17.02.2011 - Экология

Чүп-чар арасында байлык бар!

Мөселман әхлагы күзлегеннән караганда, исраф, ягъни эшкә яраклы һәммә нәрсәне, ризыкны, суны, һ.б. әрәм итү зур гөнаһ санала. Бәрәкәтле гаиләләрдә, хуҗалыкларда җитәрлек кенә азык-төлек куллану, калса, мал-туарга, кош-кортка ашату, иске әйберләрне чимал итеп файдалану, яки калдыкларны кирәкле урынга тапшыру гадәткә кергән була. Авыл халкы бу яктан бәхетлерәк. Без бала чакта (макулатура белән тимер-томырны әйткән дә юк) өйдәге бөтен кирәкмәгән чүпрәк-чапракны, бәрәңге бакчасында, тиреслектә яткан сөякләрне, фермадагы силос чокыры тирәсендәге полиэтилен кисәкләрен, хәтта мичтә калган көлне чүпрәкче абыйга илтеп тапшыра идек. Бик аз гына тиеннәр җыела иде алардан, ләкин шул акчага чүпрәкче абый безгә ул вакытта дефицит булган кунычлы галош, һинд чәе кебек товарлар, балаларга бигрәк тә татлы сагыз, сыбызгы, кармак кебек әйберләр бирә иде. Анда-монда яткан пыяла шешәләргә дә битараф түгел идек, анысын кибеткә тапшырсаң, тагын файда.

Исраф — гөнаһ, дибез. Эшкә яраклы әйберне әрәм итү генәме соң әле бу? Юк, ул гына түгел, әрәм итү үзе артыннан әйләнә-тирәне чүпләү, ямьсезләү, пычрату, хәтта җир-суны, һаваны агулау кебек яман күренешләрне ияртә.

Русия Федерациясенең торак пунктларында ел саен 150 миллион кубометр каты көнкүреш калдыклары җыела. Аның төп өлеше төрле полигоннарда һәм чүплекләрдә яндырыла, күмелә һәм нибары 5 проценты икенчел эшкәртелүгә һәм яңа продукция ясауга китә.

Икътисади кризиска карамастан, Башкортстанда да калдыклар күләме арта. Бу хакта без Экологик, технологик һәм атом күзәтүе федераль хезмәте инженеры, бәйсез эксперт-эколог Равил Әсфәндияров белән сөйләштек. Ул биргән мәгълүматларга караганда, республиканың төрле полигоннарында ел саен 1 миллион тонна тирәсе каты көнкүреш калдыклары җыела. Республика территориясендә каты көнкүреш калдыклары өчен 3000 чүплек бар, алар 2000 гектар мәйданны били. Чүплекләрнең 80 проценты табигатьне саклау таләпләренә җавап бирми, ягъни җир бүленү турында документлар юк, табигатьне саклау корылмалары ясалмаган, фильтрлануга каршы экран юк, әйләнә-тирәгә мониторинг ясау оештырылмаган. Күп кенә торак пунктларда чүп җыю, аны транспортлау һәм урнаштыру каралмаган.

Калдыкларның теләсә кайда өелеп ятуы җәмгыятькә зур экологик, икътисади һәм социаль зыян сала. Бигрәк тә җир өстендәге һәм астындагы суларның, һаваның һәм туфракның зарарлануы кеше сәламәтлегенә турыдан-туры кагыла. Ягъни халыкның яшәү шартларының начараюы, табигый ресурсларның бозылуы — болар барысы да калдыкларны тиешенчә урнаштырмау бәласе. Республиканы социаль-икътисади үстерү стратегиясенең бер юнәлеше нәкъ менә көнкүреш калдыкларын үтилләштерү, зарарсызландыру, экологик яктан хәвефсез итеп күмеп кую, пычрату чыганакларын бетерү, икенчел ресурсларны файдалану системасын үстерү, чүпне сортларга аеру һәм эшкәртүне күздә тота.

“2004-2010 елларга һәм 2015 елга чаклы Башкортстан Республикасының экологиясе һәм табигать ресурслары” максатлы программасын тормышка ашыру барышында көнкүреш калдыкларының 34 полигоны сафка басты. Мондый объектларны нәтиҗәле файдалану максаты белән үзенең филиаллар челтәре булган “Табигать” унитар предприятиесе оештырылды.

