27.06.2013 - Экология

Экология торышын тикшерәчәкләр

28 июньдә Тирә-як мохитне саклау елы чикләрендә “Башнефть” компаниясе оештырган “Экотур-2013” старт ала. Компания хезмәткәрләреннән торучы экспедиция Башкортстанның берничә районында  экология торышын билгеләп, республиканың уникаль табигатен саклауга үз өлешен кертәчәк.

28 июньдә иртән Уфа—Иске Собхангол—Мәндәгол маршруты буенча байкерлар колоннасы юлга чыгачак. Өч көн дәвамында экспедиция Шүлгәнташ тыюлыгында, урман балы музеенда булачак, көймәләрдә елганы кичәчәк һәм өмә оештырачак.

Чараны оештыручылар Бөрҗән районының Кургашлы авылындагы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына  да барырга ниятли. Үз чиратында, “Башнефть” хезмәткәрләре балаларга үз бүләкләрен әзерләгән.

Эльвира Әхмәдуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»