Дөнья бу...

Җилкәннәр җилдә сынала

24 мая

Альфред Зиннуров армиядән кулсыз һәм аяксыз кайта

Тормыштагы вак-төяк проблемаларга бирешеп, кешенең үз-үзенә кул салуын, хәмергә, наркотикларга тартылуын һич аңлап булмый. Сау-сәламәт кешенең эштә тир түгеп түгел, ә урлашып көн күрүе дә башка сыймый. Кызганычка каршы, Ходай биргән мөмкинлекләрне тулысынча куллана белмибез. Әмма, шул ук вакытта, арабызда һәйкәл куярга лаек кешеләр дә юк түгел. Бүгенге язмам көчле рухын һәм күңел көрлеген саклап кала алган Альфред Зиннуров хакында. Ул хәрби бурычын үтәгәндә бәхетсезлеккә юлыга. Сәламәтлегенә зур зыян килә. Бернигә карамастан, үзен беркемнән дә ким санамый: сөйгән яры бар, гүзәл кызлары үсеп килә...

Бураннардан соң яз килә

22 мая

Кичәге ир белән хатын янә матур пар була алырмы, әллә һәркем үз юлы белән атлармы?

…Һәркем үз гомер юлыннан акрын гына атлый бирә. Якын-нарың, дусларың сине шул юлдан озатып бара. Авырлыклар шуңа да җиңелрәк тоела. Ә инде иске дуслар килеп чыкса, гомер көзендә шатлы­гыңның чиге булмый. Болай да артык хисләнә башлаган йөрәк әллә нишли, күңел түрен­дәге истәлекләрне яңартырга тотынасың. Мине дә, дөнья бетереп, балачак дустым Альмира эзләгән булып чыкты. Хәзер Интернет заманы, кеше эскерттәге энә түгел, аны табу берни тормый. Очраштык та утырабыз шулай, бөтенләй таныш булмаган кешеләр кебек. Кырык ел үтеп киткән бит, үзе бер гомер! Бер кич һәм төн буе сөйләштек.

“Мин ятим җирдә, ятим...”

21 мая

Ике кыз үстергән Рәшидә апа ни өчен ялгыз картлык кичерә?

Рәшидә апа күптән хаклы ялда, сәламәтлеккә туя алмый. Көнгә чыкса, ике бөртек кызыннан берәр шалтырату, һич булмаса берәр яхшы хәбәр көтә. Яшьлегендә ике тапкыр кияүгә чыгып, ике кыз үстереп, үзе татымаган бәхетне балаларына бүләк итү теләге белән яшәде әле ул. Тик язмыш син уйлаганча гына бармый шул, тормыш кануннары Рәшидә өчен икенчерәк төрле язылган була...

Өстәленә – “Силикон яланы”, бүлмәсенә “Сколково” сыйган

20 мая

Бүген илнең авыл хуҗалыгы, медицина һәм башка тармаклары, нигездә, чит ил техникасына таяна. Икътисади санкцияләр үз көченә керсә, Русиягә бу юнәлештә үз резервларына, сакланып калган куәтләргә ышанырга туры киләчәк. АКШ басымы астында эре корпорацияләр дә безнең белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга мөмкин. Мондый очракта нишләрбез? Баксаң, Лесковның “левша”сына тиң оста куллар үзебезнең арада яши икән. Техник фәннәр кандидаты, БДАУ доценты Фаил Галләмов та шундыйларның берсе. Фаил Наил улы кул астында булган арзан гына җиһазлардан авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә. Алар миллион сумнар торган, рекламаланган чит ил техникасыннан һич тә калышмый. Киресенчә, хакы, тагын кайбер күрсәткечләр буенча күпкә өстен тора. Моның сере нидә? “Сулагай”ның җиһазлары сынатмыймы?

Туган көн

17 мая

Туган көн — аның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Менә бүген дә, иртә белән торып юынгач, табын хәстәрли башлады. Инсульт кичергәннән соң әлеге мәшәкатьләр аның өчен авырга туры килсә дә, өйрәнелгән гадәте буенча бәлешкә ит турарга тотынды. Уртанчы кызының бәлешне үтә дә яратып, тәмләп ашавы күз алдына килеп, авыр уйларыннан арынгандай булып, елмаеп куйды. Кызганыч, әмма еракта, чит илдә гомер кичерүче йөрәк парәсе бүген аның бәйрәмендә була алмый. Шулай да Рита ханым, төшенкелеккә бирелмәскә тырышып, тәмле ризыклар әзерләвен дәвам итте. Чөнки әле бу шәһәрдә яшәүче кызы белән кияве, төпчек улы белән килене, оныклары бар. Бүген ире дә каядыр чыгып китәргә җыенмый шикелле...

