08.06.2013 - Экология

Җир-суларны киләчәк буыннар өчен саклыйк

Халыкара тирә-як мохитне саклау көнендә Башкортстанда “Җирне һәм суны киләчәк буыннар өчен саклыйк” дип аталган автомобильләр турына старт бирелде.

Акциядә 15 автомобиль катнашты. Экология акциясен Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге һәм Иҗтимагый палата оештырды. Ул 11-12 июньдә Мәскәүдә үтәчәк Гомумрусия халык фронтының беренче съездына багышланган.

Чарада катнашучылар республиканың өч районында дүрт уникаль чишмәне, күлләрне һәм елгаларны чистартты. Беренче тукталыш Кырмыскалы районының зәңгәр күлендә булды. Аннары Архангель районының Абзан авылы янында Инҗәрдәге шарлавык һәм Кургаш авылындагы чишмә тазартылды. Соңгы тукталыш Белорет районының Кулмас авылы булды. Бу төбәктә Европа белән Азия чигендә ике тау елгасы кушыла, шуңа биредә туристлар һәрвакыт күп була.

— Җиребез сусыз, урманнарсыз калса, табигатебезнең яме бетәчәк, — диде акциянең җитәкчесе, Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова.

Акциядә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Алар арасында Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Флүрә Килдиярова, Башкортстанның халык артисткасы Раилә Азнакаева да бар.

Бу эшкә муниципалитетлар да кушылды. Елга-күлләрне чистартуны көзгә кадәр дәвам итү күз уңында тотыла.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»