09.07.2013 - Экология

Яшь экологлар конкурсы

ХХI яшь экологлар һәм урманчыларның Тирә-як мохитне саклау елына һәм өстәмә белем бирү дәүләт системасының 95 еллыгына багышланган республика слет-конкурсына йомгак ясалды. Слет-конкурс Зианчура районының Сөләйман авылында “Алый парус” балалар сәламәтләндерү лагеренда үтте.

Слетта республиканың 20 шәһәр һәм районыннан 2012 елда үткән мәктәп урманчылыгы смотр-конкурсында җиңүчеләр, шулай ук яшь экологлар командалары катнашты. Команда составына өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы (балалар экология үзәкләре, яшь натуралистлар станцияләре, мәктәп яны урман участогы) 7-10 сыйныф укучылары керде.

Слет программасы берничә турдан торды: “Бел һәм эшлә” теория конкурсы һәм шәхси ялан экологик тикшеренүләрен үз эченә алучы гамәли тур, укыту-тикшеренү эшләрен яклау буенча конференция. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар һәм слет призерлары, шулай ук ботаник, зоолог, туфракны өйрәнүче, гидробиолог, урманчы номинацияләре буенча шәхси беренчелек җиңүчеләре билгеләнде.

Яшь экологлар командалары арасында I урынны— Шаран районы, II урынны— Уфа, III урынны Октябрьский шәһәре командалары яулады.

Мәктәп яны урман участогы командалары арасында Стәрлетамактан “Рябинушка”, Бишбүләктән “Березка” һәм Зианчурадан “Истоки” командалары җиңүче дип табылды.

Яшь урманчылар арасында шәхси беренчелектән I урынны — Илфат Курамшин (Стәрлетамак), II урынны — Лиана Бикмөхәммәтова (Бишбүләк районы), III урынны Константин Быков (Стәрлетамак) яулады.

Людмила Терновая.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»