08.06.2013 - Экология

Калдыктан да табыш алып була

Октябрьский шәһәрендәге җаваплылыгы чикләнгән “Спецэкотранс” җәмгыяте коммуналь тармакта алдынгы предприя-тиеләрдән санала. Аның 2009 елда Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыгуы һәм федераль министрлыкның югары дәрәҗәле дипломы һәм кубок белән бүләкләнүе дә шушы хакта сөйли. Бердәм һәм тырыш коллектив бүген дә шәһәр округында экологик хәвефсезлекне тәэмин итүгә, тирә-як мохитне саклауда билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә. Предприятие җитәкчесе, Русия торак-коммуналь хуҗалыгының почетлы, Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре Айрат Янбирдин белән корган әңгәмәбездә шул хакта сүз алып бардык.

  — Безнең эшчәнлек экологик хәвефсезлек, көнкүреш һәм сәнагәть калдыкларын җыю һәм үтилләштерү проблемалары белән бәйле, — дип  башлады ул сүзен. Җәйге чорда исә эш күләме тагын да арта, шәһәр урамнарын, юл буйларын тазарту да безнең иңгә йөкләтелә.

Мохитебез чиста булсын өчен коллективка күп көч салырга туры килә, чөнки шәһәр калдыкларны елдан-ел күбрәк “җи­тештерә”. Хәзер ул елына 250 мең кубометрга җитә. Дөрес, без контейнерларда җыелган чүпне вакытында чыгарырга, моның өчен махсус техниканы нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Ләкин әлеге тарифлар безнең чыгымнарны капламый диярлек. Без эшләгән тармакта “бер кеше­дән җыелган калдыклар нормасы” дигән төшенчә бар. Ул елына 1,023 кубометр исә­беннән куелган. Шул тариф­ның инде байтактан үзгәртелгәне юк. Гамәлдә, без шәһәр кварталларыннан чүпне ике тапкыр күбрәк чыгарабыз. Шундый сорау туа: нормадан арткан эш күләме өчен предприятиегә кем түләргә тиеш?

Без каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерүдә яңа нормативлар кертү мәсьәләсен хөкүмәт алдында да күтәргән идек. Анда шушы мәсьәләнең каралганын, безнең тәкъдимгә карата уңай фикергә килгәннәрен беләбез. Әзерләнгән документка ярашлы, коммуналь секторда нормативлар бер кешегә — 1,8, ә шәхси йортларда яшәүчеләр өчен 2,2 кубометр билгеләнгән. Бу саннар безнең эшчәнлектә реаль чынбарлыкка якын. Яңа норматив актлар, бәлки, алдагы елдан үз көченә керер, дип өметләнәбез.

  —  Айрат Гыйльметдинович, сез санитар чисталыкны булдыру өчен шәһәр кварталларындагы контейнер мәйдан-чыкларын яңа технологияләр буенча җиһазландыра башлагансыз икән.

  — Без былтыр ике кварталда контейнерларны яртылаш җиргә күмеп утырттык. Тәҗрибә шуны күрсәтте: мондый контейнерлардагы чүпне кояш нурлары җылытмый, шуңа начар ис тә килми. Икенчедән, аларны файдалану да уңайлы, йорт алдына эстетик яктан бер матурлык өстәлгәнгә халык та канәгать. Хәзер безнең эштәге шушы яңалык күпләрдә зур кызыксыну тудыра, чөнки мондый тәҗрибә тирә-якта юк иде. Самарада һәм Санкт-Петербургта гына көнкү­реш калдыкларын җыюда яңа технология кертә башлаганнар. Шундый контейнерларны төяү һәм бушату өчен махсус техника сатып алдык. Быел урындагы бюджет исәбенә тагын 80 контейнер сатып алынды. Әле шуларны урнаштыру өчен шәһәр­нең үзәк һәм көнчыгыш бистә­сендәге кварталларда мәйдан­чыклар әзерләү белән мәш­гульбез.

— “Спецэкотранс” пред­прия­тиесенең үз көче белән яңа полигон төзүе турында да ишеткән идек.

  — Әлеге полигон инде күп еллар буе шәһәр “җитештергән” чүп белән тулган. Без шул проблеманы республиканың Табигатьтан файдалану һәм экология министрлыгына да җиткергән идек. Алай булгач, яңа поли­гон­ның проектын әзерләгез, соңын­нан объектны финанслауда яр­дәм кулы сузарбыз, дип кайтардылар. Ләкин әйткән сүзләре сүздә генә калды. Дүртенче ел инде полигонны үз көчебез белән төзибез. Авырлыклар туса да, эшне туктатканыбыз юк. Хөкү­мәтнең ярдә­меннән дә баш тартмас идек. Ни дисәң дә, объектны тизрәк сафка кертү мөһим.

