13.03.2013 - Экология

Киндернең гаебе юк

Экология турында сүз чыктымы, иң тәүдә җиңел һәм авыр сәнәгатьне, нефть һәм газ чыгаручыларны пыран-заран китереп ташларга яратабыз. Әлбәттә, сулаган һавабызга, эчкән суларыбызга аларның да кире йогынтысы бар. Атмосферада озон катламының тишелүе дә, бәлки, шулар белән бәйледер. Башкалада яшәүче балаларыбызның авылга кайткан саен үзебезнең Ташчишмә суын флягага тутырып алып китүен күрәбез дә, анда көн итүче халыкны кызганып, хафага төшәбез.

Кеше 95 процент судан тора, диләр. Димәк, организмга яраксыз су куллану — барча чирләрнең чыганагы дигән сүз. Шуңа авыл җирендә тормыш көтүебезгә сөенеп бетә алмыйм. Безнең Тузлыкушта гына да ни тиклем гүзәл чишмәләр, инешләр бар: Шарлама, Өммеки, Корыкүл, Янтык, Атнаштар, Ташчишмә һ.б. Янәшәдә генә бөдрә талларга төренеп, серле Өсән елгасы ага. Өйләрдә — зәңгәр ягулык, юллар — асфальт, төннәрен электр лампалары нур чәчә. Бүгенге авыл бер ягы белән дә шәһәрдән ким түгел, ә күкрәк тутырып суламалы саф һавасы, сихри тынлыгы белән күпкә артыграк та. Ләкин шушы оҗмахтай күркәм дөньяның кадерен белеп җиткерәбезме?! Миңа авыл хакимияте башлыгының рәнҗеш катыш сүзләрен ишетергә туры килде.

— Кичә генә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә тирә-якны чүп-чардан тазартып чыктык, ә таң атуга юл буйларында чүп пакетлары кабат тезелеп “чәчкә атып” утыра. Мине мыскыл итүләредер инде, — диде ул.

Юк, үзебезне үзебез мыскыл итәбез. Борын-борыннан ата-бабаларыбыз тир түккән туфракка төкереп карыйбыз. Еш кына миңа шәхси транспортымда республиканың иңен буйга йөреп чыгарга туры килә. Әлбәттә, юл буйларын көнкүреш хезмәткәрләре тазартып тора, рәхмәт аларга. Әмма юлдан биш-ун адым читкә киттеңме, басарга урын юк. Кемнәр пычрата? Һәрхәлдә, инопланетяннар түгел инде, үзебезнекеләр!

Тузлыкуш борылышында чүп пакетларын ташлаучыга очрадым. Йөзенә карармын дигән идем, булмады, чүп-чарын җәһәт кенә юл буена ташлады да юкка чыкты. Аның “текә” машинасын минем пенсионер арбасы куып җитә буламы соң!

Читтән караганда ямьле күренүче Өсән эче дә коточкыч хәлдә. Андагы пластик банкалар, дихлофос савытлары, хайван үләксәләре су өстен буып ята. Ә бит без үскәндә, үткән гасырның илленче елларында, Өсән суын аш-су әзерләргә дә, мунча керергә дә куллана идек. Өсән суы тау астыннан чылтырап чыккан чишмә суы кебек саф, чиста булды. “Суга төкермә, төкерсәң, телеңә тилчә чыгар”, — дип тәрбияләде безне өлкәннәр.

Басуларга, урман буйларына барсаң, безне тәмле җимешләре белән  сыйлаучы җиләклек өсләрендә көнкүреш чүп-чары чәчелеп ята. Кайда машина, кайда трактор белән китереп аударганнар. Ә бит моның өчен авылыбызның капкалап, коймалап алынган махсус чүп түгү урыны бар. Һәрберебезгә санитария кагыйдәләрен төгәл үтисе генә дә бит... Күрәсең, рухыбыз моңа күнекмәгән.

