17.03.2011 - Экология

Пычрак су гомерне кыскарта

Мартта Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн 1992 елда Рио-де-Жанейрода БДБ илләренең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үткәргән конференциясендә билгеләнде.

Җир шарында суның күпчелек өлешен диңгез-океаннар тәшкил итә, нибары 3 проценты гына төче су. Теоретик яктан караганда, җирдәге су ресурслары кешелек яшәеше өчен җитәрлек. Ләкин ихтыяҗ нык арта, шунлыктан күп илләр су җитмәүдән интегә. Монысы — бер мәсьәлә. Ә суның пычрануы тагын да зуррак куркыныч тудыра. Төче су планетаның нибары 40 процент өслегендә генә бар, калган 60 проценты төче су белән тәэмин ителми яки зур ихтыяҗ кичерә.

Кешенең эшчәнлеге җир йөзендә төче су җитмәүгә кире йогынты ясый. Мәсәлән, күпләп урманнарны кисү, шуның нәтиҗәсендә көтүлекләр юкка чыгу, туфракның үлүе табигатьне тәмам корыта. Ә болай да җитешмәгән төче суларның пычрануы яшәешне бигрәк тә киеренке хәлгә куя.

Һәр елда дөньядагы елгаларга 450 миллиард кубометрга кадәр сәнәгать калдыклары ташлана, шушы сәбәпле суда 13 000 төр агулы элемент җыела. Пычрак судан килеп чыккан чирләр аркасында җир йөзендә һәр 8 секунд саен бер сабый гомере өзелә, ел саен 500 миллион кеше авырый.

Җир шарында кеше гомере торган саен ныграк кыскара, диләр. Соңгы 30 елда ул 7 елга кыскарган. Әгәр шулай дәвам итсә, 50 елдан: “Без үзебезне һәм балаларыбызны коткару өчен ни эшләдек соң?” дигән сорауны бирергә кеше дә калмаска мөмкин. Ел саен миллионлаган русияле вакытсыз вафат була. Моның сәбәпләре күп: начар экология, социаль проблемалар, сугышлар, чирләр һ.б. Шулар арасында күзгә күренми торган тагын бер дошман бар: экологик яктан пычрак, яшәү өчен куркыныч булган су. Коткаручыбыз булырга тиешле су безне үтерергә мөмкин икән! Ә бу хәвефне бетерү өчен без нишләргә тиеш соң? Хәлне контрольдә тоту өчен без иң беренче чиратта дөреслекне белергә тиешбез.

Җир шарының өчтән икесен алып торган су — планета тормышының бишеге. Аның тереклекне бар итү көче дә, юк итү куәте дә бар. Соңгысы бигрәк тә бүгенге көнебезгә хас.

Гыйльми институт лабораторияләре билгеләвенчә, безнең илдә краннан аккан суның 90 проценты эчәргә яраксыз. Чөнки суүткәргечтәге суда төрле нитратлар, пестицидлар, нефть продуктлары, авыр металларның тозлары һ.б. тулып ята. Елгаларга предприятиеләр ташлаган калдыкларга канализация суы өстәлә, һәм эчәр суда эчәк таякчыклары, патоген микроорганизмнар, холера вибрионнары үрчи башлый.

Безнең илдә экология катастрофаларының күп мисалларын китерергә була. Мәсәлән, Уфада фенол катастрофасы вакытында әллә ничә көн буе кешеләр фенол белән агуланган су эчте. 1999 елда Кузбасста краннан аккан судан дизентерия коточкыч тизлектә таралды.

Соңгы чорда шәһәр халкы краннан су эчмәс өчен якын-тирәдәге чишмәләргә ташланды. Ләкин аларда да нинди генә зыянлы матдәләр юк! Хәтта артезиан коеларында да агулы матдәләр бихисап икәнлеген күрсәтә лаборатор анализлар.

Бүген Русия халкының яртысы сәламәтлеге өчен куркыныч булган хлорлы су эчә. Ләкин хлор — үзе үк агулы, судагы башка матдәләргә кушылып, ул хлороформ, хлорфенол кебек канцероген матдәләргә әверелә. Суда хлор кушылмалары күп булганда ул вирус чирләрен, пневмония, гастрит һәм иң куркынычы онкологик авыруларны китереп чыгарырга мөмкин. Хлорлы су белән юыну һәм аны иснәү шулай ук организм өчен бик зарарлы.

Тулаем алганда, пычрак су куллану нәтиҗәсендә, Җир шарында 2 миллиард кеше чирләп җәфалана, шул ук вакытта планетада 2,5 миллиард кеше эчәр су җитмәүдән интегә.

Бүгенге көндә Русиядә суүткәргеч торбаларның яртысыннан артыгы файдалану вакытын үткән. Сәнәгать предприятиеләренең 70 процентында агынты суларны чистарту җайланмалары юк, алар үз калдыкларын елга-күлләргә агыза.

Уфадагы су эчәргә яраклымы?

Уфада үткән торак-коммуналь хуҗалык коллегиясендә сүз җир өсте һәм җир асты сулары хакында, шулай ук яңа чистарту җайланмалары төзер өчен инвестицияләр җәлеп итү турында барды. 7 баллы пычрану шкаласында Агыйдел елгасы өченче урында тора. Әлбәттә, су сыйфатына агынты суларның килеп кушылуы нык тәэсир ясый. Моннан тыш, сулыкларга якын урыннарда кар таулары барлыкка килә. Республикадагы 204 предприятиенең 17се генә нормативларга яраклы рәвештә агынты суларын чистартып агыза. Ә 41 предприятие аны бөтенләй чистартып тормый. Уфалыларның кранына килгән суның 80 проценты — җир астыннан алынган, калганы — җир өстеннән. Шул ук вакытта, тикшерүгә алынган суның 19 проценты санитар-химик һәм бактериологик нормаларга туры килми.