— Экспертлар әйтүенчә, бүген Русиядә каты көнкүреш калдыкларын сортка аеру станцияләре 50дән артмый. Шуларның берсе Октябрьскийда төзелгән.

— Әлбәттә, бу проектны гамәлгә ашыру җиңелдән булмады. Ярыйсы гына чыгымнар түгеп төзелгән бу комплекс безгә нинди файда бирә соң? Хәзер көнкүреш калдыклары тулысынча шушы линия аша үтә, ягъни икенчел чимал сыйфатында файдаланырга яраклы кәгазь, катыргы, тимер-томыр, пыяла, төрле полимерлар аерып алына. Шушы технологияне кертеп, без шәһәр биләмәсеннән чыгарылган чүп-чарның 20-25 процентын үтилләштерүдән котылдык. Калдыкларны сортка аерудан предприятие бүген хәтта әйбәт кенә табыш ала. Икенчел чималны без республикадагы һәм күрше төбәкләрдәге эшкәртүче предп­риятиеләргә җибәрәбез. Әйтик, ПЭТларны Казандагы завод кабул итеп ала, ә пыяла калдыкларын Уфадагы бер пред­приятиегә озатабыз. Үкенечкә каршы, икенчел чималны эшкәр­тү куәтләре Башкортстанда азрак. Ә комплекс безгә көнкүреш калдыкларының 50-60 процентын сортка аеру мөмкинлеге бирә. Яңа производствода 25 кешегә эш урыны булдырылды. Әлегә шундый линияләр Уфада һәм безнең Октябрьский шәһә­рендә генә эшләп килсә, быел Стәрлетамакта да яңа технологияне үзләштерә башладылар.

  Безгә каты көнкүреш калдыкларын җыюда һәм үтилләш­терүдә көнбатыш илләренең тәҗрибәсен киң куллана башларга кирәк. Аларда бит халык чүп-чарны сортка үзе аерып, аерым капчыкларга һәм контейнерларга үзе салырга күнеккән. Нишләп без шулай эшләмибез, дип сорарга мөмкинсез. Төп бәла шунда — бездә көнкүреш калдыкларын сортка аерган өчен кешеләргә бернинди стимул билгеләнмәгән, шуңа аерым контейнерлар куюдан  файда юк. Иң башта бу эшкә халыкны икътисади яктан кызыксындыру турында уйлашырга кирәк. Көн­күреш калдыкларының арта баруы, иртәме-соңмы, власть даирәләрен шушы проблемага әйләнеп кайтырга барыбер мәҗбүр итәчәк. 

— Сезнең предприятиенең эшчәнлеген экологик бизнес белән тиңләргә буладыр. Шуңа карамастан, “Спецэкотранс” энергия ресурслары өчен түләгәндә бернинди ташламалар  белән дә файдаланмый шикелле.

  — Экологик юнәлештә эшләүче кече һәм урта бизнес өчен электр энергиясенә тарифларны киметү хакында мәсьә­ләне без быел тагын күтәрдек. Ләкин бу проблема федераль дәрәҗәдәге вәкаләтләр белән бәйле, республика норматив базаны үзе генә үзгәртә алмый. Мине һәм экология өлкәсендәге башка белгечләрне тагын шул борчый: бүген безнең шәһәрдә һәм республикада автомобиль­ләрнең тузган шиналарын үтил­ләштерү зур проблемага әй­ләнде. Халык аны контейнер мәйданчык­ларына чыгарып ташлый. Безгә исә аны үтилләштерү катгый тыелган. Җитмәсә, якын-тирәдә эшкәртүче андый куәтләр дә юк.  Безнең республикада Нефтекамада гына махсуслашкан бер предприятие бар. Шиналарны үтилләштерергә тапшырган өчен без аларга үзебез акча түләргә тиеш. Сәнәгать предприятиеләре дә бу мәсьәлә­гә кул селтәп кенә карый. Безнең шәһәрдә генә дә ел саен контей­нерларга меңәрләгән автошина эләгә. Бу бәладән ничек котылырга соң? Минем карашка, каты көнкүреш калдыклары җыюда әле яшәп килүче кагый­дәләргә үзгәрешләр кертергә кирәк. Автомобиль ияләре тузган шиналарны үтилләштерү өчен махсус оешмаларга тапшыруны үзенә бер бурыч итеп алырга тиеш. Әлбәттә, тирә-як мохитебез чиста булсын өчен аларны эшкәр­түне бюджеттан финанслау да урынлы булыр иде.

Әңгәмәне Мидхәт Шәрипов оештырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»