Республикада калдыкларны урнаштыру объектларына килгәндә, байтак мәйданны авыл чүплекләре тәшкил итә. Ләкин эксплуатациядән чыгарылган чүплекләр рекультивацияләнми. Нефтекама, Стәрлетамак, Октябрьский, Туймазы шәһәрләренең полигоннарын анализлаганнан соң, белгечләр шундый фикергә килгән: калдыкларның 50 проценты эшкәртелеп, икенчел кулланышка яраклы. Ә бездә аларның нибары 3 проценты файдага китә: тимер-томыр, төсле металлар, яхшы сыйфатлы кәгазь һәм яхшырак агач калдыклары.

Калдыкларны төрләргә аерып җыйганда шактый зур икътисади, экологик һәм социаль нәтиҗә буласы һәркемгә билгеле. Югыйсә, морфологик сыйфат буенча көнкүреш калдыклары: кәгазь, катыргы, азык-төлек, агач, металл, тукымалар, сөяк, пыяла, күн, резина, таш, полимер материаллар кебек төркемнәргә бүленә. Республика территориясендәге чүплекләргә бүгенге көндә 150 мең тонна макулатура, 70 мең тонна катыргы, 28 мең тонна тимер-томыр, 107 тонна полимер әйберләр, 14 мең тонна төсле металл, 54 мең тонна пластмасса, 36 мең тонна тукыма чыгарып түгелә. Һәм шушы төр калдыклар, бер-берсенә буталып, бернәрсәгә дә яраксыз хәлгә килеп, чүплекләргә түгелеп исраф була! Югыйсә, аларның һәркайсын эшкәртеп, тормышка файдалы әйберләр ясап яки җитештерүдә файдаланып булыр иде. Хәзерге көндә авыл чүплекләрендә иске буралар, коймалар, башка ташландык агач материаллар тау-тау өелә. Югыйсә, алар менә дигән ягулык бит. Шул ук вакытта, халык ягулык өчен урман кисә яки үзе хәзерләргә көче булмаган карт-коры кыйммәт бәягә утын сатып ала.

Моннан тыш, чүплекләрдә электрон калдыклар арта. Болар — иске компьютерлар, электрон көнкүреш приборлары һәм җиһазлар. Мәсәлән, ел саен халыктан 120 мең телевизор, 160 мең компьютер, 40 мең принтер һәм 10 мең тонна башка ваграк техника яраксызга чыга.

Бүгенге көндә республикада  көнкүреш калдыкларына булган мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Кәгазь һәм полимер калдыклары, төсле һәм кара металл, тукымалар, пыяла ватыклары, тузган шиннар иң файдалы компонентлар дип билгеләнә. Ләкин гомум контейнерларда азык-төлек калдыклары белән буталган чимал сортларга аеру станциясендә дә эшкәртелүгә авыр бирелә. Калдыкның 50 проценты эшкә яраклы булса да, әнә шул буталу һәм пычрану сәбәпле, нибары 10 проценты сайлап алына. Шулай булгач, халыкның көнкүреш калдыклары түгел, ә предприятие калдыклары гына коммерция мәнфәгатенә җавап бирә. Димәк, халыктан азык-төлек калдыкларын аерым җыюны таләп итү бердәнбер дөрес юл булып кала. Бу ысул калдыкларны сортларга аеруда шактый җиңеллек тудырыр иде.

Республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә килгәндә, күптөрле хәл ителмәгән мәсьәләләр калкып чыга. Чүп җыю контейнерларының тузуы һәм ямьсезлеге, чүп ташый торган машиналарның искергәнлеге һәм җитмәве, калдыкларның вакытында чыгарылмавы, икенчел чимал җыю пунктлары челтәренең үсешмәве, калдыклар эшкәртүдә көндәшлек булмау кебек күренешләр, әлбәттә, бу өлкәдә эшне сүлпәнәйтә.

Ә бит икътисади алдынгы илләрдә калдыклар белән эш итү югары үсешкә ирешкән, рентабельле һәм инвестицияләр җәлеп итә торган тармакка әверелгән. Һәм аларда калдыкларның күп өлеше кече предприятиеләр тарафыннан эшкәртелә. Республикада әнә шул чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук кече эшкуарлыкны финанс, инфраструктур, мәгълүмати яктан тәэмин итү беренче нәүбәткә чыга. Башкортстанда калдыклар белән эш итүгә рөхсәт алган 300 предприятие бар. Алар алдында торган төп мәсьәлә — калдыкларның ресурс потенциалын максималь рәвештә файдалану һәм җиргә күмә торган калдыклар өлешен мөмкин кадәр киметү.

