Дөнья бу...

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен бүләк

22 июля

Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел җиденче тапкыр билгеләп үтелде. Дөрес, бу күп вакыт түгел. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул популярлык яулады һәм халык аны яратып кабул итте. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләнә.

Әллә язмыш, әллә ялгыш...

18 июля

Хәйдәр бүген дә бик соңлап кайтты. Эше шундый тынгысыз аның. “Шафран” шифаханәсе тирәсендәге нарат урманнарын каравыллый ул. Бөтенсоюз әһәмиятендәге курорт булгач, аның һавасы да дәваларга тиеш, дип раслый табиблар. Ә нарат урманының һавасы тын юллары авыру кешегә иң яхшы дәва икән. Шуңа наратларның һәр төбе диярлек исәптә.

Вакыт машинасы кирәк түгел

17 июля

Күңелле ял, мавыктыргыч сәфәрләрдән алган ел буена җитәрлек искиткеч тәэссоратлардан тыш, җәй – очрашулар чоры да. Кайчак алардан алган җылы хатирәләр кешене гомер буе озата бара. Күптән түгел шундый гаҗәеп бер очрашуда булдым, вакыт машинасы үзе дә кирәк түгел иде, бергә җыелган олпат абыйлар, апалар күз алдында малайлар-кызларга әверелделәр дә куйдылар. Әйтерсең 38 ел бөтенләй булмаган.

Гаилә музее

17 июля

Музейларның төрлесен күрергә туры килде, әмма менә мондыен — Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтахетдиновлар йортындагы кебеген беренче тапкыр манзара кылуым

Көлтәдә табылган кыз

12 июля

Тиздән 92 яшен тутырачак Шәмсебану Газизованың бер тапкыр да дәваханәдә булганы юк. — Шәмсебану инәй, чынлап та, үз гомерегездә бер генә тапкыр да дәваханәгә барырга туры килмәдемени?! – дип аптыравыбызга йөзьяшәр әбиебез елмаеп кына куйды.

“Туган якта җирләсеннәр иде”

10 июля

Картлар йортында яшәүче әбинең соңгы теләге бу

Дүртөйле районының Иске Баиш авылындагы картлар йортына керәм. Заманча төзелгән ике катлы зур бина гөл-чәчәкләргә күмелгән, бүлмәләр чиста, якты. Монда эшләүчеләр мәрхәмәтле, киң күңелле булулары белән сокландырды. Барысы да яхшы кебек, әмма бирегә беркем дә үз теләге белән килми...

Алар беренчеләр түгел

09 июля

Бөек илебездә (заманында ул чыннан да шундый иде) иң югары дәрәҗә булган Советлар Союзы Герое исеме булдырылуга быел 80 ел тулды. Бу исем иң тәүдә кемнәргә кайчан һәм нинди шартларда бирелгәнлеге, бүләкләнүләргә бәйле кайбер кызыклы хәлләр турында “Кызыл таң”ның 28 май санында язма да басылды. Ә менә бүген тәкъдим ителүче мәкалә бу исемгә кагылышлы аз билгеле мәгълүматларны бәян итә.

Үз акчасына мәктәп ачкан

08 июля

Илеш районы Югары Яркәй авылының бер урамы Сәхибгәрәй Яримов исемен йөртә. Кем ул? Ни өчен мондый хөрмәткә ия булган? Бу хакта Сәхибгәрәй Габделислам улының туганнары, архив документлары кызыклы һәм гыйбрәтле тарих сөйли.

Миттлайдер бакчасы

05 июля

“Америка” түтәлләре эшләргәме, әллә “татар”ныкынмы?

Узган көз йомыш төшеп, күптәнге танышларыма кергән идем. Альбинаның бакчада кишер йолыккан чагына тап булдым. Аның бакчасы мине хәйран калдырды. Зур булмаган участокта озын-озын түтәлләр урнашкан, ә аларның киңлеге ярты метр да юк. Аның каравы, түтәлләрнең арасы бер метрдан да артык булыр.

Ат тугрылыгы

03 июля

яки Шәкүр карт маҗарасы

Шәкүр Хәбиров Туймазы районының Аблай авылында яшәгән. Беренче Бөтендөнья сугышында аягын өздереп кайткан, әмма үзенең физик кимчелеге белән һич тә ризалашырга теләмичә, җимертеп дөнья көткән. Хатыны Миңлеҗиһан апа белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә булмаган. Аның оста мичче дигән даны тирә-якка таралган. 1947 елда бездә мич чыгарганда Шәкүр абзыйның сөйләгәннәреннән сезгә бәян ителәчәк шушы маҗаралары хәтергә нык уелып калган. Аның һәр сүзе бүгенгедәй хәтеремдә, шуңа күрә әлеге хикәятне аның исеменнән алып бару тәэсирлерәк булыр дип уйлыйм.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»