10.11.2012 - Экология

Сулар һавабыз сафмы?

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, автомобиль газлары атмосферага иң зур зыян китерә, алар һавага чыгарылган зарарлы газларның 62 процентын тәшкил итә. Авто­мо­бильләр саны елына 5-7 процентка арта, димәк алдагы елларда алар эшләп чыгарган газлардан ките­релгән зыян күләме 70 процентка җитә­чәк.

Шәһәрләрдә һава пычрануны ничек туктатырга соң? Дәүләт автомобиль җитештерүчеләрне һәм сатучыларны контрольдә тота, двигательләргә таләпләр куя, нефть компанияләреннән тагын да югарырак класслы ягулык җитештерүне таләп итә ала. Шәһәрләрдә һавага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү өчен “Евро-5” бензинына күчү турында күп сөйләнде. Башкортстанда бу бензин сатыла да инде.

Шуны да әйтергә кирәк: соңгы вакытта эре сәнәгать пред­прия­тиеләре экология проблемасы турында җитди уйлана, аны яклауга зур акчалар бүлә. Күптән түгел Уфада үткән III төбәкара экология форумында җитеш­терүне мөмкин кадәр зарарсыз итү максатын куйган пред­прия­тиеләр катнашты. Анда “Башнефть” компаниясе вәкил­ләре журналистлар белән аралашты.

Соңгы елларда компания бик күп җитди экологик проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыль­ләнә. Бу программа нефть эшкәртү заводларындагы чистарту корылмаларын үзгәртеп кору һәм нефть шламын эшкәртү җиһазлары төзүдән алып, халыкны чиста су белән тәэмин итүгә кадәр чараларны үз эченә ала. Нәтиҗәләр сизелерлек: атмосферага күкерт диоксиды чыгару елына 1000 тоннага, шулай ук нефть шламнары чирек өлешкә кимеде, киләсе ел ахырына иярчен газның 95 проценты эшкәртелә башлаячак.

Экология форумы кысасында “Башнефть” нефть компа­ния­сенең Хезмәтне саклау, сәнәгать хәвефсезлеге һәм экология департаменты директоры Радик Фәх­ретдиновка, хәлләрнең, чынлап та, шулай яхшы торуына шикләнеп сорау бирдек. Нефть эшкәртү заводы эшчәнлеген экологик яктан абсолют  чиста итү мөмкинме?

— Без җаваплылыктан качарга тырышмыйбыз, — диде ул. — Контрольлек итүче органнарга Уфаның Төньяк сәнәгать зонасында урнашкан башка предп­риятиеләргә игътибарлырак булырга кирәк. Нефть эшкәртү заводларының “киң җилкәсенә” ышыкланып, бәлки, алар һавага зарарлы матдәләр чыгарадыр. шәһәр чүплек­ләрен дә исәптән чыгарырга ярамый. Андагы чүп-чар череп таркалганда метан, углерод окисе, күкерт водороды һәм башка кушылмаларны үз эченә алган биогаз барлыкка килә. Шәһәр халкы һавага ис таралуга дәгъва бел­дерсә, күзәт­челек органнары вәкилләре шундук безгә килә һәм тикшерү барышында безнең гаеп юклыгы ачыклана.

Радик Фәхретдинов экологик класслы “Евро-5” ягулыгы турында да үз фикерен белдерде. Ягулыкның бу төренә күчкәч, атмосферага зарарлы газлар чыгару бензин буенча — 10,5, дизель ягулыгы буенча 7,5 тапкыр кими икән. Әмма “Евро-5”не куллану 2016 елда гына мәҗбүригә әвереләчәк.

2012-2015 еллардагы техник үзгәртеп кору нәтиҗәсендә кү­кертле газларны һавага чыгаруны елына 1050 тоннага, углеводородлар чыгаруны 7036 тоннага киметү фаразлана. Ел ахырына кадәр Башкортстан Хөкү­мәте белән “Башнефть” нефть компаниясе арасында  хез­мәттәшлек турында ки­ле­шүгә кул кую көтелә.

Башка сәнәгать предприя­тие­ләренең дә һава пычрануы проб­лемасының мөһимлеген аңлая­чагына һәм производствоны һәм чистарту корылмаларын үзгәр­теп коруга тотыначагына ышанасы килә.

Илшат Шакиров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»