26.04.2013 - Экология

“Яшел” бизнес киләчәкне кайгырта

Кичә республика эколог-эшкуарларының икенче  съезды булды.

Чараның әһәмиятен анда Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның, Федерация Советының Оборона һәм хәвефсезлек буенча комитеты рәисе урынбасары Рудик Искужинның, “Яшелләр альянсы — Халык партиясе” рәисе Глеб Фетисовның катнашуы дәлилли. Эколог-эшкуарларның чираттагы съезды бер түбә астына власть һәм җәмәгать органнары вәкилләрен, экологларны һәм шәхси эшкуарларны җыйды.

2005 елда үткән беренче съезддан соң бу өлкәдә уртага салып хәл итәрлек шактый проблемалар җыелган. Шуларның көн тәртибенә куелганнарыннан берничәсен сызык өстенә алырга мөмкин. Болар — җәмгыятьтә “яшел” эшкуарларның ролен бәяләп бетермәү, экология-эшкуарлык өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар базасының камил булмавы, дәүләт һәм муниципальара мөнәсәбәтләр, экологик туризм һәм башкалар.

Башкортстанда экологик хезмәт һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән продукция җитештерү базарының үсеш тенденциясе, тулаем алганда, бүгенгә уңай яклап бәяләнә. Әмма экологик эшкуарлык арытаба  нәтиҗәле үсешсен өчен республикада уңай шартлар тудыру бурычы тора.

— Индустриальләштерү һәм икътисади үсеш, кызганычка каршы, экологияне нык боза. Болай булырга тиеш түгел, чит илдә предприя­тие­ләр табигатькә зыян китер­мәүче юллар эзләп табарга өйрәнгән, — диде Президент Рөстәм Хәмитов һәм кеше сәламәтлегенең 25 проценты тирә-як мохиткә бәйлелеген билгеләп үтте.  Кешеләрнең табигатькә карата битарафлыгы  да Президентны хафага са­ла. Кар астыннан тау-тау чүп өемнәре килеп чыгуын вәхшилеккә тиңләп, Президент  эколог-эшкуарларны алар белән көрәшкә чакырды. Экология-эшкуарлык дөньяда хәзер иң эре тармакка әйлән­гән. Германиядә, мәсәлән, бу базарда миллиардлар әйлә­нешкә кертелгән. Безнекеләр өчен дә биредә киң офыклар ачыла. Чит ил компанияләре күптән инде безнең илдәге сәнәгать һәм каты көнкүреш калдыкларына “күз салып” өлгергән. Мондый предприя­тиеләр бүген дөньяда зур үсеш алган.

Президент, шулай ук, бу мәсьәләдә урындагы власть органнарының ролен билгеләп үтте. Эшкуарларга ташламалар ясауга, законнар базасын ныгыту кирәклегенә, бу җәһәттән конкрет чараларга тукталды,  ярдәм күрсәтү өчен властьның һәрчак ачык булуын әйтеп үтте һәм министрлык алдында законнарга тәкъдимнәр кертү һәм тармакны үстерүгә юнәлтелгән конкрет проект әзерләү бурычы куйды.

Съездда Табигатьтән файдалану һәм экология  министры Илдар Һадыев, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров һәм башкалар чыгыш ясады. Съезд кысаларында туризм, производство калдыклары һәм табигатьне саклау технологияләре буенча секцияләр эшләде. Тармак үсешен  һәм аның нәтиҗә­лелеген тәэмин итү максатында съезд ахырында махсус карар кабул ителде.

Рәзилә Низамова.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»