15.05.2013 - Экология

Туган йортыбыз ярдәмгә мохтаҗ

6нчы “в” сыйныфында экология дәресе бара.“Экологик белем дәресләре” дип аталган бу проект РФ Дәүләт думасы депутатлары тәкъдиме белән ил буенча тормышка ашырыла. Анда Башкортстаннан 560 мәктәп катнашырга теләк белдергән. Гомум алганда, бу проектка 50 меңгә якын укучы җәлеп ителгән. Акцияне үткәрүдә экологлар, укытучылар, студентлар  зур активлык күрсәтә. Экология дәресләре  Табигатьтән файдалану һәм экология, Мәгариф министрлыклары һәм муниципаль районнар тарафыннан оештырылган.

Бу чара үсеп килүче буынның экология юнәлешендәге белемен арттыру, укучыларда туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куя. Балаларга парта артына утырган беренче көннән үк “Табигать — туган йортыбыз” дип аңлатыла. Ни өчен үсә төшкәч,  алар тирә-якны пычрата башлый соң?  Бүгенге көндә табигатебез шундый чиктә ки, хәтта чаң сугарга вакыт җиткән. 

Икътисад, табигатьтән саксыз файдалануның нәтиҗәсе кешеләрнең сәламәтлегендә дә чагылыш таба. Уфа шәһәренең Сипайлово бистә-сендә урнашкан 159нчы мәктәбендә үткән экология дәресләрендә сүз шул хакта барды. Дәресне Гомумрусия “Халык фронты”ның төбәк оештыру комитеты әгъзасы Элиана Сәетова, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының эколог-инженеры Альбина Шәмсетдинова, “Русиянең таянычы” оешмасы әгъзалары алып барды.

Дәрес уен рәвешендә мавыктыргыч үтте. Балаларның экология өлкә­сендәге белем дәрәҗәсен сынап карау өчен аларга төрле сораулар бирелде. Шулай, мәсәлән, кәгазь, плас­тик сыешлыклар, алюминий банкалар, пыяланың һәм машина шин­нарының “яшәү” срогы турында сорауларга дөрес җавап бирүчеләр күп булды. Атап әйткәндә, пластик сыеш­лыкның, сыра банкаларының таби­гатьтә таркалу срогы — 100, пыяланыкы — 1000, йонныкы 1 ел. Уйлап карасаң, күпчелек очракта моның өчен бер кеше гомере генә җитми. Шулай итеп, балалар бу өлкәдә үзлә­ренең белдеклелеген күрсәтте. Терекөмешле лампалар, градусникларның да нинди хәвефле төркемгә керүләре, аларны кая тапшырырга кирәклеген дә биредә беләләр. Бу очраклы түгел икән. 6нчы “в”ның сыйныф җитәкчесе Флүрә Ризаеваның сүзләренә караганда, балалар макулатура тапшыру буенча мәктәптә беренче урынны алган, экологик өмәләрдә катнашып, мәктәп яны урамыннан гына да 26 капчык чүп җыеп тапшырган. Гому­мән, мәктәптә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә.

Эколог-инженер Альбина Шәмсет­динова балаларны чималны икенчел эшкәртү  белән җентекле таныштырды. Макулатурадан, пластик сыешлыклардан нинди продукция чыгарылганын конкрет әйберләр мисалында сөйләп күрсәтте. Ә “Русиянең таянычы” оешмасының төбәк бүлек­чәсе вәкиле Денис Мусин бу өлкәдәге чит ил тәҗрибәсе белән таныштырып үтте. Ул балаларда бик күп сораулар тудырды. Ни өчен, мәсәлән, чит илдә тәмәке төпчеге ташлаган өчен дә зур-зур штрафлар салына, ә бездә машина белән чүп Пластик сыешлыклар өчен аерым контейнер билгеләнгән.китереп аударсалар да моңа игътибар итүче юк? Чыннан да, балаларга белем бирү — бер, ә мәктәп ихатасыннан чыгу белән алар чынбарлык белән күзгә-күз очраша. Монда ниндидер законнар да эшләр­гә, аларның тормышка ашырылуын контрольдә тотучылар да булырга тиештер бит. Дә­рестә катнашкан оешмалар вәкил­ләре киләчәктә андый законнар барлыкка киләчәгенә ышаныч белдерде. Чыннан да, барыбыз да табигать кочагына чыгып саф һава суларга яратабыз. Әмма кайбе­рәүләр үзләреннән соң тау кадәр чүп өемнәре калдыра. Андый өемнәрдән хәзер чын таулар хасыйл булды, океаннарда хәтта чүп утраулары барлыкка кил­гән, дигән хәбәрләр ише­телә. Ахырзаманны үз кулларыбыз белән якынайтабыз түгелме? Бу, чыннан да, глобаль проблемага әве­релде, монда кешеләрнең аңын һәм җәм­гыятьнең моңа карашын үзгәрт­мичә, экологик проблемаларны ныклап аңламыйча һәм аларны хәл итүдә һәр кешенең катнашлыгыннан башка килеп туган хәлне төзәтеп булмаячак.

Дәрестән соң балалар мәктәп ихатасына ПЭТ-сыешлыклар өчен куелган контейнерга хәтсез савыт китереп салды. Ихата алдында башка сыйныф укучылары тышкы урамны тазарта иде.

Экологик ункөнлек эчендә башка мәктәпләрдә дә табигатьне саклауга багышланган дәресләр үтте. Шушы көннәрдә аларга нәтиҗәләр ясалачак.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»