30.07.2013 - Экология

Шәһәр чисталыгы үзебезгә бәйле

Шәһәрнең Кәчәү микрорайонында Марьинка елгасы ага. Яшьләр эшләре буенча комитет үсмерләр белән берлектә ел саен әлеге елганы тазартуны оештыра. Шушы көннәрдә тырма-көрәкләр белән коралланган 35 кешедән торган хезмәт десанты янә елга буена килде. Тиз арада елга ярында чүп таулары хасил булды, тазарынып-чистарынып калган Марьинка яңа сулыш алгандай тоелды.

— Елганы һәр ел саен чистартабыз. Бары тик үзе чиста булса гына, елгабыз тирә-юньгә матурлык биреп торачак. Ә  пычрак елгадан нинди матурлык? — ди үзен Руслан дип таныштырган малай.

— Өлкәннәр дә тирә-як мохиткә игътибарлырак булсын иде. Калдыкларны, чүпләрне бирегә түгел, ә чүп савытына ыргытырга кирәк, — дип сүзгә кушыла 15 яшьлек Марсель.

Гомумән, Нефтекама шәһәре хакимиятенең Яшьләр комитеты тарафыннан шәһәрне чистарту буенча зур эш башкарыла. Бу эшкә студентлар, мәктәп укучылары җәлеп ителә. Шәһәр уртасында урнашкан Светлое күле һәм нарат урманы —  шулай ук Нефтекаманың күрке. Тик алар да еш кына чүп-чар белән тула. “Минем республикам” акциясе кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар урман зонасын чистартырга чыкты. Экология темасына үткәрелгән митингтан соң, 650 кешедән торган команда урманны чистартырга юнәлде. Нәтиҗәдә берничә машина чүп җыелды. Светлое күлен чистартуда да бик күп үсмерләр катнашты. Әлеге чара Бөтендөнья сулыкларны чистарту акциясе кысаларында үтте. Үсмерләр клубына йөрүче балалар, волонтерлар күл янын тазартты. Аеруча “Октава” клубы зур активлык күрсәтте. Балаларның изге эш белән шөгыльләнүен күреп, якындагы йортларда яшәүчеләр дә аларга кушылды. Күмәк көч белән елга яры матурланып калды.

— Яшьләргә лекция укып кына  тирә-якка сакчыл караш тәрбияләп булмый, моңа бары тик хезмәт тәрбиясе аша гына ирешергә мөмкин. Бала үзенең файдалы эш башкаруыннан канәгатьлек кичерергә, аның нәтиҗәсен күрергә өйрәнергә тиеш, — ди Яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Илдар Вәлидов. 

Зур бәйрәмнәрдә волонтерларның шәһәр халкына чүп капчыклары таратып, соңыннан аларны төрле призларга алмаштыруы да яхшы гадәткә әверелгән. Бәйрәм үткән урыннарда хәзер элекке кебек чүп, буш шешәләр аунап ятмый, үсмерләр шул рәвешле өл-кәннәрне дә “тәрбияли”, үз артларыннан чүп калдырмаска өйрәтә. 

Шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан Буй елгасы да ярдәмгә мохтаҗ икән. Үсмерләр аны да ярдәмсез калдырмады, шушы көннәрдә “Октава” үсмерләр клубы каршындагы волонтерлар педагоглар белән берлектә Буй елгасы буен чүптән тазарту буенча акция оештырды.

Кыскасы, яшь буын тирә-як торышына битараф түгел, алар төрле акция һәм чараларда теләп катнаша һәм кечкенәдән табигатьне, үзләре яшәгән мохитне сакларга кирәклеген аңлап үсә. 

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»