21.03.2013 - Экология

Кеше баеган саен калдыклары арта

Белүебезчә, һәр төбәктә, һәр муниципалитетта экологик хәвеф­сезлекне тәэмин итү, тирә-як мохитне саклау буенча программалар кабул ителгән. Хәзер инде билгеләнгән чараларны финанслау һәм гамәлгә ашыру иҗтимагый хәрәкәтнең мөһим бер юнәлешенә әйләнергә тиеш. Бу җәһәттән Табигатьтән файдалану һәм экология министр­лыгының территориаль органнарына зур җаваплылык йөкләтелә, чөнки бу өлкәдә дәүләт күзәтчелеге функция­ләрен үтәү нәкь шушы оешмалар карамагына тапшырылган.

Кабул ителгән экологик программаларның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен нинди эшләрне алгы планга куярга тиешбез? Министрлыкның Туймазы территориаль идарәсе начальнигы Артур Хәертдинов белән әңгәмәбез шул хакта.

— Безнең идарә карамагына 9 муниципаль район һәм бер шәһәр керә. Территориядә сәнәгать предприятиеләре дә, халык та тыгыз урнашкан. Мондагы җирләр аеруча нефть яткылыкларына бай, шулай ук безнең биләмәләр аша магистраль нефть һәм газүткәргечләр сузылган. Билгеле ки, “кара алтын” чыгаручылар, бораулаучылар эшләгән төбәктә экологик контроль дә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.

— Артур Фаилевич, Туймазы районын­да­гы “Кандракүл” табигый паркы бүген нинди хәл­дә? Берзаман анда су­ның кимүе турында сүз булган иде.

— Хәзер борчылырга урын юк. “Кандракүл” табигый паркын берничә зонага бүлдек. Парк биләмәсендә аерым сакланучы урыннар да бар. Аның ял итү зонасында җәй турист­ларның агымы бик тә көчле, көненә меңәрләгән машина килә. Менә шундый шартларда  күлнең флора һәм фаунасына экологик күзәтүне һич тә йомшартмау таләп ителә.

— Күл буенда тау чаң­гысы комплексы төзелү дә табигый парк өчен эзсез үтмәгәндер?

— Әйе, бездә бит тирә-як мохитне саклау законнарын бик санга сукмыйлар. Шулай да без килеп туган мәсьәлә­ләрне инвесторлар белән уңай хәл итү юлларын эзлибез. Кайчак судка мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Күлнең таулы-урманлы көньяк ярында күп кенә савыктыру учреждение­ләре, туристик базалар урнашкан. Без аларның хуҗаларына, арендаторларга күптән шуны тәкъдим итәбез: үзегез өчен уңайлыклар тудыру турында гына кайгыртмагыз, машиналар өчен махсус туктау урыннары төзегез, автотран­спорт­ның табигый паркка кире йогынтысын киметү хакында да уйлагыз, дибез. Баш­корт­станның бер энҗесе саналучы Кандракүлгә калдык суларның агып төшүе дә безнең экологларны борчуга сала.

— Соңгы елларда көнбатыш төбәктә дә су объектларын саклау буенча зур гына эшләр га­мәлгә ашырыла, елга бас­сейннарында эре гидротехник корылмалар төзелә.

— Индустрия куәтләре үсеш алгач, халык тыгыз урнашкан территориядә су куллану күләме дә арта. Кече Нөгеш елгасындагы сусаклагыч Туймазы шәһәре халкының сыйфатлы эчәр суга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен төзелде. Район өчен бу проектның әһәмияте бик зур. Хәзер ясалма Нөгеш диңгезе шәһәрне сыйфатлы су белән тәэмин итә. Әлеге көндә Атнагул — Туймазы суүткәргеченең икенче чираты төзелә. Якын килә­чәктә Октябрьский шәһәре дә Ярмәкәй районындагы Стәвән­җә буасыннан чиста су ала башлаячак.