Хәзерге көндә республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча 2011-2020 елларга махсус программа төзелгән. Аның беренче этабында оештыру механизмнарын булдыру планлаштырыла. Ул көнкүреш калдыкларын аерым-аерым сортларга бүлеп җыюны, калдыклар белән эш итүче объектлар төзелешен, шәһәр һәм район территорияләрен чистартуның генераль схемасын төзүне күздә тота. Бу шулай ук пляж зоналарын, дача-бакча кооперативлары, шәхси сектор, саклана торган табигать территорияләрен тазартуны да күздә тота. Икенче этап 2014 елдан башлана һәм законсыз чүплекләрне бетерүне һәм калдыкларны эшкәртү схемасын камилләштерүне үз эченә ала. Шулай ук халык арасында экологик мәдәниятне күтәрү, экологик мәгълүматлылыкны арттыру, халыкны калдыклар белән дөрес эш итүдә кызыксындыру программа үтәлешенә алшартлар тудыра.

Республикада экологик мәгариф формалашу этабында дип бәяләнә. Аңлашыла ки, адәм баласына элекке гадәтләреннән арыну бик авыр. Без атап үткән республика программасында халыкка экологик аң-белем бирү дигәндә, аларга киңкүләм мәгълүмат чаралары, китаплар аша тәэсир итү, конференцияләр үткәрү, фәнни-популяр тапшырулар, буклетлар чыгару кебек ысуллар күрсәтелә. Ләкин халыкта “Чир китәр, гадәт китмәс” дигән мәкаль бар. Гасырлар буе пычратырга, чүбен теләсә кая ташларга күнеккән халыкны экологик аң-белем белән генә мәдәниятсезлек сазлыгыннан тартып чыгарып булырмы икән? Минемчә, иң дөрес экологик тәрбия — ул һәр кешене үзе артыннан җыештырырга өйрәтү. Республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында киң җәелдерелгән экологик өмәләр, санитар шимбәләр — халыкны экологик мәдәниятле итүдә бик дөрес гамәли чара. Кат-кат: “Пычратмагыз, чүпләмәгез!” дип кабатлаганчы, бер тапкыр җыештыруга җәлеп итсәң, аның тәмәке төпчеген дә, башка чүбен дә ташлап калдырасы килмәс иде.

Хәзерге көндә республиканың торак пунктларында чисталык-пөхтәлек контрольдә тотылса да, коллектив бакча, дача территорияләрендә, ял зоналарында бу контроль юк дәрәҗәсендә. Тиздән яз җитәр, кар сулары агып китеп, җирләр кибәр, ләкин бер генә бакчачы да үз территориясеннән гайре җирне тазартмас, бакча читләре, сукмаклар, су буйлары чүп-чарга баткан килеш үлән белән капланыр. Алай гынамы, бакчадан кайтучылар үз территорияләреннән чыгу белән, көнкүреш калдыкларын табигать хозурына ташлап китәр. Аны көтеп кенә торган кошлар, берәдәк этләр тирә-якка таратыр.

Ә ни өчен күмәк бакчаларда, елга-күл буйларында, ял зоналарында да экологик шимбәләр үткәрмәскә?  Менә шул үзе үк экологик тәрбия түгелмени инде? Һәр кеше гомум пөхтәлек өчен бераз вакытын кызганмаса, бакчаларыбыз, елга-күл буйларыбыз ялт итеп калыр иде. Мөгаен, кооператив хуҗалары өстән кушканны көтеп ята, өстәгеләр экологик күзәтчелек органнарының кисәтүенә мохтаҗдыр. Бу бөтен хуҗалыкларда да шулай. Ә бит нинди генә федераль яисә республика проектлары, аларны тормышка ашыру турында күпме генә сөйләсәк тә, калдыклар белән эш итү һәр гаиләдән, һәр кешенең үзеннән башлана. Без үз тирәбезне дә җыештыра алмасак, аны пычракка, чүпкә күмсәк, экологик сәясәт турында сөйләүнең кирәге булырмы? Уйланыйк әле шушы хакта.

Ләйсән Кәшфиева.

 

Республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә килгәндә, күптөрле хәл ителмәгән мәсьәләр калкып чыга. Чүп җыю контейнерларының тузуы һәм ямьсезлеге, чүп ташый торган машиналарның искергәнлеге һәм җитмәве, калдыкларның вакытында чыгарылмавы, икенчел чимал җыю пунктлары челтәренең үсешмәве, калдыклар эшкәртүдә көндәшлек булмау кебек күренешләр, әлбәттә, бу өлкәдә эшне сүлпәнәйтә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»