектлары сәбәпче булса, икенчедән, җавапсыз бәндәләр   табигатьне пычрата. Чүпне нәкъ елга, я инеш сулары челтерәп агып яткан урман буйларына, әрәмәлекләргә илтеп түгәләр. 

Җәмәгать палатасы быел районнарга барып урыннарда эчәр суның сыйфаты белән кызыксынды.

— Кызганычка каршы, су турында сөйләгәндә, бездә җавапка караганда, сораулар күбрәк туа. Бу җәһәттән аерым төбәкләр   бигрәк борчулы уйлар тудыра, — диде журналистлар белән очрашкач, медицина фәннәре докторы, Җәмәгать палатасының сәламәтлек саклау буенча комиссия рәисе Шамил Ганцев.  

Әлбәттә, атаклы галимнең борчуларын аңларга мөмкин. Алар нигезсез түгел. Билгеле булуынча, кеше 70-80 процентка судан тора. Ми кебек мөһим органның исә 90 проценты су. Шул сәбәпле су кеше тормышында төп урынны алып тора. Дөресрәге, безнең яшәешебез аннан башка мөмкин түгел! Җир шарында билгеле булган барлык матдәләрдән  әһәмияте буенча суны алыштырырлык башка бер нәрсә дә юк. Суның сыйфаты бу җәһәттән аерым игътибарга лаек. Мәсәлән, эчкән суга кургаш, нитрит, нитратлар һәм башка зарарлы матдәләр эләккән очракта кешедә рак авырулары барлыкка килүенә гаҗәп­ләнәсе түгел. Чөнки кеше тәүлек әйләнәсенә литр ярымга кадәр су эчә. Ә шушы суда булган барлык матдәләр организмда еллар дәвамында җыелып килә. Арытаба бу ашказаны, үңәч, эчәкләр, авыз эче рагына сәбәпче булырга мөмкин.

Районнар буенча суның торышына карата гомум фикер туплаганнан соң Җәмәгать палатасы эшне Уфадагы суны тикшерүдән башлап җибәрергә була. Моның өчен җәмәгать эшлек­леләре, галимнәр һәм күзәтчелек органнары вәкилләреннән торган комиссия төзелә. “Уфаводоканал”   пред­приятиесендәге технологик процесслар тикшерелә. Аның нәтиҗә­ләре журналистлар белән очрашу вакытында игълан ителде.

Әлеге очрашуда предприятиенең техник директоры Лев Кантор журналистларны соңгы еллардагы уңышлар белән таныштырып үтте.

— Уфа суында гигиеник нормалардан тайпылышлар юк. Шуңа торбадан килгән судан шикләнәсе түгел. Без аның сыйфаты өчен җавапны өстебездән төшермибез! — дип ышандырды Лев Кантор.

Лев Кантор хәбәр итүенчә, 2011 елда “Уфаводоканал” Русия   Хөкүмә­тенең сыйфат буенча 2010 елгы премиясенә лаек булган. Бу мөһим хөкүмәт бүләге предприятиегә продукция һәм хезмәтләндерү, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендәге казанышлар өчен бирелгән.

— Уфа су сыйфаты буенча Русиянең биш шәһәре исемлегенә кертелгән (Беренче урында — Санкт-Петербург, анда су бик йомшак, диләр). Кайсыбер параметрлар буенча Уфа Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре белән янәшә килә. Бездәге суның яхшы яктан бәя­ләнүе аның 60 проценты җир асты чыганакларыннан алынып фильтрация үтүенә бәйле. Мондый суның сыйфаты сусаклагычлардан алынганга караганда күпкә югарырак бәяләнә. Моннан тыш, безнең су салкын тау чишмәләреннән агып килгәнгә күрә “чәчкә атмый”. Күрше төбәкләрдә андый чыганаклар булмау сәбәпле, моңа ирешү өчен хлорны күбрәк кулланырга туры килә. Шуңа безнең суга шундый югары бәя бирелүенә гаҗәпләнәсе түгел. Белгеч әйтүенә караганда, предприятиенең генеральный директоры да, ул үзе дә суны өйләрендә кранга фильтрлар куймыйча гына эчәләр, аны өйгә заказ биреп тә ташытмыйлар. Бу инде суның сыйфатына карата чыннан да шикләнерлек урын калдырмаска тиеш.

