18.12.2012 - Экология

Җир үчеме, әллә кешеләр комсызлыгымы?

Заман кешесенә җир йөзендә үзен илаһи зат һәм барлык тереклек дөньясының патшасы итеп тоеп яшәү хас. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Шунысы кызганыч: кеше, үзен барысыннан да өстен куеп, табигать кануннарына каршы гамәлләр кылып, үзе яшәгән мохитне, табигатьне яшәү өчен яраксызга әйләндереп бара — җир-суны, һаваны пычрата, калын-калын урманнарны юкка чыгара, җир маен — “кара алтын”ны бертуктаусыз суыртып, җир кабыгына зур зыян китерә. Ә җир катып калган бер объект түгел, ул тере организм кебек сулый, хәрәкәтләнә һәм кешенең шушы гамәлләренә җавап кайтара. Җир йөзендә соңгы вакытта ешайган төрле табигать казалары һәм һәлакәтләр шушындый эшчәнлекнең нәтиҗәсе түгелме? Башкортстанда күзәтелгән җир тетрәү һәм җир убылу очраклары шул хакта сөйләмиме? Югыйсә, галимнәр бу хакта күптән чаң суга бит инде.

Җир тетрәү, дигәннән. Башкортстан чагыштырмача тыныч төбәкләр арасында. Шулай да җир тетрәүләр булып тора. Аларның кайберләре сизелми үтеп китә. Төбәктә иң зур җир тетрәү 1893 елда Уфадан сигез чакрымдагы Вавилово авылы янында булган. Җир тетрәү күпчелек таулы Дуван, Мәчетле, Белорет, Учалы һәм Әбҗәлил районнарында күзәтелгән. 1994 елда Уфа сервис институты бинасында җир тетрәү тоела, 1999 елда Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Благовещен, Октябрьский шәһәрләрендә, Уфаның СССРның 50 еллыгы урамында, шуның нәтиҗәсе буларак, суүткәргечләргә зыян килә. 2000 елның декабрендә Октябрь проспектында урнашкан берничә йортта яшәүчеләрне ашыгыч рәвештә урамга чыгарырга мәҗбүр булганнар, чөнки ул көнне фатирларда люстралар чайкалган, җиһазлар селкенгән, диварлардагы картиналар килеп төшкән. Бу 1,5-2 баллы җир тетрәү Таҗикстандагы җир тетрәүнең кайтавазы булган, диделәр. Әмма безнең территориядә җир тетрәү күпчелек очракта карст катламы убылуы, нефть чыгару нәтиҗәсендә барлыкка килгән бушлыкларның утыруы һәм тау-баектыру производство эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак билгеләнә.

Галимнәр мәгълүматына караганда, 1957 елдан Башкортстанда 30га якын җир тетрәү булган. Соңгы ике елда алар республиканың көнбатыш районнарында һәм күрше Татарстанда күзәтелгән. Галимнәр аларны нефть эшкәртү сәнәгате белән бәйли. Нефтьне суыртып алганнан соң ул бушлыклар убыла, кайбер урыннарда әкренләп утыра башлый. Мәләвез, Учалы районнарындагы җир тетрәүләр шушындый эшчәнлекнең нәтиҗәсе дип фаразлана.

— Мәләвездә булган җир тетрәүләргә охшаш хәл башка җирдә кабатланырга мөмкин. Алар булган һәм булачак. Бу бигрәк тә көнчыгыш районнарга хас. Әмма карст убылуына бәйле җир тетрәүләр көнбатышта да күзәтелергә мөмкин. Бу 80 елга якын нефть һәм газ чыгару, эре сусаклагычлар төзү, тау баектыру комбинатларының турыдан-туры эшчәнлеге белән бәйле. Башкортстанда 600 буа һәм сусаклагыч, 20 мең бораулау скважинасы, Учалы, Сибай, Бүребай карьерлары бар. Учалыдагы карьер, мәсәлән, баштагы мәлдә тау сыйфатында хезмәт итә, ә хәзер ул 300 метрдан артык тирәнлектәге чокырга әйләнде. Сәяхәтче Юрий Сенкевич аны каплап куелган Хеопс пирамидасы белән чагыштырган иде.

