Дөнья бу...

Солдат клубы “дер” селкенде

01 июля

Татар егетләренең җыры Читадагы хәрби часть клубын алкышлар белән “шартлата”

Юлда йөргәндә кемнәр белән генә очрашмыйсың, танышмыйсың! Алар еш кына онытылган хатирәләрне яңартуга сәбәпче була. Шулай, Уфадан кайтышлый автобуста минем яшьләрдәге бер ир белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Сүзсез генә утырып булмый бит инде, билгеле, син каян да, мин каян һәм башкалар. Юлдашым бик ачык кеше булып чыкты. Үземне Кушнаренкодан дигәч, ул: “Армиядә хезмәт иткәндә бер Кушнаренко егете бар иде, Назаров фамилияле. Исеме хәтеремдә түгел, ул полктагы барлык татар, башкорт егетләрен җыеп-оештырып концерт куйган иде”, — диде.

Алтмыш ел тугарылмаган “эш аты”

28 июня

Дөньяда эш өчен яратылган кешеләр була. Стәрлетамак районы Югары Усылы авылыннан Биктимер Рәфыйков та нәкъ шундыйлардан. Аның хезмәт стажы — 60 ел. Ул бүген дә сафта. Соңгы 14 ел дәвамында ветераннар Советын җитәкли, шул ук вакытта Салават агрофирмасы җәмгыятендә юридик мәсьәләләрне хәл итү белән дә шөгыльләнә. Өенә шалтыратып сөйләшим дигән идем, хәләл җефете Рәйсә апа: “Иртән чыгып киткән иде, кичкә дә кайтмады әле, идарәдә эше күп”, — диде. 78 яшьлек фидакарьне эш өстендә очратып, үзе турында бераз сөйләвен үтендек.

Берәү үксезләрне үстерә, берәү үзенекен үтерә...

26 июня

Епископ Лонгин (Михаил Васильевич Жар) турында ишеткәнегез бармы? Ул — бүген һәркемнең дә тел очында булган Украина Герое, Украина православие чиркәве рухание. 1965 елда туган.

Үләргә дә, күмәргә дә Зәкия кирәк!

25 июня

Сахалин утравында татар җанын саклаучы милләттәшебез мәчет төзетү хыялы белән Яна

Без аның белән күптән таныш булсак та, Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары конгрессында гына күрештек. Форумда 500гә якын кеше катнашса, Зәкияне аларның иң актив, иң алдынгы, иң татар җанлы булган унысы исәбенә кертергә ярый торгандыр. Ул үзе Татарстанның Чүпрәле районында туып-үскән. 19 яшендә, Сахалиннан кунакка кайткан егеткә кияүгә чыгып, комсомол путевкасы белән шул тарафларга юнәлә. Өч елга дип киткән кеше хәзер 33 ел шушы ерак утрауда яши. Монда килгәннән бирле татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга, аларны үзенең ике баласына һәм оныгына гына түгел, һәр милләттәше аңына сеңдерергә тырышып яткан көне.

“Мине апам... алты меңгә саткан”

24 июня

Нуриман районының Иске Исай авылында яшәүче Мәккә Мөдәрисованың әтисе заманында Кыешкы мәдрәсәсендә белем алган, дүрт агасын сугышка озаткан. Үзе матур җырлаган, гармунда өздереп уйнаган. Әнисе үлгәч, Зәкия исемле хатынга йортка кергән. Аларның ике кызлары белән ике уллары туган. Ике як та кулаклар булып саналган.

“Сабыйтуй” берләштерә!

21 июня

Ике исем йөрткән Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкының бердәмлеге, хезмәттә чәмлелеге, дөнья көтәргә һәвәслеге соклану уята. Кыңгыр елгасы Мәнәвезгә койган төбәктә яшәгән мондагы халыкка корганлы булу да бик килешә. Аксакаллар авылның борынгы исемен бу урынга беренче йортны салган Корган исемле кеше белән бәйли. Миңа калса, авылның тәүге исеме биредәге халыкның тормыш корырга, матур итеп яшәргә омтылуын аңлата. Монда бер-берсен кабатлаган йортны күрмәссең – һәркайсы үзенчә матур, үзенчә төзек. Корганлылар һәр яңалыкны эләктереп алырга, төрле планнар корырга һәм, үзләренчә әйткәндә, “этлек уйлап чыгарырга” да бик оста. Әйтик, Гөлнәзирә һәм Фәүкать Харрасовлар моннан ун еллап элек гаилә сабантуе үткәрә башлый. Район сабантуеннан соң икенче көнне Кыңгыр-Мәнәвезнең иң матур бер яланында оештырылучы бу күңелле чараны алар үзара “сабыйтуй” дип тә атый. Беренчедән, әлеге сабантуй, башлыча, балалар, оныклар өчен, аларны бергә җыюны, туганлык җепләрен ныгытуны күз уңында тота. Икенчедән, бу көнне олылар үзләре дә сабыйга әверелә — оныклар белән бергә уйный, бергә ауный.