Дөрес, Башкортстанда өч миллиард сум күләмендә финанслау каралган “Чиста су” программасын тормышка ашырып, 19 район су белән тәэмин ителәчәк. Бу максатка 500 миллион сум акча тотынылачак. Ләкин республиканың күп шәһәрләре һәм районнары бу программадан читтә кала.

Елгаларыбыз ярдәм сорый

Экологик экспедиция вәкилләре шулай дип белдерә. Безнең елгалар химикатлар белән тулы, ди алар. Иң пычрак су — Кармыш авылы янындагы Дим елгасы суы, аның пычраклыгы 4нче класска карый. Шулай ук Кыйгы, Зур Кизил, Сакмар, Зилаер һәм Павловка сусаклагычларында су сыйфаты нык начарлана. Суда бигрәк тә сульфатионнар, тимер, бакыр, азот, цинк, никель кушылмалары, шулай ук нефть продуктлары һәм фенол күп микъдарда. Алар организм өчен бихисап чир белән яный: баш авыртудан башлап онкологик авыруларга кадәр. Урал бассейнына караган Худолаз һәм Таналык елгасына бу яктан тиңнәр юк. Монда авыр металл кушылмалары куертма хасыйл иткән. Башкортстандагы күп заводлар үзләренең агынты суларын тупас механик чистарту җайланмасы аша гына үткәрәләр, ягъни нибары эре иләктән сөзәләр. Ә норма буенча агынты су фильтр аша үткәннән соң, микробиологик чистарту да үтәргә тиеш.

Башкортстан су ресурсларына ярлы республика түгел, ул үз халкын су белән тәэмин итә ала. Ләкин зур су запаслары булса да, республика бу потенциалны тиешенчә файдаланмый. Хуҗасызлык, нәтиҗәсез файдалануга, әрәм-шәрәм итүгә юл куела. Ел саен агынты сулар белән елгаларга 1,2 миллион тонналап зарарлы матдә агызыла. Республикада барлык җир өсте һәм җир асты сулары, бигрәк тә сәнәгать предприятиеләре урнашкан районнарда, антропоген тәэсир кичерә. Узган җәйдә, Агыйдел елгасының суы нык кимегәч, Уфада суга кытлык сизелде. Бары тик Йомагуҗа, Павловка, Нөгеш сусаклагычлары гына хуҗалыкларны авыр хәлдән коткарды. Коры, эссе җәйдә республиканың 22 районында эчәр су дефициты көн үзәгенә басты.

2009 елда Русия Федерациясенең 2020 елга кадәрге Су стратегиясе расланган иде. Бу иң беренче чиратта халыкны су белән тәэмин итүне күздә тота. Әлеге су стратегиясен гамәлгә ашыруга 700 миллиард сум акча җәлеп итү планлаштырыла, шуның 500 миллиардын федераль казна исәбенә. Су стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда 2010-2014 елларга “Чиста су” программасы гамәлгә ашырыла. Бу программаның инициаторы булып “Бердәм Русия” партиясе чыгыш ясый. Соңгы арада депутатлардан торган эшче төркем районнарга чыгып, хәл белән танышкан. Мәсәлән, Туймазы, Октябрьский шәһәрләрендә халык нормадагыдан ике тапкыр катырак су эчә. Моннан тыш, Туймазы районының кайбер авылларында коелар, чишмәләр бөтенләй кибеп беткән. 9 торак пунктта халык китерелгән судан файдалана.

 Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча Комитеты рәисе Франис Сәйфуллин әйтүенчә, Туймазы районында халыкны су белән тәэмин итү проблемасы “Башнефть” компаниясенә караган нефть чыгару объектларының җир асты суларына начар тәэсире белән бәйле. Уйланылмаган технологияләр куллану нәтиҗәсендә биредәге җир асты сулары нефть промыселының агынты сулары белән бутала. Эксперт нәтиҗәләренә караганда, күп коелардан, скважиналардан чыккан су бары тик техник максатларда куллануга гына ярый. Шул ук вакытта биредә су сыйфаты елдан-ел начарая. Шушындый ук киеренке хәл Чакмагыш, Бәләбәй, Краснокама районнарында да күзәтелә. Әнә шулай, нефтен суыртып алып китә-ләр дә, кара алтын чыккан районнарда яшәүче халыкка болганчык су, дегетле туфрак, агуланган һава торып кала.

Нефтекамада һәм Краснокама районында эчәр су нормадагыдан күпкә каты, җитмәсә, ул марганец белән зарарланган. Бу исә үзәк нерв системасы авыруларын китереп чыгара. Шундый ук проблемалар Сибайда, Баймак һәм Хәйбулла районнарында да күзәтелә. Аерма шунда гына — Урал аръягы сулыкларын тау токымнарын чыгару комбинатлары пычрата. Франис Сәйфуллин әйтүенчә, беренче чиратта нефть сәнәгатеннән зыян күргән районнарда су мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Бу районнарны чиста су белән тәэмин итүне финанслауда  иң беренче чиратта “Башнефть” компаниясен җәлеп итәргә кирәк.

Әлбәттә, моңарчы “Эт өрә тора — бүре йөри тора” принцибы белән яшәлде. Экологлар төрле һәлакәтләр турында чаң кага, ә һәлакәтне тудыручылар исләре дә китми, шулай яши бирә... Мондый вәхшиләрчә мөнәсәбәткә кайчан киртә куелыр?

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»