26.01.2011 - Экология

Баеган саен чүп арта

Соңгы чорда чүплекләр турында күп язылды. Торак пунктлар, урманнар, елга буйлары чүпләнү, законсыз чүплекләр күбәю кемнең генә җанына тими икән? Элек, СССР заманында, кибетләрдән кәнфит-прәннекне гәзиткә төреп алып кайта идек, шактый дефицит саналган полиэтилен пакетлар да ул вакытта калын була һәм озакка җитә иде. Хәзер исә кечкенә кәнфит кисәге дә матур кәгазьләргә төрелеп сатыла, бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савытлар, шешәләр турында әйткән дә юк. Шулай булгач, яшәү шартлары үзгәрү үзе үк калдыкларның күбәюенә китерә. Иң начары шул: бу калдыклар чүплектә әллә ничә ел ятып та ни эреми, ни череми. Әнә, шулай итеп, Русиядә елына 4 миллиард тоннага якын каты көнкүреш калдыклары җыела. Болар — кәгазь, пластмасса, азык-төлек һәм үсемлек калдыклары, кара һәм төсле металлар, пыяла ватыклары, тукыма, агач, күн, резина калдыклары, сөяк, тирес һ.б. 

Көнкүреш калдыклары чүплеге төрле чирләр таратучы җәнлекләр һәм бөҗәкләр үрчү өчен алшартлар тудыра. Шуның өчен бүгенге көндә, беренчедән, калдыкларны бер-берсе белән бутамыйча, аерым контейнерларга җыю, икенчедән, аларның кайберләрен эшкәртеп, икенчел файдалану, табыш алу көн таләбенә әверелә.

Билгеле ки, әлегә илдә  калдыкларның нибары 10-15 проценты гына эшкәртелә, ә көнкүреш калдыкларының — бары тик 3-4 проценты. Башкортстанда да шулай. Нигездә, калдыклар ил территориясендәге 11 мең чүплеккә, чыгарыла. Аларда инде 82 миллиард тонна калдык күмелгән. Әнә шул рәвешле җир шары әкренләп үзе чүплеккә яки калдыклар зиратына әйләнеп бара түгелме?!

Калдыкларны эшкәртеп икенчел продукция җитештерү, табыш алу, калдыклар эшкәртү белән нәтиҗәле идарә итү табигатьне пычрату һәм юкка чыгаруны булдырмау гына түгел, төбәктәге социаль-икътисади хәлне сәламәтләндерү ягыннан да отышлы. Калдыклар белән тиешенчә эш итү, беренчедән, экологик халәтне һәм халыкның сәламәтлеген яхшыртуга, икенчедән, яңа предприятиеләр һәм өстәмә эш урыннары булдыруга, өченчедән, чүплек урыннарын киметүгә хезмәт итә.

Нәкъ шуны күздә тотып, Башкортстанда Тормыш хәвефсезлеге гыйльми-тикшеренү институты тарафыннан “Башкортстан Республикасында каты көнкүреш калдыклары белән идарә итү системасын камилләштерү” максатлы программасы эшләнә. Аның төп максаты – каты көнкүреш калдыклары белән эш итүдә чаралар комплексын камилләштерү һәм калдыкларны икенчел продукт ресурслары буларак куллануны арттыру, ягъни көнкүреш калдыкларын күмүдән аларны икенчел чимал сыйфатында файдалануга күчү.

Республика полигоннарында үткәрелгән анализлар күрсәтүенчә, каты көнкүреш калдыкларының яртысыннан файдалы компонент алырга була. Әлеге программа проектында  калдыклар белән эш итүдә норматив хокуклар базасын камилләштерү, экология өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү өчен алшартлар тудыру, кече эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү төрләрен билгеләү күздә тотыла.

Программа 2011-2020 елларны үз эченә ала. Беренче этапта оештыру механизмнары булдыру, калдыкларны аерым җыю эскпериментын үткәрү, территорияләрне чистарту схемалары булдыру планлаштырыла. Икенче этапта икенчел ресурсларны эшкәртү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру, законсыз чүплекләрне бетерү һәм республика территориясендә калдыклар белән эш итү объектларын төзү күздә тотыла.

Программаны тормышка ашыру кысаларында республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә интернет-портал булдырылачак, һәм ул Башкортстанда  каты көнкүреш калдыкларын җыюда, эшкәртүдә, саклауда һәм үтильләштерүдә үзара хезмәттәшлекне оештырырга ярдәм итәчәк.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»