21.05.2013 - Экология

Тирә-як чистарып калды

Республикада экологик өмәләр тәмамланды. Торак пунктлары территорияләрен җыештыру һәм төзекләндерү максатында оештырылган чаралар кысасында полигоннарга һәм чүплекләргә 317 мең тонна каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.

Республикада 495 мең агач үсентесе утыртылды. Яшелләндерү буенча лидерлар сафында Миякә районы, анда 120 мең үсенте утыртылган.

1,3 миллион квадрат метр мәйданда юл түшәмәләре ремонтланган, 233 мең погон метрда торак пунктларын төзекләндерүнең башка эшләре башкарылган.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының дәүләт инспекторлары административ комиссияләр составында 1330 объектның табигатьне саклау таләпләренә ярашлылыгын тикшерде. Нәтиҗәдә, 316,3 мең сумлык штраф салынды, 167 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

Нина Никандрова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»