18.07.2013 - Экология

Чиста суда балык тиз үрчи

Канлы Төркәй авылы янында урнашса да, бу буа рәсми чыганакларда Таллыкүл сугару сусаклагычы исеме астында билгеле. Ул 1975 елда Матросов исемендәге совхоз исәбенә төзелә. Гомум мәйданы 270 гектар тәшкил иткән су яткылыгы озак еллар дәвамында төп максатта — төбәктәге басуларны сугару өчен файдаланылды. Моңардан тыш ул халыкның яраткан ял урынына да әверелде. Сөйләм телендә “Матросов буасы” дип йөртелгән буа балыкка да бай булды.

2000 елларда совхоз таркалгач, буа хуҗасызга әверелде. Корылыклы елларда су яткылыгы нык саекты, моңа өстәп янә дә экологик проблемалар калкып чыкты. Буаның әйләнә-тирәсе көнкүреш калдыкларыннан пычрануы, шуңа бәйле су сыйфатының начараюы боларның берничәсе генә. Канлы Төркәй авылы фермеры Шамил Йосыпов моңа битараф кала алмый. Ташландык хәлдәге буаны рәсми рәвештә озайлы биләмәгә алып, ул аны төзекләндерүгә керешә.

Һөнәре буенча Шамил Галимөхәммәт улы авыл хуҗалыгы белгече, хезмәт юлын Матросов исемендәге совхозда башлап, агроном, бүлекчә җитәкчесе булып эшләде, директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. “Башмелиоводхоз” берләшмәсенең Бүздәктәге филиалында сугару корылмалары җитәкчесе — соңгы вазыйфаларының берсе. 2011 елда ул крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Аның карамагында 266 гектар сөренте мәйдан исәпләнә, нигездә, бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнә. Су эше тәүге карашка ят булса да, аңа тиз күнегеп китә. Туганы белән берлектә “Балык” җәмгыяте оештыралар. Аның эшчәнлеге, әлбәттә, сусаклагыч тирәсен тәртипкә китерүдән башлана.

— Берничә “КамАЗ” чүп түктек, — ди Шамил Йосыпов. — Гомум эшкә, әлбәттә, авылдашларны да җәлеп иттек. Карышып тормадылар, чөнки һәркемнең туган төбәген төзек һәм күркәм итеп күрәсе килә. Балык тоту зонасында махсус урыннар билгеләнде, көнкүреш уңайлыклары тудырылды. Хезмәтләр күрсәтүне җайга салуны да онытмадык. Бер сүз белән әйткәндә, балык тоту, шулай ук сыйфатлы ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылды.

Балык үрчетү юнәлешендә дә күп эшләнгән. Атап әйткәндә, тәүге елны ук балыкчылык хуҗалыкларыннан алып кайтып буага гомум авырлыгы биш тонна маймычлар җибәрелә. Алар арасында өстенлекне карп, ак амур төрләре алып тора.

— Әлеге балыклар чиста су яткылыкларын үз итә, ә безнең буа нәкъ шушы таләпкә җавап бирә. Шуңа да тәүге елда ук балык тиз үрчеде. Аны тотуны оештырып, район үзәге, күрше-тирә авылларны балык белән тәэмин иттек, — ди Шамил Галимөхәммәт улы.

Үткән ел “Балык” җәмгыяте өчен янә шуның белән дә үзенчәлекле — Канлы Төркәй балыкчыларының матур башлангычларын дәртләндерү максатында һәм предприятиене арытаба үстерү өчен аңа саллы гына финанс ярдәме күрсәтелә. Республиканың балыкчылыкка махсуслашкан 26 хуҗалыгы арасында “Балык” беренчеләр рәтендә бер миллион ярым сум грантка лаек дип табыла. Сүз дә юк, эшчәнлекне тагын да киңрәк җәелдерергә ныклы этәргеч була бу. Шуңа да быелгы җәйге ял чорын күп кенә яңалыклар кертеп каршыладылар. Яр буен төзекләндерү буенча эш дәвам итә. Буага янә дә балыкның яшь үрчеме җибәрелгән. Күрсәтелүче хезмәт төрләре дә арттырыла. Алдагы планнарда умарталык ачу тора. Шулай ук район үзәгендә тере балык белән сәүдә итүне оештырмакчылар. Өстәмә эш урыннары булдырылачак. Җыеп әйткәндә, Канлы Төркәйдәге “Балык” җәмгыяте матур гамәлләре белән районда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә абруй яулый.

Фәнүр Гыйльманов.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»