16.11.2012 - Экология

Рухи ярлылык куркыныч

Табигать турындагы китаплар балаларны ныграк җәлеп итә.Китапханәләргә экологик белем бирү буенча зур бурыч йөкләтелгән. Бу, үз чиратында, тирә-як мохитнең торышы, табигатьтән сакчыл файдалану турында мәгълүмат бирүне, табигатьне саклауга юнәлтелгән акцияләр үткәрүне, шулай ук  мәгълүмат дөньясына күбрәк халыкны җәлеп итү буенча эзмә-эзлекле эшчәнлекне күз уңында тота. Әмма барлык китапханәләрдә дә мондый эшчәнлек алып барыламы? Уфа шәһәренең 1нче китапханәсендә исә халыкның экологик мәдәниятен үстерүгә, экологик белем һәм тәрбия бирүгә, бигрәк тә яшь буынның рухи дөньясын баетуга җитди игътибар юнәлтелә. Китапханәгә 2009 елда “экологик белем бирү бүенча үзәк” статусы бирелү дә шул хакта сөйли. Үзәкнең мөдире Рая Сәетова безне китапханәнең эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырды.

— Рая Әхнәфовна, ни өчен Сез нәкъ шушы юнә­лешне сайладыгыз? Мондый эшкә алынуыгызга нәрсә этәргеч бирде?

— Соңгы еллардагы эшчәнлеккә анализ ясаганнан соң  шәһәр халкының табигатькә тартылуы, әмма күпләрдә экологик тәрбия җитмәве ачыкланды. Сораштыруларда якын-тирәдә урнашкан мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында укучы 54 бала катнашты. Бу укучылар, мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, китапханәгә килеп,  матбугат басмаларында табигать турында чыккан мәкаләләр һәм нәфис әдәбият белән даими кызыксынып тора. Алар әйткән фикерләр китапханәне табигать турында китаплар белән тулыландырырга, моның өчен яңа алымнар кулланырга этәрде.

— Аерып әйткәндә, укучыларны нәрсәләр кызыксындыра?

— Сораштыруларда кат­нашу­чы­ларның күпчелеген шәһәрнең экологик торышы борчый, табигатьнең сафлыгы һәм аны саклау мәсьәләсе  хафага сала, аларның 36 проценты шәһәрне яшелләндерү акцияләрендә, чүп җыю чараларында катнашырга тырыша.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә экология темасының укучылар өчен мөһим роль уйнавы һәм аларда торган саен популярлык яулый баруы ачыкланды. Бу, үз чиратында, экологик тәрбия юнә­лешендәге эшчәнлегебезне тамырдан үзгәртүне һәм камилләштерүне таләп итте.

— Моңа ничек ирешәсез, эшчәнлегегездә нинди яңа алымнар кулланасыз?

— Беренчедән, экологик әдәбият фондын тулыландыру, тематика буенча гәзит һәм журналларны туплау өстендә эшләсәк, икенчедән, табигатьне саклау буенча белем бирү учреждениеләре белән уртак проектлар, программалар, планнар төзеп, алар белән бергә төрле чаралар үткәрәбез, мәгъ­лүмат базасын киңәйтәбез.

— Китапханәгә керү белән күңел җылысы биреп эшләнгән “яшел почмак”лар,  “Табигать – безнең уртак йортыбыз”, “Табигать белән килешеп яшәү” дигән һәм башка шундый стендлар күзгә чалына. Стендларның берсе китапханә эшчәнлегенә югары бәя бирүче дипломнар һәм грамоталар белән таныштыра.

— Бүгенге көндә без “Яшел йорт” дип аталган проект өстендә эшлибез. “Яшел йорт” дигән исем безгә 2009 елда шәһәр китапханәләре арасында үткән конкурста “Елның иң яхшы китапханәсе” дипломы белән бергә бирелгән иде. Без бу исемне үзебезнең эшчәнлек белән акларга тырышабыз. Китап­ханәче Алевтина Степанова быел да “Елның иң яхшы китап­ханәчесе” исеменә лаек булды. Ә “Экологик мозаика” проекты өчен китапханә мөдире һәм бер хезмәткәр быел III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Фондны туплау юнәлешендәге эшчәнлеккә игътибар зурдан, дидек. Бүгенге көнгә экология буенча фондта 4 меңнән артык басма бар. Аны чит ил, Русия һәм Башкортстан  язучыларының табигать һәм аңа бәйле проблемаларны күтәргән әсәрләре, шигырьләре һәм публицистикасы тәшкил итә. Алар арасында Антон Чехов, Михаил Пришвин, Камил Җиһаншин, Борис Павлов, Салават Кәрим һәм башка авторларның исемнәрен очратырга мөмкин. Китапханә 20гә якын журнал һәм гәзит алдыра. Укучылар  “Экология һәм тормыш”,  “Дөнья буйлап”,  “Табигать”  һәм башка журналларны аеруча ярата. Фонд урындагы матбугат басмаларында, җыентыкларда чыккан һәм экология проблемасына багышланган публикацияләр белән тулыландырылып килә. Картотека белән кулланучылар “Башкортстан экологиясе” дигән тематик папка белән файдалана. Ул өч өлештән тора: “Экология – заманның иң зур проблемасы”,  “Русия экологиясендәге проблемалар” һәм  “Башкортстанда экологик шартлар”.

