10.10.2013 - Экология

Күркәм йорт - авыл бизәге

Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында Благовар районының Языково авыл биләмәсе Советы 26 мартта күпфатирлы йортларда “Иң яхшы подъезд”, “Үрнәкле биләмә”, “Иң матур йорт” конкурсы игълан иткән иде. Республика көне алдыннан бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр ачыкланды.

Район үзәге төзекләндерү, чисталык һәм пөхтәлек мәсьәләләрендә авыл биләмәләре өчен элек-электән үрнәк булып торды. Соңгы чара исә моны янә бер кат раслады.

— Әлеге башлангыч халыкта зур яклау тапты, — ди Языково авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифхәт Асаев. — Гомумән, соңгы елларда бездә торак төзелеше киң колач алды, халыкның матур яшәргә омтылышы көчәйде. Иң беренче чиратта, бу урамнарны, йорт алларын, ихаталарны төзекләндерүдә чагылыш таба. Күршеләреннән күреп, күпләр йорт алдын, бакчасын матурлый. Бәйгегә район үзәгендәге предприятиеләр һәм оешмаларны җәлеп итеп, күп кенә экологик проблемаларны хәл итү максаты да куйдык.

Әйтергә кирәк, бу юнәлештә урындагы власть күләмле эш алып бара. Мәсәлән, хәзер күпкатлы йортлар урнашкан бистәләрдә көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару заманча технологияләр нигезендә башкарыла. Элек авылны ямьсезләп яткан чүп өемнәреннән котылдылар, гомумән, бу өлкәдә ныклы тәртип булдырылды, дип әйтергә мөмкин. Биләмә хакимияте үз карамагындагы авылларны эчәр су белән тәэмин итү, яңа урамнарга электр линиясе сузу, челтәр газы кертү кебек көнүзәк мәсьәләләр белән дә максатлы шөгыльләнә. Языково авылының биш яңа урамына, мәсәлән, газ һәм су үткәрү буенча смета документлары әзерләнеп, алар дәүләт экспертизасы үтә. Район үзәгендә канализация челтәре төзү буенча эш җанланды. Күпкатлы йортлар ихаталарында юлларны тәртипкә китерү буенча алга китеш бар.

Сүз дә юк, төзекләндерү өлкәсендәге мондый матур үзгәрешләр халыкта киләчәккә өмет уята. Конкурста катнашучыларның күп булуы да шул хакта сөйли. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы район Мәдәният сараенда үтте.

Күпкатлы йортлар арасында “Иң яхшы подъезд” номинация­сендә, мәсәлән, призлы урыннарны йорт комитетлары рәисләре Людмила Образцова, Надежда Колпакова һәм Альмира Константинова җитәкчелегендәге  йортлар яулады. Шәхси йортлар арасындагы бәйгедә өч дистәгә якын ихата катнашуы конкурс комиссиясе әгъзаларын авыр хәлгә дә куйгандыр, чөнки иң яхшысын сайлап алу җиңел түгел. Беренче урын  Исмәгыйлевларга бирелде. Ринат Мифтах улы һәм Зилә Һади кызы – район үзәгендә абруйлы кешеләр. Үрнәкле гаилә йорт-җирен, ихатасын да күркәм итеп тота, аларга сокланмаган кеше юк.

Сәлимә һәм Насыйр Туктаровлар, Рәидә һәм Альберт Таһировлар, Регина һәм Рәсим Шәйхутовларның йортлары да махсус призлар белән билгеләнде. Җиңүчеләр исемлегендә Рәсимә Мәүлетова, Фәнзилә Йосыпова, Венера Локманова кебек уңган хуҗабикәләр дә лаеклы урын алды.

“Иң яхшы йорт” номинациясендә исә җәмгысы 14 гаилә билгеләнде. Моннан тыш, оешма һәм учреждениеләр арасында район кулланучылар җәмгыяте ашханәсе, район суды, үзәк дәваханә коллективлары “Үрнәкле биләмә” исеме алды. Конкурс шартларына ярашлы, аларның һәркайсына кыйммәтле бүләкләр һәм махсус билгеләр тапшырылды.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»