Шулай да суны предприятие шартларында чистартканда нинди чаралар кулланыла соң, дигән урынлы сорау туа. Моңа техник директор болай дип җавап бирде:

— Хлорны без кулланабыз. Бүгенге көндә Европада хлордан баш тарткан бер генә ил дә юк. Тагын бер алым ул суны төптән чыгарган вакытта ультра-шәмәхә нурлары аша үткәрәбез. Гомумән, без чит илләргә хас булган барлык реагентларны да кулланабыз. Суның сыйфатын тикшерү өчен яңа приборлар сатып алабыз. Фенол эпопея­сеннән соң аларны камил­ләштерү өстендә эшлибез, — диде техник директор.

Суның катылыгына килгәндә, аны тагын да йомшартырга мөмкин, тик моның өчен тарифларны да үзгәртергә кирәк булачак, ә бу халыкның “кесәсенә сугачак”, дигән фикерне әйтте ул.

— Эчәр суның сыйфатын көйләүче норма һәм законнар бар. Суны нормага китергәндә, нигездә, аның зыянлы булу-булмавы исәпкә алына. Монда иң мөһиме — кешегә зыян китермәскә, — ди Башкортстан медицина универ­ситетының гигиена кафедрасы мөдире, профессор Людмила Овсянникова. — Шуны да истә тоту мөһим, суны хлорлаганда хлороформ дигән өстәмә продукт барлыкка килә. Суны озонлаганда исә формальдегид килеп чыга. Боларның барысы да кеше организмына химик көчәнеш ясый. Тоташ алганда, суда йөзләгән файдалы һәм зыянлы катнашмалар очрарга мөмкин. Алар сәламәтлеккә төрлечә тәэсир  итә. Каты су, мәсәлән, матдәләр алмашуына комачауларга, бөердә таш утыруга сәбәпче булырга мөмкин.

Хлорны киметү көйләнгән процесс, ди белгечләр, суның сыйфаты дәрәҗәсе дә тикшерелеп тора. Роспотребнадзор ай саен Уфа буенча мониторинг үткәрә. Анда фтор, йод, кальцийның составы исәпкә алына. Суны контрольдә тоту буенча бездә эшләнгән 28 методиканың берсен Хабаровск шәһәре үзләрендә өйрәнү өчен сорап алган. Әмма нинди генә методикалар кулланылмасын һәм тикшерүләр үткәрелмәсен кеше, нигездә, крандагы  суга карап аңа бәя бирә. Ә анда еш кына хлор исе, я тимер тәме килә. Хлорны исә белгечләр язгы чорда аны арттыру кирәклеге белән аңлатса, тимер тәмен су челтәренең сыйфаты, торбаларның торышы белән бәйлиләр. Бүген иске торбалар күп урыннарда  алыштыруны таләп итә. Әлеге вакытта тимер торбаларны коррозиягә каршы ком һәм полиэтилен эчлекле, шулай ук югары басымда эшләнгән полиэтилен торбалар белән алыштыралар. Соңгы ике елда якынча 300 чакрым иске торбалар алыштырылган. Бу  барлык челтәрнең 25 процентын тәшкил итә. Иске торбаларны алыштыру эшләре тармакта бүген дә дәвам итә. 

— Без проба алу нокталарын арттыру, аларны өйләргә якын урнаштыру яклы. Шушы рәвешле генә халыкның кайда нинди су эчкәнен ныклап белә алачакбыз, — диде бу җәһәттән Людмила Борисовна. 

— Предприятиенең технологиясе һәм Уфа суының сыйфаты белән танышудан без, нигездә, канәгать калдык. Районнардан аермалы буларак, уфа­лыларның эчәр суы да канә­гать­ләнерлек. Әмма бу мәсьәлә җәмәгать контролендә булырга тиеш, — дип ассызыклады Шамил Хәнәфи улы. Атаклы галимнең сүзенә өстәп, суның кадерен белеп яшик, дип әйтәсе генә кала, чөнки суны күп сарыф итәбез. Кайсыбер илләрдә суны тиешле сәгатьләрдә генә бирәләр. Шундый хәлгә калмасак иде.

Рәзилә низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»