Чечеткага ... салкыннар өйрәткән

19 июня

Бөтенсоюзга билгеле Миякә чечеточнигы, гармунчы һәм педагог Мәхмүт Кәлимуллин, озын гомерлеләр сафына басып, тугызынчы дистәне тутырганда вафат була. Озакламый 100 еллыгын билгелисе бу легендар шәхеснең балалары, якыннары быел җәй аны искә алу табынына җыелачак. Олы кияве — Миякәнең күренекле кешесе, партия, хуҗалык җитәкчесе, әлеге көндә күрше Әлшәй районының Ким авылында гомер кичерүче Флүр Солтанов бабасы турында документаль повесть язган.

Карт белән карчыкның мәхәббәт формуласы

18 июня

Ул бер-береңә хөрмәт һәм ихтирамга нигезләнә

Фотосурәттә сез күргән әби белән бабай Интернет челтәрендә тиз арада киң танылу яуладылар. Карт белән карчыкның шаярышып, үбешеп торулары күпләрдә кызыксыну уятты. Социаль челтәрләрдә фотолар астына: “Мәхәббәт шундый булырга тиеш!” дигән язмалар калдырганнар. Әйе, сокланырлык шул әби белән бабай! Дөнья күләмендә халыкны гаҗәпләндергән бу парның Башкортстаннан икәнен күпләр белмидер дә әле. Мин аларны эзләп таптым. Алар Әбҗәлил районының Хәлил авылыннан Ишбикә белән Нуриян Абдразаковлар булып чыкты. Әби белән бабай начар ишетсәләр дә, олы яшьтә булсалар да, яшәүгә дәртләре сүнмәгән, гөрләтеп дөнья көтәләр!

Кайчан? Кайда? Ничә литр?

17 июня

Башкортстан дәүләт аграр университеты доценты Илдар Гафуров эшләгән җиһаз авыл хуҗалыгы өчен яңа мөмкинлекләр ача

“Колхозны талау” дигән сүзтезмә телебезгә кергән. Хәтта, каныбызга да сеңгән, ахры. Билгеле мәзәктәгечә, җае чыкса, бүген дә урлашудан баш тартмаучылар бар. Аның иң керемле һәм киң таралган юлы — ягулык сату. Җитәкчеләр мондый күңелсез хәлләр белән төрлечә көрәшә. Басудан кайтмый ятучылар да, намуслы хезмәт салучыларны зур-зур премияләр белән дәртләндерүчеләр дә, камчы ысулын оста кулланучылар да бар. Мөгаен, бу алымнар тарихта калыр. Космонавтикада, хәрби көчләрдә кулланылучы заман технологияләре җитәкчеләргә ярдәмгә килә. Әйтик, хәзер хуҗалык рәисе механизаторның кайда, кайчан һәм ничә литр ягулык сатуын компьютер артында утырып та белә ала. Шулай ук, агрегатның ашламаны басуга нәтиҗәле сибүен белү өчен “мышка”га төртү дә җитә. Илдар Гафуров — Башкортстан хуҗалыкларына миллионлаган сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирүче җиһазны үзләштерергә ярдәм итүчеләрнең берсе.

Робинзон ибн Туфәйл ибн Мөхәммәт

14 июня

Даниель Дефоның “Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары” бала чактан күпләребезгә яхшы таныш, аны кат-кат укып үстек. Төп рольдә Том Хенкс уйнаган “Изгой” кинофильмын да караганыгыз бардыр. Герой кайнап торган шәһәр тормышыннан, кораб һәлакәткә тарыганнан соң, билгесез утрауга эләгә. XXI гасыр Робинзоны дүрт ел буе ялгызы утрауда яши. Әлбәттә, бу кинофильм сценарие нигезендә билгеле әсәр ятуы көн кебек ачык. Ә Робинзон турында тарихны Даниель Дефо кемнән ишеткән, каян алган соң?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»