15.05.2013 - Экология

Имәннәр шаулап үсәр

Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Сыерышбаш авылы янында, халык телендә “Аркылы тау” дип аталучы калкулык итәгендә элек шаулап үскән имәнлекне тергезү акциясе зур оешканлык белән үтте.

Күңелләрне дәртләндереп күңелле көйләр, милли моң агыла. Киң яланга яше-карты җыелган. Әгәр кулларындагы көрәк-чиләккә игътибар итмәсәң, сабантуйга җыелганнар, дип уйларга да мөмкин. Балалар, үсмерләр күп. Әйткәндәй, алар Сыерышбаш, Тозлыкуш, Имәнлекул, Каразирек, Чакмагыштан һәм башка мәктәпләрдән килгән. Өмәдән, шулай ук, районның хуҗалык җитәкчеләре, барлык авыл биләмәләре хакимият башлыклары да читтә калмады. Ә инде авылның үз халкы иртә таңнан биредә: берәүләр тәкә суеп казан аскан, икенчеләр исә чәй табыны хәстәрли. “Алга” колхоз-кооперативы җитәкчелеге (рәисе — Рушан Гайсин) табын муллыгын үз өстенә алган, иң оста пешекчеләрен чакырган.   

 Бүген без Аркылы тауга кабат җан өрергә җыелдык. Әлеге акция – авыл кешесенең табигать белән бер-берсеннән аерылгысыз булуының тантанасы ул. Имәннәр шаулап үсәр, килер буын шул яшел калканга карап, бүгенге хезмәтебезне искә алыр, ихтирам итәр. Бу көн данлы тарихыбызның гүзәл бер вакыйгасы булып калыр, – диде район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм шушы чараның инициаторы Касыйм Йосыповка рәхмәт сүзен җиткерде. Касыйм Мөхәммәтназыйф улы   – Сыерышбаш авылының сөекле улы. Даны еракларга таралган. Ул – икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигать фәннәре академиясе әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан дәүләт университетының икътисад кафедрасы мөдире, публицист, “Имәннәр”, “Сыерышбаш хикмәтләре”, “Тамырлар” китабы һәм “Йосыф Сыерышбаш” китаплары авторы.

— Аркылы тау үземне белә башлаганда ук истә калган иң якты хатирәләрнең берсенә. Дүрт яшьлек чагымда апам, ахирәте Миңнефая белән мине ияртеп, Аркылы тауга җиләккә алып барды. Тау дигәч тә, тау түгел инде ул,  тыйнак кына калкулык. Итәкләрен яшь имәннәр сырып алган. Куак төпләрендә җир җиләге пешкән. Апалар, “Галиябану” көенә җырлый-җырлый, җиләк җыя... Дистә еллар узды, шул җыр һаман колагымда чыңлый.   Ә Аркылы тау – безнең балачак иле, үсә төшкәч тә җиләген, бөрлегәнен чиләкләп җыйдык.  Тау башындагы чатлы баганага үрмәләп, күрше район җирләрен, Кирәмәтнең җил тегермәннәрен, Сөере тауларын, Манъязы буйларын күзәтә идек. Дөньяда моңардан да матуррак манзаралар бар микән? — диде Касыйм ага.

Сугыш чорында Аркылы тауның йөзьяшәр имәннәреннән күмер төшереп, олау-олау Бүздәккә ташыганнар.  Аркылы тау кабат баш калкыта, имәнлеккә әйләнә башлаганда яңа афәт аларның гомерләрен өзә. Бу юлы яшь имәннәр нефтьчеләрнең  авыр техникасы астында кала. Әйе, илгә Аркылы таудан бихисап нефть китә тора. Аны сату бәрабәренә килгән алтын акчаларның файдасы урындагы халыкка юк дәрәҗәсендә. Югыйсә, һичьюгы үзең корыткан яшеллекне кире кайтар да бит...  Юк шул. Аркылы тауның һәлакәте бер нефтьчеләр өлеше белән генә чикләнми. Планлы-административ хуҗалык итү елларында яфрак-азык хәзерләү барышында яшь үсентеләр кырып киселә.

Агач утырту – саваплы гамәл, әмма үсентеләр алынып китсен өчен дөрес утырта белергә дә кирәк бит әле. Районның тәҗрибәле урманчысы Рамил Вәлиәхмәтов өмәчеләргә эшнең тәртибен аңлатты. Бакалы урман хуҗалыгына үсентеләр алырга да алар Тозлыкуш авыл хакимияте башлыгы Раил Латыйпов белән бергәләп барганнар, 4 мең данәдән артык үсенте алып кайттканнар. “Алга” кооперативының алдынгы механизаторы Галләметдин Хафизов җирләрне алдан әзерләп куйганлыктан, буразналарга үсентеләрне утыртып чыгу өмәчеләргә җиңеллек тудырды. Ә Аркылы тау итәгендә иң беренче рәткә тәүге имән үсентесен нәкъ район хакимияте башлыгы Риф Йосыповның утыртуы символик мәгънәгә дә ия булды – әлеге ир узаманы башлаган һәр эш, һичшиксез, районыбызны югарырак биеклекләргә әйди тора. Бу юлы да шулай булачагы бәхәссез.

Күмәк көч яу кайтара, дигәндәй, эш тиз тәмамланды. Һәркем күбрәк эшләп калырга омтылды. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренең бердәм эшләвен күрү бик күңелле. Сыерышбашта туып үскән, бүген Чакмагышта гомер кичерүче 92 яшьлек Мөзәянә апа Әминева да өмәдән читтә калмаган.   

Имәнлекул авылыннан килгән Рәмилә Шәрипованың да өмәдә үз өлешен кертә алуына күңеле канатланган. Ул гомере буе кино куючылар арасында иң тәҗрибәлесе иде һәм республика буенча гел алдынгы булып эшләде, “Почет билгесе” орденына лаек булды.

Өмә тәмамлангач та бәйрәм дәвам итте. Сәхнә йолдызлары матур җырлар башкарды. 

Өмәдән һәркем бүген утыртылган  имәннәр киләчәктә күкрәп үсәр, яшәгән җиребез яшеллеккә төренер, эчәр суларыбыз сафланыр, хозур табигать кочагында үзебезнең игелекле эшебезне күреп сөенешеп ял итәрбез, дигән якты өмет белән таралышты.

Рәзифә Сәхәпова.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»