— Китапханә үткәргән тематик конферен­ция­ләр­дә  һәм акцияләрдә кемнәр катнаша? Гомумән, китапханәдә нинди чаралар үткәрелә?

— Бездә экологик темага багышланган чаралар даими үтә. Бу юнәлеш гомум эшчәнлек белән янәшә алып барыла. Бер акция үтү белән икенчесенә әзерлек башлана. Иң мөһиме — аларда балалар бакчаларыннан алып ветераннарга кадәр зур теләк белән катнаша. Актив катнашучыларны исәпкә алганда, 40нчы һәм 31нче мәктәп­ләрне, медицина колледжы студентларын, экология буенча “Вираж” шәһәр клубын, “Меридиан” туган якны өйрәнү, туризм һәм экскурсияләр үзәген, Октябрь районының ветераннарын, эколог Борис Павловны, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгече Альбина Шәмсетдинованы, Башкортстан экологлары берлеген һәм аның рәисе  Александр Веселовны атап үтәргә мөмкин.

Шулай, сентябрьдә китап­ханәдә “Планетаны чүптән арындырыйк” дигән темага экологик конференция үтте. Шул  уңайдан уку залында “Цивилизация тоткыннары” һәм “Тирә-як мохит закон яклавында” дип аталган күргәзмәләр эшләде. Әзерлек эшләре алдан башланганга күрә, медицина колледжы студентлары шәһәр экосистемасының торышы, аерым сәнәгать объектларының экологиягә китергән зыяны һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, кеше организмына җир, һава һәм суның йогынтысы, автомобиль транспорты бүлеп чыгарган зарарлы газлар  тәэсире турында чыгышлар әзерләп алып килде. Башкортстан экологлары берлеге рәисе Александр Веселов аларга уңай бәя бирде. Конференция барышында җанлы фикер алышулар булды, анда эколог ягыннан да, булачак медицина хезмәткәрләре тарафыннан да, бик күп сораулар яңгы­рады. Конференциядә катнашучылар бу сорауларга бергәләшеп җавап эзләде. Ә студент Айнур Сәхәветдинов һаваны чистарту буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

Укучылар һәм студентлар арасында табигатькә сөю, аңа карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү буенча даими эшчәнлек алып барылырга тиеш. Бу баланың рухи дөньясын баета. Ә бала күңеленең рухи ярлылыгы бик куркыныч нәрсә ул. Бүген шуның ачы җимешләрен татыйбыз да инде.

— Сезнең китапханә  үзенә әллә каян ук чакырып тора. Әмма аны җиһазландыру мәсьәләсендә проблемалар бар кебек тоелды.

— Безнең китапханә биш катлы йортның беренче катында урнашкан,  елына ул 3 мең­нән артык кешене хезмәтләндерә. Фондны туплауга килгәндә, үзәк китапханә җитәрлек күләмдә финанслый. Тик китапханәләргә, һәрвакыттагыча, игътибар җитенкерәми инде ул. Дүрт китапханәченең берсе генә озайлы стажлы. Яшьләр, оклад бәләкәй булу сәбәпле,  бераз эшли дә эш күләменең зур булуын күреп, акчалырак эш эзләп китә.

Үзәкне модельле китапханә итеп үзгәртеп кору турында хыяланып йөргән бер мәлне  идән астыннан үткән җылылык торбасының шартлавы зур мәшәкать тудырды. Гомум фондның яртысына диярлек зыян килде, кайнар су һәм пар астында калган кыйммәтле китаплар юкка чыкты. Әле менә шушы авария нәтиҗәләрен бетерү өстендә дә эшлибез. Залларны тәртипкә китердек,  обойлар ябыштырасы калды. Шәһәр хакимияте дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Шулай бердәм булганда гына барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Бу экология мәсьәләсенә дә  кагыла.

Рәзилә Низамова әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»