Дөнья бу...

Кем атты?

23 октября

Наманганнан әтиемнең әнисе — сиксән яшьлек Гайшә әбием кунакка кайтты. Әтием күп еллар инде безнең белән яшәмәсә дә, әбием безне бер дә чит итмәде. Ике-өч елга бер кайтып күренеп китә торган иде. Сиксән яшьтә булуына карамастан, ерак араны якын итеп, туып-үскән җирләр, туган-тумачалар, якын күргән-белгәннәр белән хушлашып, бәхиллек алып китәргә кайткан иде бу юлы әбием. Иртәгәсен үк, улыма оекбаш бәйләп бирим әле, дип, йон эрләргә утырды. Үзе йон эрли, үзе үткәннәрне хәтерләп, безгә төрле вакыйгалар сөйли. Кышкы озын кичләр, әбием килгәч, бигрәк тә ямьләнеп, кояшлы көннәрдәй матурланып китте. Бер кичне шулай әбием миңа яртылаш арты белән утырып йон эрли, ә мин, телевизор эченә кереп китәрдәй булып, хоккей карап утырам. Безнекеләр зур өстенлек белән уйнасалар да, отылып киләләр.

Үкенүдән хәзер ни мәгънә

21 октября

Шактый олы яшьтәге Кәрим башын югалтыр чиккә җитеп гыйшык утында янды. 28 ел бергә гомер иткән законлы тормыш иптәшен яшь хатынга алыштырып бәхетле яшәрмен дип уйлады ул. Ләкин тормышы бөтенләй башкача килеп чыкты. — Кадерлем, аз гына түз инде. Хәзер ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитәр. — Кәрим бертуктаусыз тулгак тоткан Гөлчәчәкне тынычландырырга тырышты. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп, укол ясаганнан соң, бертуктаусыз ыңгырашкан Гөлчәчәкне җитәкләп алып чыктылар. Машина чыелдап бала тудыру йортына җилдерде. Кәрим исә калтыранган куллары белән тәмәкесен кабызды.

Өч көнлек бәхеткә дә риза

20 октября

Ленаның вафатына да алты ел узып киткән. Аның хәтер кичәсенә Константинның хезмәттәшләре, һәр елдагыча бердәм җыелды. Гадәттәгечә әтисе белән әнисе генә юк иде. Ленаны искә алып, авыр туфрагы җиңел булуын теләделәр. Костяга исә, тормыш дәвам итә, ялгыз башың аптырап йөрмә, өйлән, киләчәк өчен яшә, әти булырга ашык, үлгән артыннан үлеп булмый, дип киңәш бирделәр. Кунакларын озаткач, Константин ялгызы гына төнге Уфаның Ленин урамыннан атлады. Анда һаман да Ленаның эзләре саклана сыман иде. Ир уйлары белән өйләнешкән елларына кайтты. Әтисе каяндыр Ленаның хастаханәдә ятуын ишетеп кайткан. Өйдә ачы тавыш куптарды. — Без, җил-яңгыр тидермичә, бердәнбер ул үстердек. Егет булган, имеш. Өйләнергә йөргән кызын чүплек башыннан табып алган бит. Бөерләре эшләми икән. Диализга, ягъни ясалма бөерләргә калган. Син ана гына түгел, табиб та ич! Нәрсә карап йөрисең? Бүлек мөдире белән сөйләш тә, Костяга бергәләп аңлатыгыз, мөмкин булса күрсәтегез ул авыр чирнең нәрсә икәнен, — дип хатынына мөһим бурыч йөкләтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»