21.03.2013 - Экология

Чүп эшкәртү чүп эш түгел

Күптән түгел матбугатта көнкүреш калдыкларын аерып җыючы Стәрлетамак предприятиеләре турында язылган иде. Яңа технологияләргә нигезләнеп корылган бу предприятиеләр халыкта зур кызыксыну тудырды. Ә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентларында бу предприятиеләрне үз күзләре белән күрү теләге туды.

Ике яклы сөйләшүләрдән соң, “Вториндустрия” белән  “Табигать” предприятиеләре талибларны кабул итәргә ризалык белдерде. “Экотехнология” әлегә мондый очрашудан баш тартты. Студентлар сәяхәткә үзләре белән бергә 14нче мәктәп укучыларын да алды.

“Вториндустрия”дә аларны пред­приятиенең яшь җитәкче­ләренең берсе Сергей Виссарионов каршы алды.

Талибларны һәм укучыларны иң тәүдә ни өчен чүпнең чамадан тыш күп җыелуы һәм аннан котылу өчен нинди чаралар күрелүе кызыксындыра иде. Сергей Виссарионов яшьләрне көнкүреш калдыкларын кабул итүдән алып аларны икенчел чималга әйләндергәнче нинди процесслар үтүе белән җентекләп таныштырды. Аның әйтүенә караганда, кабул итү пунктына Стәрлетамакның 60 процент каты калдыклары тапшырыла. Транспортердан алар, конвейер аша үтеп, төрләргә аерыла һәм пресслана. Биредә бигрәк тә пластик шешәләрнең, алюминий бан­каларның һәм иске кием-салымның күп булуы күзгә чалына. Әлбәттә, аларны предприятиеләр икенчел чимал итеп файдалана ала, шуңа алар төрле предприятиеләргә җибәрелә. Ә   калган чүп 10 тапкыр кимеп, полигоннарга озатыла.

 “Табигать” предприятиесендә дә талиблар полигондагы эшчәнлек белән танышты, калдык саклагычлар, аларның экологик хәвеф­сезлеге, файдалану срогы белән кызыксынды, бүгенге көнгә булган яңа технологияләр белән якыннан таныштылар. Билгеле булуынча, Башкортстанда мондый полигоннар өч дистәдән артмый. Эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганнары, билгеле, күпкә артык.

Сәяхәт вакытында шушы эшкә батырчылык иткән кешеләргә карата саклану һәм рәхмәт хисләре дә тоя­сың, чөнки әлеге вакытта чүп эшкәртү Русиядә  иң зур проблемаларның бер­се булып кала. Икенче яклап, безнең халыкның шулкадәр исра­ф­лыгы күңелне кыра. Сакчыллыкка, булган әйберне әрәм-шәрәм итмәскә, чүпне аерып җыярга кайчан өйрә­нербез икән? Моны кайчан булса да башларга кирәк бит.

Сәяхәт вакытында талибларга “Сода” предприятиесе каршындагы уникаль музей — Шах-тау  известь карьерында булу, аңа нигез салучылар белән очрашу, данлы шиханнарны якыннан күрү бәхете тиде. Педагогия университеты бирегә экскур­сияләр оештыруда хәзер башкаларга да ярдәм итәргә әзерлек белдерә. Мондый сәяхәтләрнең әһәмияте — яшьләргә экологик белем бирүдән тыш, халык арасында агарту эшләре  алып бару.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»