26.04.2013 - Экология

Экологлар берләшә

24 апрельдә Уфаның “Башкортостан” кунакханәсендә “Яшелләр альянсы – Халык партиясе” җитәкчелеге матбугат конференциясе үткәрде, республикада яңа фиркане үстерү планнары турында сөйләде.

– “Яшелләр альянсы – Халык партиясе” 2012 елның 24 апрелендә үткән съездда оештырылган иде. “Яшелләр альянсы” экологлар, галимнәр, белгечләр, партия тарафдарларын берләштерде, – диде партия лидеры, билгеле бизнесмен, галим, сәясмән һәм эколог Глеб Фетисов. – Съезд партиянең сәяси программасын кабул итте.

“Яшелләр альянсы”ның максаты – Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда җиде процент үрен үтү һәм республика парламентында “яшелләр” фракциясе төзү.

Партия җитәкчесе Глеб Фетисов фикеренчә, “Яшелләр альянсы”ның экологик проектларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән Башкортстан Русиянең өстенлекле субъекты булып тора.

– Без республиканы экологик яктан савыктыру буенча программа эшләячәкбез. Башкортстанда халыкара экологларны чакырып зур конференция үткәрергә ниятлибез, – диде Глеб Фетисов. – Шулай ук партия эшкуарларга тәкъдим итү өчен инвестиция программасы әзерли. Республикага без Европа һәм Азиядән “яшел” технологияләр китерергә телибез. Бу хакта Уфада үтүче экологик эшкуарлар съездында да фикер алышачакбыз.

Матбугат конференциясендә партиянең тирә-як мохитне саклауда ирешкән казанышлары, шулай ук “Яшелләр альянсы – Халык партиясе”нең 12 мартта оештырылган Башкортстан бүлекчәсе белән таныштырдылар. Сәнәгатьче, галим һәм эколог Ринат Әбделмәҗитов партиянең төбәк лидеры булып тора.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»