— Мондый чокыр җир кабыгы өчен эзсез кала алмый, — ди Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының география белеме кафедрасы профессоры Ринат Фаткуллин. — Бәхетебезгә, безнең республика җир кабыгының тотрыклы өлешендә урнашкан. Шуңа бездәге җир тетрәүләр 2 баллдан да артмый. Әмма кешеләрне алдан кисәтү системасы эшләргә тиеш. Ә моның өчен төбәктә мотлак рәвештә сейсмология станциясе оештыру таләп ителә. Кызганычка каршы, әлегә ул бездә юк. 70-80нче елларда Геология институтында аны оештырган идек, соңрак яптылар. Станцияне тергезергә кирәк дип саныйм.

Мәләвез янындагы җир тетрәүне галимнәр шәһәрдән ерак булмаган Нөгеш һәм Йомагуҗа сусаклагычлары белән дә бәйли. Шуңа аңа техноген характер бирәләр. Андагы җир токымы йомшак, өстәвенә, карст бушлыклары күп. Алар су белән тулып, катламнарны какшата, аларның убылып төшүенә сәбәпче була. Һиндстанда әнә безнекеләрдән күпкә  зуррак сусаклагыч сафка кергәннән соң якын-тирә  тәүлек әйләнәсенә селкенеп торган, диләр.

Әйтергә кирәк, Башкортстан җирләре карст катламына бай. Төбәкнең 50 процент җире карст һәм известь токымнарыннан тора. Кеше күзенә күренмәгән зур булмаган җир тетрәүләр шуның нәтиҗәсендә барлыкка килә. Уфа шәһәренә нигезне менә шундый карст бушлыкларына бай җир катламы өстендә салган  булганнар. Ул шундый җирдә урнашкан бердәнбер шәһәр исәпләнә. Шунысы кызганыч, шәһәрне төзегендә әлеге фактор беркайчан да исәпкә алынмаган диярлек. Сервис институты шундый яр буенда төзелгән булган. Хәзер язын  кар эреп, җир йомшаргач, тотрыклылыгын югалткан бина селкенә башлый. Галимнәр фикеренчә, шәһәрдә шундый 50гә якын бина бар. Көньяк автовокзал  каршында карстлы урында төзелгән биш катлы бинаны саклап кала алмадылар, сүтеп ташладылар.

Менделеев, Революцион, Зорге урамнарындагы күпкатлы торак йортларның нигезе ишелү очраклары да шуңа бәйле. Быел июльдә  Октябрь проспекты һәм Бессонов урамы чатында асфальт убылып төшүнең шаһитлары булган идек, октябрьдә Кырмыскалы районында диаметры — 30, тирәнлеге 20 метрга якын зур чокыр хасыйл булды. Бәхеткә, Җир-ана чираттагы тапкыр мәрхәмәтлелеген күрсәтте, бу очракларның берсендә дә каза күрүчеләр булмады.

Башкалада зур-зур төзелешләр алып барыла, табыш артыннан куып һәм ашык-пошык берсеннән-берсе биегрәк биналар төзелә. Югыйсә, галимнәрнең җирне сатып алыр алдыннан аңа мотлак рәвештә экспертиза үткәрергә, җир катламнарын ныклап өйрәнергә, андагы бушлыкларны тикшерергә  кирәк дип кабатлап тора. Әмма төзелеш барган җирдә җир катламын өйрәнү тәҗрибәсе хәзер кулланылмый. Бүген төзелеш объектлары “кайда телим — шунда төзим” дигән принциптан чыгып күтәрелә. Шулай булгач, һәлакәтләр булачак икән әле, дип фаразларга гына кала.

Нефть һәм газ чыганакларыннан файдаланганда да хәзер табигать кануннарыннан чыгып түгел, ә барысы да алыначак керемне күз уңында тотып эшләнә. Кешеләрнең шундый “эшчәнлегенә” Җир-анабызның түземлеге тагын күпмегә җитәр икән? 

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»