Дөнья бу...

Көн саен беренче апрель

01 апреля

Көлке көне якынлаша башласа, гәзит-журналлар юмореска, кызык-мәзәк туплап бастыра, беренче апрель шаяртулары турында яза. Әйтерсең, алдау-алдану, көлкеле хәлләр фәкать бер генә көн була. Тормышта тулып ята алар, көләргә дә, еларга да белмәссең.

Байлык – бер айлык, акыл – гомерлек

29 марта

Бер коллективта, бер үк вазыйфада эшләүче ике хатынның үз-үзләрен тотышы, үзара мөнәсәбәте, тормыш-көнкүреше кешене байлык түгел, ә, тәү чиратта, иманлылык һәм акыл бизәвенә иң ачык мисал булып тора.

Ничек яшисең, повесть герое?

27 марта

КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев белән очрашу Нурислам Вәлиев язмышында кискен борылыш ясый

Гариф бабай маҗаралары

26 марта

Һәр авылның җор телле, беркатлы, ихлас һәм самими кешесе була

Габдулла Тукайның “Таз” шигырендә шундый юллар бар: “Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай, шаян, шуклык белән мөмтаз малай”. (“Мөмтаз” сүзе “мавыгу” мәгънәсен аңлата).

Гөнаһың өчен салым түләдеңме?

25 марта

Дәүләт казнасының төп чыганагы булучы салымнар элек-электән килә. Салымнар тарихы меңәрләгән ел белән исәпләнә. Төрләре дә шактый бай. Акыллы, ә кайчагында артыгы белән “акыллы” ил башлыкларының бу өлкәдә хыял эшчәнлеге шаккатмалы.

Әл дә пистолет булды...

22 марта

Алты тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйров гади, гадел, ватанпәрвәр кеше иде

Быел спидвей буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровка 73 яшь тулган булыр иде. Габдрахман гомеренең соңгы ун елын Башкортстан дәүләт филармониясендә администратор, ягъни концертлар оештыручы булып эшләде. Әлбәттә, бу эшкә аны җырчылар арасында иң чибәре Нәзифә Әмировага гашыйк булуы алып килде. Алар өйләнеште. Бәхти Гайсин җитәкчелегендәге эстрада төркемендә Нәзифә Кадыйрова, Фән Вәлиәхмәтов, Зөлфия Кудашева, Миңнегали Ханов һәм мин жиде ел бергә эшләдек.

Чалмалы пристав

20 марта

Нуриман районында ул төзегән мәчетнең ишеге һәркемгә ачык

Данил Минһаҗев – районда билгеле шәхесләрнең берсе. Кайсы яктан гына карама, ул мактауга лаек: үрнәкле гаилә башлыгы, үз акчасына мәчет төзеткән, суд приставы буларак югары бүләккә ия.

Паралимпиадада катнашу - аның изге хыялы

19 марта

Моңа тәүге адым ясалды: Ренат Фәүхетдинов мәртәбәле бәйге утын Уфа урамыннан алып барды

Ренат яңа гына ремонттан чыккан машинасын сынап карамакчы булды. “Тизлекне шәп ала, рульне дә тыңлый”, дип уйларга да өлгермәде — автомобильгә идарә итүне югалтканлыгын аңлады һәм... Шушы мизгел армия сафларында шофёр булып хезмәт итеп кайткан, үзаллы тормышка яңа аяк баскан егет язмышын авариягә кадәр һәм аннан соңгы өлешләргә бүлде.

Шәп кияү һәм “буразна бозмаучы карт ат”

18 марта

Күптән түгел тәмамланган Сочи Олимпиадасы турында сүзләр озак дәвам итәчәк әле. Үзенчәлелек ягыннан дәрәҗәле бәйгегә тиңнәр юк. Әйтик, спорт объектлары бер-берсеннән кул сузымында диярлек урнашкан. Кышкы Олимпия уеннарының курорт-шәһәрдә оештырылуы үзе ни тора. Шулай да, спортчыларның нәтиҗәләре аерым игътибарга лаек. Олимпия уеннарында спорт тарихында күрелмәгән җиңүләр яуланды, вакыйгалар булды. Шуларның кайберләренә аерым тукталып үтик.

Кәримәттәй карчык каңгыруы

15 марта

Үз-үзен белә башлаганнан бирле югалтудан башканы күрмәгән әбекәй яңа тормышның үзенә дә, көн аралаш ишетелеп торучы ят сүзләренә дә һич төшенә алмый

Әле ярый яңарак “алигар” дигәннәренең ниндирәк кеше булуын чамалады. Пенсиягә кадәр радио да тыңламаган Кәримәттәй соңгы вакытта телевизор карау белән мавыгып китте. Үзе әйтмешли, “тилевәзирсез” кичтән — йоклап китә, иртән уяна алмас булды хәтта. “Түмин”дә яшәүче улы җәй кайтуында “пүлт”дигән нәмәстәкәенә баскаларга да өйрәтеп киткәч, эш бөтенләй җайланды. “Тилевәзир” дә димәссең — син йоклап киткәч, үзе сүнә белә, ә иртән, нәкъ сиңа кирәк сәгатьтә, үзе уянып, сөйли башлый. Шуңа күрә хәзер Кәримәттәй дөньядагы бөтен яңалыкны ишетеп-күреп тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»