04.06.2013 - Экология

Планета үпкәсе газга тончыга

Бу ел илдә һәм республикада “Тирә-як мохитне саклау елы” дип игълан ителде. Ә 2007 елның 5 июненнән экологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгели башлады.  Республиканың тирә-як мохите нинди хәлдә? Аны саклау буенча тиешле чаралар тиешле дәрәҗәдә күреләме? Әлеге сораулар журналистларны матбугат конференциясенә җыйды.

Тирә-як мохитне саклаучылар исә-бенә, экологлардан тыш, әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче галимнәр, бу өлкәдә хезмәт итүче оешмалар, кеше сәламәтлеген саклауга өлеш кертүче башка хезмәткәрләр дә керә. Халыкның агачлар утырту, тирә-якны чүп-чардан чистартуга зур игътибар бирә башлавы куанычлы хәл. Мәктәпләрдә бу темага кагылышлы үтүче сыйныф сәгатьләре, төрле конкурслар, акцияләр киләчәк буынны табигатькә карата миһербанлы, игътибарлы итеп тәрбияләү максатында оештырыла.

— Табигатьне саклауга игътибар-ның кимегәне юк. Ә быел бу өлкәгә кагылышлы чаралар аеруча җанлы үтә. Бу җәһәттән сулыкларны, туфракны чистарту, чүплекләрне тәртипкә китерү һәм башка эшләр киң җәелдерелде. Атмосферага зарарлы матдәләр ташлаучы оешмаларның, заводларның да бу өлкәгә игътибары артты. Ә “Башнефть”, “Газпромтрансгаз” оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз.

Күптән түгел үткән “Коткарырга һәм сакларга!” акциясе дә халыкның бу өлкәгә игътибарын җәлеп итү  максатыннан оештырылды.   “Уфахимпром”, “Газпром нефтехим Салават”, “Уфанефтехим” һәм Семеновск алтын чыгару фабрикасының 2014-2025 елларга исәпләнгән федераль программа проектына кертелүе дә республикадагы  экологик хәлне яхшыртуга зур өлеш кертәчәк, — диде республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Ольга Лаздина.

Былтыр җәй Уфа һәм  Стәрлетамак  халкы һаваның чамадан тыш газлы булуын тойды. Бу уңайдан Стәрлетамакта урнаштырылган стационар станцияләр  һаваның сыйфатын тәүлек әйләнәсенә тикшереп торачак. “Башнефть” оешмасы файдалануга керткән яңа корылмалар да  ягулык сыйфатын күтәрә, ә бу, үз чиратында, автомобильләрдән чыккан зарарлы газлар күләмен берничә тапкыр кимет-кән. Бу оешма да киләчәктә һава торышын контрольдә тоту буенча датчиклар куячак. Белгечләр былтыр һавада фенолның, быел күкерт водо-родының чамадан тыш күп булуын билгеләгән. Республиканың 28 төбә-гендә һава сыйфатын билгеләүче җиһазлар куелуы бу өлкәдәге проб-лемаларның берникадәр хәл ителә-чәгенә ышандыра.

Матбугат конференциясендә эчәр су сыйфаты турында да сүз булды. Бу җәһәттән министрлыкның аналитик контроль идарәсе начальнигы Валентина Сафарова авыллардагы сулыкларда химик элементларның  күп булуы нәтиҗәсендә республикада яшәүче 1 миллион кешенең каты су кулланырга мәҗбүр булуын билгеләде.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»