Дөнья бу...

ХХI гасырдан репортаж

13 марта

Кулыма 1957 елда чыккан “Комсомольская правда” гәзитенең бер саны килеп керде. Анда “ХХI гасырдан репортаж” дигән баш астында СССР Фәннәр академиясе галимнәренең 2000 елларга фаразлары урнаштырылган. Ул вакыттагы фаразлар бүгенге чынбарлыкка туры киләме? Узган гасырның илленче елларында кешеләр нәрсә турында хыялланган, аларның хыяллары тормышка ашканмы? Әйдәгез әле, шушы фаразларга 60 елдан соң бүгенге чор кешеләре күзлегеннән чыгып күз салыйк.

85 яшьлек хәзрәт

12 марта

Бүздәк районындагы Түреш авылының 300 еллык тарихы бар. XIX гасыр ахырында ул волость үзәге булган. Совет чорында биредә оештырылган күмәк хуҗалык зур танылу алды. Тәүдә — “Кызыл байрак”, аннары “Уңыш” исемен йөрткән колхоз узган гасырның 90нчы елларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге һәм социаль үсештәге уңышлары белән Түрешне республика һәм ил күләмендә данлады. 1996 елда районда беренче булып авылда мәчет ачылды. Күптән түгел Түрештә тиңе булмаган янә бер вакыйга булды — тантаналы шартларда авылның абруйлы шәхесе, мәчетнең имам-хатыйбы Лотфулла хаҗи Гәрәевның 85 яшьлек юбилее билгеләнде. Аны тәбрикләргә Русия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте җитәкчесе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин килде.

Зөһрә-кыз

11 марта

Бишектәге бишкә төрләнә дисәләр дә, балачак юраулары чынга аша икән

Борын-борын заманда карурманнар илендә — каен җиләкле төбәктәге бер әкияти авылда кап-кара чәчле, ак йөзле тупылдап торган кыз дөньяга килә. Аның инде үсеп килүче абыйлары, ике яшь ярымга гына өлкәнрәк апасы була. Айдагы Зөһрә кызга карап тора-тора да әтисе аңа: “Син — Зөһрә-кыз булырсың”, — дип исем куша. Зөһрә үз исемен шулкадәр ярата ки, бишегендә йоклап та китә. Тыныч кызны иртәгәсен имезергә көчкә уяталар.

“Әтигә – 55, иремә – 65”

06 марта

Соңгы елларда яшь аермасы зур булган парларның гаилә коруы аеруча еш күзгә чалына. Никахлашучыларның яшьтәшләр, яисә кияүнең бераз олырак булуын гадәти итеп күрергә, сокланып кабул итәргә күнеккәнбез. Әби-бабалардан, әти-әниләрдән килгән йола, тәрбия бу. Шуңа да яшь аермасы 15, 20, 30 ел булганнар арасындагы мөнәсәбәтләр акылга сыеп бетми. Алла Пугачева белән Максим Галкин, Игорь Николаев белән Юлия Проскурякова һәм башкалар яшиләр бит, диючеләр дә булыр. Артистлардан үрнәк алумы, үз тиңеңне табалмау, яисә җитеш тормышның кадерен белмәүме бу? Ни дисәң дә, һәркемнең язмышы, бәхете үз кулында.

Ике зур гөнаһ

05 марта

Шулардан арынгач кына малтабар алдындагы каршылыклар чигенә

Мин аның белән очраклы рәвештә таныштым. Хәер, бу дөньяда, Ринат үзе әйтмешли, бернәрсә дә очраклы булмый торгандыр. Без “очраклы” дигән хәл дә, күрәсең, “югарыдан” булган “әмер” нәтиҗәсе ул. Югыйсә, тормышы бөтенләй көрчеккә калганда, нишләргә, ни кылырга, башкаена бер-бер артлы килеп торучы бәла-казалардан ничек котылырга белми аптырап йөргәндә, кем әйтмешли, Хызыр Ильясның үзенә охшаган бабай килеп очрар да, бер дә юктан нәкъ Ринатка кирәк булган сөйләшүне башлар иде мени?

Әтием-әтекәем

04 марта

...Әтиемнең төнге поезддан кайтканын көтеп ятсам да, йоклап киткәнмен. Әнинең самавыр куеп йөрүен ишетеп, күзләремне ачтым. Шулчак әти: “Тор, кызым, безнең белән чәй эчәрсең, әнә тәмле күмәчләр дә алып кайттым”, — диде.

Их, бер аклыйсы иде...

27 февраля

Кадерле затларыбызны искә төшерик

Олы тизлек белән үзгәреп торучы дөньяда яшибез. Кайчак аның чаптарлары дилбегәсенә нык кына ябышасы, җиргә аяклары тияр-тимәс чабулап барганда туктатасы килә. Күңел тотрыклылык эзли, мең ел элек ничек булган, бүген дә шундый ук кыйммәтен саклаучы кануннарга буйсынасы килә. Нәрсәгә таянырга белми югалып калганда кайчандыр тормыш сабагы биргән кадерле затлар искә төшә.

Парлап өзелгән гомер

26 февраля

“Маңгаеңа ни язылса, шуны күрерсең”, — дигән мәкальне кабатлыйм да, кеше баласын ихлас кызганам. Чыннан да, бу сүзләр хак һәм аларны сыпырып төшереп булмый.

Киста кая булган?

25 февраля

Чүл буйлап ике кеше сәфәр чыга. Менә алар үзара бәхәсләшеп китә һәм берсе икенчесен яңагына чабып җибәрә. “Мине бүген дустым чабып җибәрде”, дип язып куя тегесе комга. Ике дус бара-бара оазиска килеп чыга, шунда елга күрәләр һәм су кереп чыгарга булалар. Теге яңагына эләккәне батып үләм дигәндә аны дусты коткарып кала. Һәм ул: “Мине бүген дустым коткарып калды” , дип ташка уеп язып куя.

Кайгыны хәмер белән басма

22 февраля

Галимә апа белән күптәннән таныш идек. Ул иртә яздан базарда чәчәк үсентеләре, куаклар сату белән мәшгуль була иде. Шунда таныштык. 90нчы елларда оешмалар үз эшчеләренә җир бүлеп бирә башлады. Безгә тиешлесе шәһәр читеннән эләкте. Бакчаларыбыз да Галимә апалар белән бер урамда берничә йорт аша гына туры килде. Тәүге елларда иртә яздан килеп, һәркайсыбыз җиребезне чүптән тазартып, казып чыктык, куаклар, чәчәкләр утырттык, көчебездән килгәнчә бура сатып алдык, йортлар төзедек. Шулай ел артыннан ел үтте. Ул чакта шәхси машиналар да бик сирәк булганга, көн азагына арып-талып, аркаларга биштәрләребезне асып, кулларыбызга сумка-пакетларны тотып, электричкага төшә идек. Галимә апа белән аның ире Талип абзый да еш кына безгә кушылып атлады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»