Гомумән, безнең төбәк өчен су ресурсларын нәтиҗәле файдалану мөһим бурыч булып кала. Елгалардагы суның чисталыгы мәсьәләсен күрше тугандаш республиканың җа­ваплы оешмалары белән бер­лек­тә контрольдә тотабыз. Бервакыт алар безгә Ык елгасы­ның үрге агымыннан ниндидер зарарлы матдәләр агып төшүе турында хәбәр итте. Тикше­рүләр үткәргәч, моның сәбәбе дә ачыкланды — Бишбүләк районы биләмәсендәге ташландык бер тирес түгү урыны суны агулаган икән. Язгы ташкында яр буйлары ишелеп,  тиреслек суы елгага аккан. Урындагы хакимият белән берлектә су агымын элекке хәленә кайтару чараларын күрдек.

— Экспертлар әйтүен­чә, экологик хәвефсезлек бүген, тәү чиратта, сәнә­гать һәм көнкүреш калдыкларын түгү һәм үтилләштерү проблемасы белән бәйле.

— Үкенечкә каршы, кешелек дөньясы калдыкларны елдан-ел күбрәк “җитештерә”. Туймазы шәһәре һәм районында 2011 елда 133,8 мең тонна калдык барлыкка килсә, былтыр шул сан 168,3 мең тоннага җитте. Тагын бер сан барысын да уйландырырга тиеш: районда һәр кешегә елына 1,5 тонна чүп-чар туры килә.

— Районнарда булганда авыл хакимиятләре башлыклары еш кына шуңа зарлана: көнкүреш калдыкларын җыю һәм урнаштыру тиешле тәр­типтә оештырылмаганлыктан безгә зур штраф салалар, ә безнең шул эшкә махсус оешмаларны җәлеп итәргә акча юк, диләр.

— Без законда язылган таләпләрдән чыгып эш итәбез. Шуны аңласыннар: авыллардагы чүплекләргә карата санкция куллану белән генә эш бетми. Күп урыннарда аның проекты да, экспертизасы да юк. Билгеле, мондый чүп­лек­ләр тирә-якны пычрата. Әл­бәттә, тиешле документларны алу өчен ярыйсы гына чыгымнар түгәргә кирәк. Бу җәһәттән Туймазы районында уңай тәҗ­рибә бар. Атап әйткәндә, Кәк­ребаш, Төмәнәк, Илчембәт, Гафур, Югары Бишенде, Түбән Троицкий, Серафимовка, Собханкул муниципаль берәм­лекләрендә чүп чыгару эше  “тамгалы капчык” системасы буенча оештырылган. Атнага бер тапкыр махсус машина авыллардан, көнкүреш калдыклары тутырылган капчыкларны төяп алып китә.

Гомумән, безгә каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру, эшкәртү һәм күмү эшләрен тәртипкә салырга кирәк. Шул максаттан республикада программа кабул ителде. Якын киләчәктә Туймазыда чүп эшкәртү заводы төзү күз уңында тотыла. Бәләбәйдә полигон төзү буенча эшләр җәелдерелде. Әлегә безнең республикада Стәрлетамак шәһәрендә генә шундый завод бар.

— Безнең якларда ябык грунтта яшелчә үстерүче крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар күп. Мондый ху­җалыкларда полиэтилен калдыклар күп кала. “Ландыш” крестьян-фермер хуҗалы­гының “Полимер” пред­прия­тиесендә елына 1 мең тонна полимер калдыклар эшкәртелә, грануллардан исә төрле көн­күреш товарлары җитеш­те­релә. Төбәктәге экологик хәлне яхшыртуда хосусый инвес­торларның эшчәнлеге хуплауга лаек.

Җир-суыбыз, яшәгән мохитебез чиста булсын өчен һәр­кем экологик культурага ия булырга тиеш. Шул чакта гына без табигатебез биргән байлыклар белән акыллы файдалана башлаячакбыз.

Әңгәмәне Мидхәт Шәрипов язып алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»