Дөнья бу...

Утны-суны кичкән фельдшер

07 мая

Ачы буран сызгырган февраль төне. Урамга түгел, хәтта ихатага да чыгармын димә. Шулвакыт Борай районының Мулла авылы фельдшеры Мадис Камилҗанов яшәгән өйнең ишеген кагалар. Шушы авылда яшәүче биш балалы гаилә башлыгы икән, аз гына кызмача булып алган бу ир хатынына анальгин сорый, эче авыртып җәфалануын әйтә. Фельдшер аны озатуга шунда ук теге хатынның алтынчыга авырлы булып, инде бәбиләр вакыты җиткәнлеген исенә төшерә. Мадис тиз генә киенеп ала һәм, көрт ерып, авырлы хатын яшәгән йортка йөгерә: йөкле хатынны ничек тә район үзәгенә алып китәргә кирәк! Ярый әле кооператив идарәсендә дежур бар, рәис хуҗалык “УАЗ”ын алырга, көрәкле тракторны кабызырга рөхсәт бирә. Фельдшер шофер белән тракторчыны да эзләп таба һәм теге хатынны машинага утыртып юлга чыгалар. Дәваханәнең бала тудыру бүлегенә килеп 10 минут үтүгә бала якты дөньяга аваз сала...

“Күршемнең кунакчыллыгы сокландырды да, куркытты да”

06 мая

Төркия кояшын Русия салкыннарына алмаштырган Исмаил безнең җәмгыятьтә гаҗәпләнеп яши

Җәйгә санаулы гына көннәр калды. Янә туристик компанияләр өчен кызу чор башланачак, чөнки бүген күпләр ялын чит илдә үткәрергә ярата. Төркия турында күп сөйләргә кирәкмидер, чөнки бу ил безнең халыкны аеруча җәлеп итә. Күпләр мөселман илендә ял итү җанга аеруча сихәт бирә, дип исәпли. Ә Төркиядән килүчеләр ватандашларыбыз турында нинди фикердә соң? Шушы сорауны Истанбул шәһәреннән Русиягә килеп яшәүче Исмаилга бирдем.

“Бәйрәмгә - матур күрсәткечләр белән!”

30 апреля

Безнең ата-бабаларыбыз 1нче Май бәйрәмен шундый девиз белән каршылаган

Беренче Май бәйрәме төрле елларда төрлечә аталды, тәүдә “Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне” булды, аннан соң Яз һәм Хезмәт бәйрәменә әйләнде. Әмма ничек аталуына карамастан, ул һәрвакыт илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналды. Советлар чорында бу датага илдә, төбәкләрдә һәрвакыт ниндидер мөһим объектлар ачу модада була. Яңа йортлармы ул, мәктәпме, мәдәният учагымы, фермалармы, яңа цехлармы, ни генә булмасын, алар илебезнең кодрәте, куәте турында сөйли иде.

Сабый каргышы

29 апреля

Әллә хәл-вакыйгаларның туры килүеме?

Бу тет­рән­дергеч хәлләр турында мин Яңавыл якларында йөргәндә ишеттем. Дөресрәге, хезмәт ветераны Рәиф Хәкимов (исемнәр үзгәртеп алынды) үз гаиләсе кичергән фаҗига турында ачынып сөйләде.

Йөрәкләргә куеп йөрәкне...

26 апреля

Хирургның эш көне сәгать ничәдә башланырын беркем дә белми. Адәм башына килгән фаҗигаләр еш кына җиде төн уртасында аның йөрәк кылларын зыңлатып, акыл-зиһенен соңгы киеренкелеккә җиткереп, илаһи оста кулларын эшкә җигә. Бу юлы да Тәтешле үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегенә йөрәгенә пычак кадалган бичара ирне алып килгәч, хирург Руслан Әрмәншин тиз генә җыенып, салкын канлылык белән эшкә кереште. Моңа ул институт елларында, беренче операцияләрне башкарганда ук өйрәнде.

Могҗизамы? Сәләтме?