Ашаган савытын пычратучы мал дәрәҗәсенә төшеп барабыз түгелме?! Миңа калса, тирә-як мохиткә карашны иң элек үзебезнең эчке дөньябызны тазартудан башларга кирәк, чөнки сәламәт тәндә — сәламәт рух, ди медиклар. Мисал өчен, соңгы елларда наркополиция оешмасы төзелде. Алар кайда мәк, кайда киндер үстерүчеләрне  тотып, төрмәгә яба. Әгәр кеше шушы үсемлекләрдән агулы матдә ясап, тирә-юньдәгеләрне агулый икән, ябарсың да! Чүплек башларында, тигәнәк араларында берәм-сәрәм үскән киндер үсентеләрен качып-посып җыючыларны күреп шаккатам. Барысы да яшьләр, үсмерләр, я наркоманнар, я наркотик таратучылар.

Берчак дәваханәдә чагымда наркотик кулланучы 15-16 яшьләрдәге кызны һәм 20 яшьләр чамасындагы егетне китерделәр. Икесе дә аңсыз хәлдә, карап  торсаң, мәет белән бер. Тырыша торгач, табиблар кызны кабат фани дөньяга кайтарды, ә менә егетне, күпме генә көч салсалар да, үлем тырнагыннан йолып ала алмадылар.

Өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли: элек азык-төлек кибетләрендә киндер мае сатылды, күпчелек халык киндер ыштан, киндер күлмәк киде, бит сөртергә киндер сөлге, табынга киндер ашъяулык җәелде. Мәк орлыгы кушып пешерелгән икмәк-булкалар табын күрке иде. Аллы-гөлле мәк чәчкәләре бакчабызны бизәп торды. Алардан наркотик әзерләү беркемнең дә башына килмәде. Әлбәттә, табигать яраткан үсемлекне кешелек, күпме генә тырышса да, бетерә алмаячак. Ә менә наркотикка бәйле уйны башларыбыздан алып ташларга кирәк! Телевизордан көне-төне туктаусыз суеш-үтереш күрсәткәнче, наркоманиянең хәвефе хакында видеотасмалар күрсәтелсә, яшь буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз файдасы тияр иде. Югыйсә, тагын кайда нинди катастрофа булды икән дип, экранны кабызырга куркып торабыз. Һичьюгы, үзәк телевидениенең бер-ике каналыннан булса да халыкны хәерле иртә белән котлап, илебездә барган уңай вакыйгалар, хезмәттәге уңышлар хакында сүз алып барылсын иде. Бу да рухи тазарыну чарасы лабаса!

Дөнья күләмендә хәтта шул дәрәҗәгә барып җителде ки, инде килеп кайбер илләрдә хөкүмәт бер җенесле никахларны рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрә. Бозыклыкны, шакшы гадәтләрне рәсмиләштерергә тырышу түгелме соң бу?

Кешелеккә каршы тору, Аллаһны да, мулланы да санга сукмау дип аңлыйм мин моны. Әйе, сүз дә юк, тирә-як мохиткә караш булсынмы, яшәеш кануннарыбызгамы, кешене гармонияле шәхес итеп формалаштыруда җәмгыять ныклы роль уйнарга тиеш. Әмма төп тәрбия чыганагы, әлбәттә, ул — гаилә. Бермәл шулай су буенда бала-чага ыбыр-чыбыр килә. Нәрсә булды икән дип кызыксынып, яннарына барсам, — агачка эт асып куйганнар...

— Кемнең эше? — дип сорыйм, йөрәгем “жу” итеп.

— Безнеке! — ди үсмерләр, бертавыштан.

— Ничек кулыгыз барды бу тиклем вәхшилеккә?

— Ихатада йөргән тавыкны тотып ашады, шуңа җинаятьче тиешле җәзасын алды, — диләр, керфек тә какмый, авыз ерып.

Бүген эттән үч алдылар, иртәгә, кем белә, боларның кешеләр арасыннан да “гаепле”не эзләп табып, самосуд оештырулары бик мөмкин. Димәк, тәрбиянең төп чыганагы ата-ананың бала алдында үз-үзен тотышына, халкыбыз традицияләреннән  тайпылмыйча, тормыш сынауларын үткән изге йолаларга таянып, аларны төгәл үтәп яшәү рәвешенә кайтып кала.

Камил Фазлетдинов.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»