Дөнья бу...

Утыз улың булганчы...

12 апреля

Талип, Галимҗан һәм Салихҗан Фәхрисламовлар матур табигатьле Караидел елгасы буенда урнашкан татар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә 1916-20 елларда туып үсәләр. Әтиләре Фәхрисламны салчылар кыйнап үтерә. Тол калган әниләре озакламый чирләп дөнья куя.

Соңгы трамвай

11 апреля

Ул Мөнирәнең дә, Мансурның да, Әнвәрнең дә язмышларын тамырдан үзгәртә

Мөнирә авылда әнисе белән генә үсте, әтисе ул бәләкәй чакта ук каядыр китеп югалды һәм башкача кайтып күренмәде, кызының хәлен белешүне кирәк тапмады.

Имче дәвасы

10 апреля

Мин, гомумән, имче карчыкларга ышанмыйм. Дус-ишләрем берәр проблеманы хәл итү өчен фәлән авылдагы фәлән әбигә җыенганда да аларның беркатлылыгына аптырап исем китә. Әле яңа гына таныш кызым, йөзәрләгән чакрым үтеп, дәваланырга “әбекәйгә” барып кайтты. Ул бик ябык, тазарасы килә. Акча янчыгын ярыйсы нык ябыктырып кайтты, әмма килограммнар өстәлмәде. Ул гына да түгел, кайтканнан бирле чирли, урында ята. Шулай да имчеләр арасында да бик маһир, изге күңелле кешеләр барлыгын беләм. Моңа мин биш ел элек булган вакыйгадан соң тәмам ышандым...

“Килен, ачуланма, улыңның гомере кыска күренә...”

09 апреля

Оныгының озын керфекләрен күргәч тә нәнәсе шулай ди

1984 елның 31 мае. Мәктәптәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән соң дүрт малай төнгелеккә балыкка барырга сүз куеша. Тау астында бормаланып агып ятучы Агыйдел буенда балык кармаклау иң яраткан шөгыльләренең берсе булуын белгәнгә, әти-әнисе малайларның теләгенә каршы килми.

Туксан яшьлек майор уза урамнардан...

06 апреля

Тәтешле районының Югары Кодаш авылында гомер итүче 90 яшьлек Азат Нургалиев бүген дә сафта. Гомеренең күп өлешен Кодаш урта мәктәбенә багышлаган, укучыларга озак еллар хәрби-патриотик тәрбия биргән, зур осталык белән рәсем, тарих дәресләрен укыткан, байтак еллар мәктәп директоры, колхозның партком секретаре, авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, хаклы ялга чыккач та авылның ветераннар оешмасын җитәкләгән абруйлы кеше ул Азат Хәбиб улы. Бүгенге көндә дә бу гаҗәеп шәхеснең яшәү фәлсәфәсе, дөньяга, кешеләргә карашы үзенчә. Күп сөйләшми. Көн саен ул район һәм республика гәзит-журналларына мәкалә язып җибәрә. Үзнәшер ысулы белән китаплар бастыра. Быелгысы “Эшебезне бисмилла белән башлыйк” дип атала. Аксакал Азат Хәбиб улы — олының да, кеченең дә киңәшчесе. Авыл күләмендә үткәрелгән һәр чара аның ялкынлы чыгышы белән ачыла. Авылдашларын соңгы юлга озатканда да Азат Хәбиб улы фәһемле, җылы, иң кирәкле сүзләрне табып мәрхүмне олылый, якыннарын юата белә. Авылның аяклы энциклопедиясе ул: тарихны да, бүгенгене дә яхшы белә, киләчәкне дә ачык күзаллый.

Корткычларны талпан ашый, су тамырдан “сибелә”...

05 апреля

Башкортстан дәүләт аграр университеты укытучысы Гүзәлия Ситдыйкова Израильдә тагын нинди гаҗәп күренешләргә тап булган?

1948 елда гына оешкан бу дәүләт турында бик аз беләбез. Шуңа да Израильдә гадәти саналган күп нәрсә безнең өчен яңалык сыман кабул ителә. Гүзәлия Заһир кызы “Машав-Синадко” авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге халыкара хезмәттәшлек үзәгендә стажировка үткән. Аны да бу дәүләттә гаҗәпләндергән күренешләр күп булган. Әйтик, без басуга тонналап агу кертәбез. Шуннан соң яман шешнең һәм башка авыруларның “чәчәк атуына” аптырыйбыз. Анда исә корткыч бөҗәкләргә каршы ерткыч талпаннар ярдәмендә көрәшәләр икән. Израильдә бер авыл җитештерүчесенең 110 кешене азык-төлек белән тәэмин итүе дә хәйран калдыра.

Аюлар төбәгендә

04 апреля

Бөрҗән районы Урал таулары арасында урнашкан. Анда табигать бик бай. Кеше табигать­нең матурлыгы белән хозурланып, ләззәтләнеп яшәсә дә, аның аяусыз яклары да бар. Ләкин кеше, акыл иясе буларак, табигать белән гармония табып яшәргә бурычлы. Бу язмам менә шул хакта. Сугыш башланса, илне ачлык, ялангач­лык, эпидемия баса. Урманнарда ерткычлар, хәтта йортларда комаклар, тычканнар да үрчи, чөнки аларга каршы көрәш чаралары бетә, ерткычларга сунар итүче ирләр сугышка китә. Сугыш беткәч тә бу проблемалар тиз генә хәл ителми әле.

Әрдәнә ташу маҗаралары

03 апреля

Әлеге авыр хезмәт өлкән буын күңелендә бик күп яшьлек хатирәләрен дә саклый

Вампир Эдвард-Азамат өрәкләргә ышана

02 апреля

Әлеге фотоларга карасаң, барысында да “Сумерки” киносындагы төп геройны уйнаучы Роберт Паттинсон төшерелгән кебек. Бары тик бик игътибарлы кеше генә аларның аермасын тотып алыр. Әйе, сурәтләрнең берсендә — Нефтекамада туып үскән Азамат Низамов төшерелгән.

Күңел күзе күрү кирәк!

29 марта

Бәләкәйдән сукырлык газабына тарыган Мөнирә Фәррахова гомере буе кешеләргә сәламәтлек өләшә

...Ул кичне Мөнирәләр йортына көтмәгәндә аның сыйныф җитәкчесе килеп керде. Мондый кунак алдында өйдәгеләр каушап калды. — Сезнең Мөнирәгез тактада язылганны бик начар күрә, мин аның күзләре өчен бик борчылам, — дип башлады ул сүзен. — Баланы, кичекмәстән, табибларга күрсәтергә, махсус уку йортына урнаштырырга кирәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»