31.10.2013 - Экология

Чатраның Ак чишмәсе

Республика күләмендә оештырылган “Җир-суларыбызны киләчәк буыннар өчен саклыйк” эстафетасы киң колач ала. Аны Благовар районы чишмә­леләрдән кабул иткән иде. Шушы көннәрдә благоварлылар эстафетаны Шаран районына тапшырды.

Әлеге чараны оештыру башлангычы белән районның Хатын-кызлар советы чыкты. Төбәктә абруйлы бу җәмәгать оешмасының рәисе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  җитәкчесе Зәйтүнә Шарапова йөкләтелгән бурычны үтәүгә ихлас тотына.

— Республика эстафетасы  чик­ләрендә һәр төбәктә тирә-як мохитне төзекләндерү буенча анык эшләр таләп ителә, — ди ул. — Без Таң авыл биләмәсенә караучы Чатра авылындагы чишмәләрне төзекләндерергә булдык.

Әйтергә кирәк, матур башлангыч төбәк халкында яклау таба. Матди ярдәм күрсәтүгә районның су белән тәэмин итү хуҗалыгы, юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, шулай ук төбәктәге “Таң” крестьян хуҗалыгы, Благовар металл конструкцияләр заводы алына. Күмәк эшне оештыручы сыйфатында Таң авыл биләмәсе хакимияте чыгыш ясый.

Авыл халкы өмәләргә күмәк чыга. Нәтиҗәдә, чишмәнең су юлы тазартыла, тирә-ягы тәртипкә китерелә. Эретеп ябыштыручылар Динар Хәлиуллин, Радик Хәбибуллин тырышлыгы белән әйләнә-тирәгә ямь биреп торучы беседка корыла.

Һәр чишмәнең үз тарихы бар. Чатра авылы тирәсендә алар бихисап, берничәсе тау битләвеннән  агып төшә. Биредәге халык аларны Кызыл, Кара һәм Ак чишмә дип атаган. Төзекләндерү барышында нәкъ менә Ак чишмә яңартылды да инде. Шушы көннәрдә аны тантаналы ачу чарасы үтте, аңа халык су кебек агылды. Чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Ногманов, хатын-кызлар советы рәисе Зәйтүнә Шарапова, Таң авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марс Гыймалетдинов чатралыларны ис­тәлекле вакыйга уңаеннан ихлас тәбрикләделәр. Чиш­мәне яңартуда актив катнашу­чыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәләкәй генә Чатрада дәртле халык яши. Әлеге чараны да алар онытылмаслык вакыйгага әверелдерде. Таң һәм Агарды мәдәният йортлары үзешчән артистлары белән берлектә оештырылган театрлаштырылган тамашада тарих та яңарды сыман. “Су юлы” йоласын карагач, күпләр яшьлегенә кайткан кебек булды. Шифалы сулы Ак чишмә төбәк халкының яраткан урынына әверелер, дип ышанасы килә.

Фәнүр Гыйльманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»