Челтер-челтер ага сулары...

Чишмәләргә багышланган чараларның иң күләмлесе июль азагында Яңа Балак авылында узды. Республика “Өмет” яшьләр гәзите тарафыннан оештырылган “Авылым чишмәләре” конкурсы чикләрендә биредә төзекләндерелгән “Галәү чишмәсе” ачылды. Бу тантана уңаеннан Балалар сабантуе оештырылды. Ул милли һәм спорт уеннары белән аралаштырылып алып барылды. Яңа балаклыларны чишмә ачылу уңае белән котларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та килгән иде.
Агымдагы елның җәендә шундый ук бәйрәм Югары Аташ авылында да гөрләп узды. Текә яр итәгендә урнашкан “Яр коесы”ның тирә-ягын тәртипкә китерүдә һәм төзекләндерүдә авылның һәр кешесе диярлек катнашты. Авыл клубы эшчәннәре оештырган “Чишмә бәйрәме” һәркемнең күңелендә матур тәэссоратлар калдырды. Авылдашлар һәм кайткан кунаклар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашып, йомшак чишмә суыннан авыз итеп, күңелләренә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч алды.
Рапат та чишмәләргә бай авыллардан санала. Чишмәләрнең берсе хәтта сихәт бирү сыйфатына да ия, суы күрү сәләтен яхшырта икән. Биредә яшәүче халык әйтүенә караганда, чишмә суы күпләрне катаракта чиреннән коткарган. Чишмә тарихы белән таныштырганда авыл китапханәчесе Лена Латыйпова боларның барысы хакында да җентекләп бәян итте. Чишмә бәйрәмендә җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Югары Аташтагы кебек, Рапаттагы “Чишмә бәйрәме” дә күмәкләшеп чәй эчү белән тәмамланды.
Быелгы җәй Калмашбаш авылы халкы өчен дә истәлекле булды. Биредә дә яңа чишмә ачылды. Аны ачуда һәм тирә-ягын төзекләндерүдә авыл Советы депутаты Равис Сабитов башлап йөрде. Аңа күршеләре һәм кайбер авылдашлары ярдәмгә килде, төзелеш материаллары белән авыл биләмәсе хакимияте ярдәм итте.
Тамьянлылар да Тирә-як мохитне саклау елында зур эш башкарды: күмәк көч белән авылларындагы чишмәне төзекләндерде. Бу эштә бигрәк тә Әфгать Насыйров, Наил Фазлыев, Шамил Кәримов, Илдар Фәррахов, Зинфир Яхин башлап йөрделәр. Кайбер мәктәп укучылары да читтә калмады. Мисалга, 3нче сыйныф укучысы Артур Насыйбуллин, чишмә тирәсен чүп-чардан арындырып, иптәшләренә матур үрнәк күрсәтте.
— Күмәк көч белән башкарылган эштән барыбыз да рухи канәгатьлек алдык. Киләчәктә дә чишмәбезне карап һәм чистартып торачакбыз. Дөньядагы иң тәмле һәм иң шифалы су чишмәләрдән генә саркып чыга, — ди Яңа Коты авылы биләмәсе башлыгы Алмаз Аллаяров.
Шунысы шатлыклы: Чакмагышның яшь гражданнары да табигатьне саклауга үз өлешен кертә. Мисалга, Чакмагыш гимназиясе каршында “Яшел патруль” экологик отряды берничә ел уңышлы эшләп килә. Быел яшь экологлар район үзәгенең Трактор урамындагы Сәет тавы янында урнашкан чишмәне төзекләндерүдә һәм чистартуда катнашты. Моннан тыш, гимназия укучылары ел дәвамында табигатьне саклауга юнәлтелгән листовкалар таратты, стена гәзите чыгарды, экологик темага багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Бер сүз белән әйткәндә, районда чишмәләрне төзекләндерүдә ел дәвамында күләмле эш алып барылды. Тирә-як мохитне саклау елында колач алган эш киләчәктә дә тукталмас, Чакмагыш — республикабызның иң чиста, иң төзек төбәкләренең берсе булып калыр, дип ышанабыз.
Венера Мәҗитова.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”