“Үз мәхәббәтемне үзем таптадым, ә соңыннан тапмадым...”

15 мая

Әлеге мәхәббәт тарихын миңа юлдашым Валентина Васильевна сөйләде. Мин аның белән бер вагонда, бер купеда Казахстаннан кайттым. Гомер буена югары уку йортында бухгалтерия һәм аудит фәненнән укытучы булып эшләгән ханым белән уртак телне тиз таптык. Журналист буларак, юл буе аңа сорауларымны яудырдым.

Язмыш

14 мая

Тормышымда тугры ике юлдашым бар, берсе – хатыным, икенчесе – баяным, ди Геннадий

Гармун моңы... Ул кемнәрне генә юатмаган да, кемнәргә генә яшәү дәрте, көч-илһам бирмәгән?! Өздереп уйналган гармун моңнарын әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз тыңлап үскән. Элек һәр гаиләдә диярлек гармунчы булган. Яшьләр кичке уеннарда күңел ачкан, гармуннар сузып җырлаган, биегән. Ә хәзер?.. Хәзер күп нәрсә үзгәрде. Поп һәм рок тыңлый халык, аеруча үсмерләр. Колакларын томалап куялар да, барабан кагышын янындагы кеше алар белән бергәләп тыңлый. Гармун тавышы ешрак яңгырасын, гармунчылар күбрәк булсын иде дә ул.

“Белемнән зур хәзинә юк”

13 мая

41 ел гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган Фәния Мортазина шулай ди

Чәчкәдән чәчкәгә кунып очкан ак күбәләктәй, көнозынына ап-ак күлмәген җилфердәтеп, өйдән — ихатага, ихатадан капка алдына йөгереп уйнаган алты яшьлек Фәниянең кинәт аяктан егылуына өйдәгеләр аптырап кала. “Арып йоклап киткәндер кызым, бер дә тик тормый бит”, дип, сабыеның өстенә ябарга иелгән ана дертләп китә. Тын да алмый яткан баланы күреп, куркыныч хәл барлыгын сизенгән нәнәләре Муфарах әби һушын җыя алмый торган килененә тиз генә мулланы алып килергә куша. Баласын югалту куркынычы кинәт күзләрен томалаган Миңнекәмал берни күренмәгән төнге караңгыда мулла йортының бикле капкасына барып ябыша. Кычкырып карый, тик, нигәдер, тавышы чыкмый. Шул арада каяндыр пәйда булган эт, ырылдап, аның өстенә ташлана. Бу юлы бичара хатынның үзәк өзгеч тавышын ярты авыл ишетә...

Әти үткән сугыш эзләре буйлап...

10 мая

Бер-ике ай элек кенә әтием Хөрмәт Габдулла улы Ханбәков Корея сугышында катнашкан урыннарда, Кытайда булып кайтасың, дисәләр, һич кенә дә ышанмаган булыр идем. Барысы да Владивосток шәһәреннән килеп төшкән хаттан башланды. Хатны тормыш иптәшемнең Иркутскида хәрби очучылар училищесында бергә укыган курсташы Геннадий Зубков язган. Училищены тәмамлагач, ул хезмәтен Көнбатыш хәрби округында башлый, ә иптәшемне Приморье краена җибәрәләр. Язмыш аларны илебезнең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә йөртә. Отставкага чыккач, икесе дә гаиләләре белән туган җирләренә кайтып төпләнә.

“Саескан чыркылдаса да, карга кычкырса да тикшердек”

08 мая

Сталин, Рузвельт, Черчилль очрашуының хәвефсезлеген тәэмин итүдә катнашкан ветеран Азат Нургалиев шулай ди

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен арабызда ил бәйсезлеге өчен кан койган ветераннар саны кими бара. Тәтешле районының Кодаш авылында яшәүче Азат абый Нургалиев – унсигез яше тулар-тулмас, кулына корал алып, ил сагына баскан кеше.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»