18.04.2013 - Экология

Үзебез кайгыртмасак...

Тәтешле районында үткән төбәк киңәшмәсендә мал авыруларының авыл хуҗалыгына зур матди зыян салуы, кеше гомеренә куркыныч тудыруы проблемалары да күтәрелде. Бу җәһәттән Башкортстан Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев төрле авырулардан үлгән малларны һәм эшкәртүдән барлыкка килгән биокалдыкларны утильләштерү мәсьәләсенең әле дә тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәве турында җиткерде. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, мал күмү урыннары ветеринария таләпләренә җавап бирми һәм аларның күпчелеге әлегә кадәр хуҗасыз кала.

Республикада бер миллион җиде йөз җитмеш меңнән артык баш мал исәпләнә. Шуңа терлекчелек тармагын биокал­дыкларны, үлгән малларны, ит эшкәртү комбинатлары калдыкларын утиль­ләштерү технологиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Дөрес, бу юнәлештә эш даими алып барыла. Республика буенча 1275 биотермик чокыр һәм мал күмү урыны, зур шәһәрләрдә үлгән малны яндыручы 16 мич бар. Әмма үләт чокырларының күпчелеге өчен беркем дә җавап бирми, ягъни хуҗалары юк. Шулай ук аларның яртысыннан артыгы санитар нормаларга туры килми, 13 мич тә чистарту фильтрлары белән тәэмин ителмәгән. Мондый хәлне күтәрелгән мәсьәлә буенча илдә тиешле конкрет законнар кабул ителмәгәнлеге, булган­нарының эшләмәве һәм аларның финанс ягы тәэмин ителмәгәнлеге белән дә аңлатырга була. Ветеринария-санитар кагыйдәләр буенча биотермик һәм үләт чо­кырларын төзү өчен урынны сайлау җирле хакимият, ветеринария станциясе һәм санитар-эпидемиологик күзәтү үзәге, җир төзелеше комитеты вәкилләре белән берлектә башкарыла. Аларны коры, биек, су чыганакларыннан еракта, көтүлекләрдән һәм мал куу урыннарыннан 200 метр, торак, җәмәгать биналарыннан, фермалардан бер чакрым, автомобиль һәм тимер юллардан 60-300 метр читтә төзү күзалланган. Мондый урынның мәйданы 600 квадрат метрдан да ким булмаска һәм ул территория 2 метр биеклектәге койма белән уратып алынырга тиеш. Койма эчендә 0,8-1,4 метр тирәнлектә һәм 1,5 метр киңлектә траншея казыла, балчыгы ярны биегәйтеп эчке якка өелеп бара. Коймада капка ясалып, траншеягә күпер салына. Шушы мәйданда өсләре яхшылап ябылган ике-өч чокыр, үлгән малны яру өчен өстәл, махсус җиһазлар һәм препаратлар саклау өчен бикләнүче будкасы да булырга тиеш. Үләт чокырына ел әйләнәсенә килеп булырлык итеп юлы да төзелә. Билгеләнгән таләп­ләрнең бер пункты үтәлмәсә дә ул урыннар санитар норма­ларга җавап бирми, ә алардан күренүенчә, бу эш байтак чыгымнар сорый. 131нче федераль закон буенча авыл Советлары, хакимиятләре үз территорияләренең эпи­демио­логик һәм эпизоотив иминлеген тәэмин итәргә тиеш. 1995 елның декабрендә Баш дәүләт ветеринария инспекторы тәкъдим иткән һәм 1996 ел башында Юстиция министрлыгы теркәгән үлгән малны, биологик калдыкларны утильләштерү турындагы кагыйдәдә пред­приятие һәм оешмалар фай­даланучы үләт базы, биотермик чокырлар үз исәпләренә тотыла, калганнары муниципаль милекнеке дип кабул ителгән булган. Әмма 2006 елның июнендә Русия Федерация­сенең Югары суды карары белән бу кагыйдәдән “калганнары муниципаль милекнеке” дигән өлеш алынган. Хәзер ветеринария идарәсе, урыннардагы станция хезмәткәрләре бу объектларның начар торышлары буенча административ протоколлар төзеп эшне тәртипкә салырга тырышулары да урыннардагы суд карары нигезендә юкка чыга, чөнки алар шушы соңгы үзгәрешкә таянып эш итәләр. Нәтиҗәдә кайбер хуҗалык итүче предприятие-оешмаларның, бигрәк тә халыкның кош-корт, вак, хәтта эре мал мәетләрен каты көнкүреш калдыклары полигоннарына, тиреслекләргә, иске фермаларга,  авыл чүплек­ләренә һәм башка урыннарга илтеп ташлау очраклары еш очрый. Элек законнар көчле чагында мондый күренеш юк диярлек иде. Һәр авылда махсус урыны билгеләнгән һәм кешеләр эре малны гына түгел, кош-кортын да, үлгән эт-песиләрне дә шунда илтеп махсус чокырга ташлыйлар яки күмәләр иде. Мондый хәл үз чиратында тирә-як мохитне пычратуга китерә, алай гына түгел, шул төбәктә яшәүчеләр өчен санитар-эпидемиологик хәлнең начараю куркынычы белән яный, чөнки күмелмәгән үлгән мал янына кошлар, хайваннар җыела һәм төрле авырулар таралуга булышлык итәләр.

Югарыда телгә алынган киңәшмәдә бу юнәлештә эш барышын махсус таблицада бәян иттеләр. Аннан күренүенчә, Тәтешле районындагы 48 үләт чокырының берсе дә санитар нормаларга җавап бирми. Районда бу мәсьәлә 1996 елда ныклап күтәрелә һәм аны контрольдә тоту район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Әнвәр Сабанаковка йөкләтелгән. Шушы чорда 40тан артык үләт һәм биотермик чокыр төзелгән. Тәҗрибәле белгеч аңлатуынча, хәзер мондый урыннар һәр авылда, терлекчелек объектлары янында диярлек булдырылган. Ә аларның санитар нормаларга җавап бирмәве, нигездә, киртәләп алынган урыннарда барлык таләпләрнең үтәлмәве белән аңлатыла. Моның өчен зур чыгымнар кирәк, ә районда андый мөмкинлекләр юк. Халык арасында аңлату эшләре дә киң җәелдерелгән. Станция начальнигы Нурия Ваһапова, аның урынбасары, белгечләр хуҗалыкларда үткән җыелышларда, авыл җыеннарында даими катнаша, шулай ук район гәзите аша да чыгыш ясый. Алар Республика Президенты Рөстәм Хәмитов инициативасы белән авыл Советларына, хакимиятләренә акча бүленүе дә бу юнәлештә эшне уңай якка кузгату мөмкинлеге бирәчәгенә ышана. Узган елда ике авыл Советында шушы ярдәм исәбенә үләт чокырлары төзелгән.

Әйе, үзебез яшәгән урынны үзебез үк пычратып, төрле куркыныч авырулар таралу мөмкинлегенә юл кую һич дөрес түгел. Моны төбәгебез җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Әлеге вакытта ветеринария идарәсе тарафыннан шушы мәсьәләләрне хәл итү буенча 2013- 2015 елларга республика максатлы программасы тәкъдим ителде һәм ул төрле министрлыклар, ведомстволар белән килешү стадиясендә. Ә безгә, кемдер китереп биргәнне көтеп утырмыйча, булган мөмкинлекләрдән файдаланып тәртипле яшәргә өйрәнергә вакыттыр.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»