09 апреля

Күрәзәлек һәм экстрасенслык ярдәмендә кешеләрне дәвалау алымнары бик күп сораулар тудыра. Аларга җавапны дәвалаучы үзе дә белмәскә мөмкин. Бу — кешенең мөмкинлекләре чиксез булуы турында сөйли.

Ачылмаган җинаятьләр сере

08 апреля

Русиядә ел саен тикшерелгән 90 меңгә якын үлем очрагында гаеплеләр ачыкланмыйча кала

Бу ил Башкортстаннан шактый еракта урнашса да, Малайзиянең “Боинг-777” самолеты югалу һәркемдә зур кызыксыну тудырды. Эзләүгә күп көчләр җәлеп ителгән, әмма бер айга якын вакыт үтсә дә, аның нәтиҗәләре һаман юк. Моңа өстәп, авиаһәлакәт турында фаразлар ишәя бара, ул бүген серләр йомгагына әверелде. Кем белә, кайчан да булса бу йомгак чишелеп, дөреслек ачылыр, гаделлек тантана итәр. Шул ук вакытта, моңа ышаныч та аз, чөнки моның ише вакыйгаларның күпләр өчен ачылмаган сер булып калуына шаһитбыз.

Урау юллар кыска була

05 апреля

Егылып үлгәндә дә “беренче”нең соңгы сүзе гади колхозчы турында иде...

“Кызыл таң”ны даими укучы­быз, заманында Бакалы районы икътисадчысы, аннары республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Мәснәви Әхмәдуллин эчке бер дулкынлану белән редакциягә хәбәр итте: — Алтмышынчы-җитме­шенче елларда партиянең Бакалы район комитетының беренче секретаре булып эш­ләгән Мәсгуть Шакирҗанов­ның тууына 90 ел тулды. Вафатына кырык ел үтеп киткән. Туган көнендә Бакалы аның замандашларын, якташларын һәм балаларын җыйды. Район һәм республика тарихында тирән эз калдырган, чын мәгънәсендә халык ихтирамын яулаган яугирне һәм кешеләр бәхете өчен җан аткан җитәк­чене әле дә онытмыйлар. Бакалыда бер урам аның исемен йөртә. Хәтер кичәсенә җые­лучылар мәр­хүмнең каберенә тере чәчкәләр салды... — диде ул.

Әл дә белми яшәгәнмен!

03 апреля

Тумыштан бер генә бөерле булуы 56 яшендә ачыкланган Рәсимә Бәдертдинова шулай ди

Гомере эш белән гаилә арасында йөгереп узган хатын-кыз, җитди сәбәпләр булмаса, табибка мөрәҗәгать итеп тә тормый. Кемдер чиратта утырырга вакытын кызгана, кемдер табиблар булмаган чирне дә таба дип курка. Бүген Уфада яшәүче Рәсимә Бәдертдинова да 56 яшендә беренче тапкыр УЗИ үтәргә бара. Табиб, озаклап караганнан соң, сул як бөерендә таш барлыгын әйтә. Ә менә уң бөерен таба алмый. Дәваханәдә ике көн тикшерәләр һәм туганнан бирле аның бер бөер белән яшәве ачыклана. Ике балага гомер бүләк иткән, хаклы ялга чыкканчы авыр хезмәттә тир түккән хатынга бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә.

“Машина - баламның истәлеге”

02 апреля

Улларының нибары бер тапкыр күңел ачуы ата-ананы гомерлек кайгыга салды

Табиблар, елына 8 литрдан артык спиртлы эчемлек куллану кеше организмы өчен хәвефле, ди. Ә Русиядә бу күрсәткеч бер елга уртача 15-18 литрга барып җитә. Русиялеләрнең 90 проценты алкогольле эчемлекне даими куллана. Бездәге 100 кешенең 80ендә эчкечелекнең беренче стадиясе күзәтелсә дә, шуларның 2 проценты гына үзен авыру дип исәпли. Бу эчемлек Башкортстанда гына да күпме кешенең гомерен өзде, гаиләләрне таркатты, җинаять эшләүгә этәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»