Экология

Табигатьне саклый белергә дә кирәк

09 июля

“Башкортстан” милли паркында яшь экологларның чираттагы җәйге слеты үтте

Башкортстанның табигатенә сокланып туймаслык. Әмма табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә саклар өчен аны иң элек бик яхшы өйрәнү таләп ителә. “Яшь тикшеренүчеләр” җәйге экология лагеренда катнашучы укучы балалар кече яшьтән үк табигатькә якын булырга, аның серләренә төшенергә һәм шушы хозурлыкны чын мәгънәсендә сакларга өйрәнә.

Урманчылар паркына – кошлар җырын тыңларга

20 мая

17 майда Уфаның Урманчылар паркында гомумшәһәр экология өмәсе үтте. 100 гектардан артыграк территорияне биләгән парк эшчән кырмыскаларны хәтерләтүче кешеләр, техника тавышыннан гөрләп торды. Өмәгә министрлыклар, ведомстволар вәкилләре дә килгән иде. Чарада ике меңнән артык кеше катнашты.

Экологик чаралар дәвам итәчәк

26 февраля

Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда Тирә-як мохитне саклау елы нәтиҗәләре тикшерелде. — 2013 елда табигатьне саклау чаралары үткәрелде һәм төрле юнәлештәге экология проектлары гамәлгә ашырылды, — диде утырышны ачып, табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев. — Төрле программаларга кереп, федераль бюджеттан акча җәлеп итүгә аеруча игътибар бирдек.

Нуриманның “Яшел җәннәт”е

30 ноября

Башкортстанда яшел җәннәт кайда урнашкан, дип сорасалар, “Нуриманда!” дип җавап бирергә кирәк. Беренче карашка колакка ят булып тоелучы бу атаманы райондагы яңа агрофирма йөртә. Ни өчен “Яшел җәннәт” соң? Бу сорауга җавап табар өчен без, агрофирманың генеральный директоры Сергей Новиков белән элемтәгә кереп, 27 яшьлек егетнең чакыруы буенча тиз арада “Яшел җәннәт”не үз күзлә­ребез белән күрер өчен Яңа Күл биләмә­сенә юлга чыктык. Булдыклы эшкуар моңа кадәр буш торган биналарны алып, анда ремонт башлаган. Бире­гә басудан яңа җыелган салатлар кайтарылган. Бер­ничә хатын-кыз, аларны берәм­текләп юып, тартмаларга сала, сатарга әзерли...

“Кроношпан” эчәр суларыбыз өчен зарарсыз

28 ноября

Уфа районында “Кроношпан” предприятиесен төзүдәге барлык таләпләр үтәлсә, Уфаның су тәэминаты системасы өчен куркыныч тумаячак. Мондый фикергә Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре килде.

Президент радиоактив калдыклар урнаштыруга каршы

13 ноября

Иглин районының Ләмәзе поселогында радиоактив калдыкларны урнаштыру пункты булдыру планлаштырылуы турында имеш-мимешләр таралу сәбәпле, республика башлыгының матбугат секретаре Артем Вәлиев Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның республикада радиоактив калдыклар урнаштыруга каршы булуын белдерде.

Суның кадере арта

09 ноября

Соңгы еллардагы корылык авыл халкын су мәсьәләсендә зур сынау алдына куйды. Авылларны су белән тәэмин итүгә тәгаенләнгән суүткәргечләр системасы күптән тузган. Яңалары бик аз, алар булдыклы хуҗалар булган җирләрдә генә бар. Шуңа халык суны күпчелеге ташландык хәлдәге яткан чишмәләрдән ташый. Тик ул суларның да күп җирләрдә сыйфатсызга әйләнүе мөмкин. Моңа беренчедән, төрле сәнәгать объектлары сәбәпче булса, икенчедән, җавапсыз бәндәләр табигатьне пычрата. Чүпне нәкъ елга, я инеш сулары челтерәп агып яткан урман буйларына, әрәмәлекләргә илтеп түгәләр.

Чатраның Ак чишмәсе

31 октября

Республика күләмендә оештырылган “Җир-суларыбызны киләчәк буыннар өчен саклыйк” эстафетасы киң колач ала. Аны Благовар районы чишмә­леләрдән кабул иткән иде. Шушы көннәрдә благоварлылар эстафетаны Шаран районына тапшырды. Әлеге чараны оештыру башлангычы белән районның Хатын-кызлар советы чыкты. Төбәктә абруйлы бу җәмәгать оешмасының рәисе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Зәйтүнә Шарапова йөкләтелгән бурычны үтәүгә ихлас тотына. — Республика эстафетасы чик­ләрендә һәр төбәктә тирә-як мохитне төзекләндерү буенча анык эшләр таләп ителә, — ди ул. — Без Таң авыл биләмәсенә караучы Чатра авылындагы чишмәләрне төзекләндерергә булдык. Әйтергә кирәк, матур башлангыч төбәк халкында яклау таба. Матди ярдәм күрсәтүгә районның су белән тәэмин итү хуҗалыгы, юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, шулай ук төбәктәге “Таң” крестьян хуҗалыгы, Благовар металл конструкцияләр заводы алына. Күмәк эшне оештыручы сыйфатында Таң авыл биләмәсе хакимияте чыгыш ясый. Авыл халкы өмәләргә күмәк чыга. Нәтиҗәдә, чишмәнең су юлы тазартыла, тирә-ягы тәртипкә китерелә. Эретеп ябыштыручылар Динар Хәлиуллин, Радик Хәбибуллин тырышлыгы белән әйләнә-тирәгә ямь биреп торучы беседка корыла.

Челтер-челтер ага сулары...

19 октября

Быел районда барлык чишмәләр тәртипкә китерелде, күп авылларда аңа багышланган бәйрәмнәр уздырылды

Чишмәләргә багышланган чараларның иң күләмлесе июль азагында Яңа Балак авылында узды. Республика “Өмет” яшьләр гәзите тарафыннан оештырылган “Авылым чишмәләре” конкурсы чикләрендә биредә төзекләндерелгән “Галәү чишмәсе” ачылды. Бу тантана уңаеннан Балалар сабантуе оештырылды. Ул милли һәм спорт уеннары белән аралаштырылып алып барылды. Яңа балаклыларны чишмә ачылу уңае белән котларга Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та килгән иде.

Күркәм йорт - авыл бизәге

10 октября

Благовар районында төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалды

Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында Благовар районының Языково авыл биләмәсе Советы 26 мартта күпфатирлы йортларда “Иң яхшы подъезд”, “Үрнәкле биләмә”, “Иң матур йорт” конкурсы игълан иткән иде. Республика көне алдыннан бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр ачыкланды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»