07.12.2012 - Экология

2013 - Тирә-як мохитне саклау елы

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов 2013 елны Башкортстанда Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Документка ярашлы, моңа җаваплы республика оештыру комитеты расланган, аңа 2013 елның 1 гыйнварына кадәр тиешле чаралар планын әзерләү һәм раслау йөкләтелгән. Башкортстан шәһәрләре һәм районнары хакимиятләрендә дә  оештыру комитетлары булдырырга тәкъдим ителә. Иҗтимагый берләшмәләргә экология мәдәниятен, тирә-як мохиткә сакчыл караш формалаштыру һәм тәрбияләү, табигать мирасын саклауда җаваплылыкны арттыру буенча эшне активлаштырырга киңәш ителә, дип белдерә Башкортстан Президентының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»