06.07.2013 - Экология

Табигать сагында - резерват

— Якындагы өч елда “Башкортстан Уралы” биосфера резерватын үстерүгә 15 миллионнан алып 20 миллион сумга кадәр акча юнәлтеләчәк. Әлеге вакытта финанслауга заявка тутырабыз, — диде “Шүлгәнташ”  дәүләт табигать тыюлыгы директоры Михаил Косарев “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. — Барлык акча инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк.

Биосфера резерваты 2012 елда табигатьне саклау һәм туристларны җәлеп итү максатында  оештырыла. Табигатьтән файдалану һәм экология министры  урынбасары Илдус Яхин белдерүенчә, Башкортстан территориясендә башка резерватлар булдыру мәсьәләсе дә карала.

— “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты — ЮНЕСКОның республикадагы беренче объекты, — диде бу җәһәттән әлеге оешма бүлекчәсе баш белгече Таһир Зәйнуллин. — Бу сыйфат билгесе.  Октябрьдә ЮНЕСКОның штаб-фатирында Башкортстанның исем туе үтәчәк. Анда “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты турында да мәгълүмат биреләчәк.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»