06.06.2013 - Экология

Берне киссәң – меңне утырт!

“Иглин урманчылыгы”нда шушы девизга таяналар

Язгы чор урманчылар өчен бик тә тынгысыз вакыт. Сүз урманнарны янгыннардан саклау турында гына бармый. Әлбәттә, бу мәсьәлә дә бик мөһим. Кыш дәвамында киселгән агачлар урынына яңаларын утыртырга кирәк, ә моның өчен үсентеләр таләп ителә. “Иглин урманчылыгы”нда бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирәләр.

 — Таутөмән авылында унтугыз гектарда урнашкан питомникта эш кайный, — диде “Иглин урманчылыгы” җитәкчесе Юламан Каекбирдин. — Шушы көннәрдә карагай һәм чыршы орлыгы чәчтек. Арытаба иң җаваплы чор башлана. Үсентеләрне җәйнең кайнар кояшы харап итәргә мөмкин. Аларны исән-имин саклап калу өчен тирә-ягына пычкы чүбе сибәбез. Шул ук вакытта, үсентеләрне артык “очындырмыйбыз”. Алар табигатьнең кырыс шартларына күнегергә, яраклашырга тиеш. Ике елдан алар утыртырдай үсенте булып җитешә. Гомумән, ел саен бер миллион орлык чәчәбез, 70 гектарга 350 мең төп агач утыртабыз. Халык табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булган очракта гына үсентеләр агачлар булып үсеп җитәчәк. Шул хакта беркайчан да онытмасак иде.

Урманнарны тергезү инженеры Лиана Миңнеәх-мәтова ике яшьлек нарат үсентеләре янында мәш килә иде.

— Үткән елда җәй эссе булды, — диде ул. —  Күренүенчә, үсентеләрнең 30-35 проценты табигать сынавын үтә алмаган. Кызганычка каршы, ылыслылар эсселеккә чыдамый. Аның каравы, алар чатлама салкыннарны бар дип тә белми. Исән-имин кышлаганнарын күчереп утыртырга кирәк. Һәр агачны баламдай якын күргәнгә, минем өчен җаваплы һәм дулкынландыргыч мизгелләр җитә.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»