Дөнья бу...

Мәгасүм мемориалы

11 июня

Ни өчен Югары Ләкәнде зиратын 2050 агач һәм куак уратып алган?

Күренекле партия һәм хуҗалык эшлеклесе, педагог, галим, Башкортстан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет Билгесе” ордены кавалеры Мәгасүм Ягафәров үзенең 75 яшьлек юбилеен бик күп күркәм эшләр белән каршылый. Шуларның берсе — Бөек Ватан сугышында башын салган яугирләр һәм аларның тол калган хатыннары, җиңү яулап кайткан авылдашлары истәлеген мәңгеләштерүче мемориал булдыру. Авылдашлары аны үзара “Мәгасүм мемориалы” дип йөртә.

“Күрмәгәнне күрдем тормышта...”

10 июня

Бабайларга сокланам. Аларның һәр җыерчыгында — тарих эзе, һәр чал чәчендә — тормыш тәҗрибәсе, һәр адымында дөнья йөге авырлыгы сизелә. Аларның үткәннәре, кичергәннәре турында тарих чыңын тыңлаганда сиңа үзеннән-үзе акыл “йога”, тәҗрибә “сеңә”. Алар зарланмый да, үкенми дә, тик сәгать “текелдәвенә” генә тирән көрсенеп куя...

Карама беләккә...

07 июня

Башкортстанның иң кыска буйлы кешесе Мишкә районында яши

Җәвит Камилҗанов­ның буе — 91 сантиметр, авырлыгы — 15 килограмм. Әйе, ул – лилипут. Тумышы белән Мишкә районыннан, бүгенге көндә район үзәгендә көн күрә. Сөбханалла, быел ул 84 яшен тутыра. Минем буем — 182 сантиметр. Шуны нәкъ урталай бүлсәң, Җәвит абыйның буе шулкадәр була.

Йонлач Тимербай

05 июня

Илле елдан артык бергә яшәгән тормыш иптәше Тимербайны җирләгәч, Тәскирә әби бөтенләй боегып калды. Балалары еракта, оныкларын җәй генә күрә, нәрсә эшләсә дә ялгызы. “Юкка кәҗәне бетердем, үземә иптәш булыр иде”, — дип уйлады ул күршесе Сәлимәләрдән чыгышлый. Әнә, ичмасам, ул кош-корты, кәҗәсе белән мавыгып, вакытын үткәрә. Шундый уйлар белән капканы ачып керүгә, аның күзе ишек алдында утырган йонлач йомгакка төште. “Тагын берәрсе песиен китереп ташлаган!” дип уйлап та өлгермәде, җан иясе барлыгын тоеп, соры йомгак аның янына йөгереп тә килде. Аякларына урала-урала мыраулый башлады.

Тату гаиләнең бишеге буш булмый

04 июня

Көзнең соңгы аеның карлы-карсыз юлыннан кошовка җигелгән атта җилдереп килүченең Вәсиләне күзәтеп йөрүче Фаек икәнен кызлар ерактан ук таный. Тик егетнең кызны “урлап”алып китүен бергә кич чыккан ахирәтләре аңламый да кала. Кызлар, һушларына килеп, җигүле ат туктаган йортка барып җитүгә, мулла табын артында яшьләргә никах укып утырган була. Ахирәтләре, кыюланып: “Әйдә, кайтабыз!” дигәнгә, яңа гына килен булып төшкән кыз “юк” дигәнне аңлатып, башын кага.

Язмышым син, урман!

03 июня

Хаклы ялдагы урманчы бакчасында 1500дән артык агач шаулап үсә

Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй төзергә һәм ул үстерергә тиеш, диләр. Беренче карашка гадәти генә күренгән таләпләрдә никадәр зур мәгънә ята! Табигатьне саклау, җәмгыятькә хезмәт салу һәм нәселеңне дәвам итү кирәклеген аңлата ул.

Юл газабы

31 мая

“Юл газабы — гүр газабы” дип юкка әйтмәгәннәрдер. Менә Лилиянең дә туган якларын, анда торып калган ялгыз әнисен сагынып, ашкыныплар кайтырга дип юлга чыккан саен, ниндидер маҗарага тарымый калганы булмады. Әмма берсе маҗара гына булмады, үлемечле фаҗигагә әйләнә язды... Әйе, Лилияне табигать матур сыйфатлар бүлгәндә бер нәрсәдән дә мәхрүм итмәгән. Әйткәндәй, әллә аның үтә матурлыгымы, әллә артык сөйкемле карашымы, үткән-сүткәннәрне үзенә җәлеп итә дә тора инде. Шуңадырмы, каядыр китәргә дип юл чатына чыгып баскан саен кызның анда озак тоткарланганы булмады. Әмма шушы матурлыгы аркасында читләр күзенә артык ташланып торуы кызның үзенә бәхет тә вәгъдә итми иде шул...

Өзелгән моң

29 мая

(Булган хәл)

Бигрәк тә соңгы өч-дүрт айда Зөләйха җиңгинең йокысы качты. Көннәре инде шул колхоз, йорт эше, бала-чага белән үтә дә китә, ә менә төннәрен һич кенә дә йокы алмый күзләрен. Төшләрендә кешеләргә сөйли алмаслык хәлләр күрә башлады. Шушы куркыныч төшләренең кайберләрен буй җитеп килгән кызы белән генә уртаклашты.

Балалар рекорд куя

28 мая

Бәләкәй баланың кечкенә казанышы да сокландыра. Балачак үзе дә матур, балалар кылган гамәлләр саф, эчкерсез тоела. Һәм олыларны гаҗәпләндерү өчен сабыйларга әллә ни тырышырга да кирәкми кебек. Әмма кайчак балалар олы кешеләр кулыннан килмәслек гамәлләр кыла. Тарихта дөньяны шаккатырырлык рекордлар билгеле.

Сакалга чал төшкәч...

27 мая

Рәфилә үзенең барлык бәлаләрендә заманның электрон технологияләрен гаепли: “Иремне Интернет кына тартып алды!” ди

Ул хәтта аны башка хатыннар көндәшләрен “юк иткән” кебек “җәзалаган”: толымын, ягъни биш-алты шнурын бер учка җыеп тотып, компьютердан йолкып алып бәргән. Мин, ул сөйләгәннәрне тыңлап, көләргә дә, еларга да белми тордым. Бер карауга, барысы да таныш хәл кебек. Шул ук вакытта, аптыратырлык урыннары да бар Рәфилә тарихының. Хыянәткә тарыган башка хатыннар белән аны әлеге шул “толым” йолкып ташлау гына бер рәткә куя. Әмма, күпчелектән аермалы буларак, Рәфилә ирен түгел, Интернетны гаепли. Ул хәтта ирен “аздырган” хатынга да тел тидерми.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»